16+

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Балалар балаларга кагылышлы җырлар башкарсын иде”

“Салават күпере” журналы оештырган “СалаваTik”лар проекты кастинг игълан итте. Кастингның жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. Кайчан үткәреләчәк, ничә яшьтәге балалар катнаша ала һәм күпме бала сайлап алыначак? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

Зәйнәб Фәрхетдинова: “Балалар балаларга кагылышлы җырлар башкарсын иде”

“Салават күпере” журналы оештырган “СалаваTik”лар проекты кастинг игълан итте. Кастингның жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. Кайчан үткәреләчәк, ничә яшьтәге балалар катнаша ала һәм күпме бала сайлап алыначак? Бу хакта матбугат очрашуында сөйләштеләр.

“СалаваTik”лар проекты 2021 елдан Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Аның максаты – татар телендәге җырларны бүгенге заман баласына аңлаешлы телдә һәм формада өйрәтү, таныту. 2021 елдан бирле проектта 26 җыр яздырылды, һәрберсенә видео төшерелде. Алар интернет киңлегендә барлыгы 948 714 карау җыйды. Биредә 7 яшьтән 12 яшькә кадәрге алты бала шөгыльләнә”, - диде “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

“Балаларның бер кимчелеге бар – алар үсә. Проект белән бергә анда җырлаучы балаларның да яшьләре үсте. Безгә яңа талантлар кирәк”, - ди Зилә ханым. Аның әйтүенчә, кастинг ике турда узачак. Беренчесе 1 июньнән 1 июльгә кадәр онлайн форматта үткәрелә. Катнашучы балалар җырлау, бию һәм актерлык сәләтләрен күрсәтеп видео төшерергә тиеш. Нәтиҗәдә 30 бала сайлап алыначак. Икенче тур 1 августтан 30 августка кадәр офлайн форматта узар дип көтелә. Мәртәбәле жюри тарафыннан сайлап алынган 3 җырчы бала өченче сезонга үтәчәк.

Кастингның жюри рәисе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. “Бөтен бала да кечкенәдән талантлы була. Балачакның үз җыры, үз кояшы булырга тиеш. Шуңа күрә бу кастингта катнашучылар балаларга кагылышлы җырлар башкарсын иде. Әлеге проект яшь авторларга да үзләрен ачарга, сынап карарга ярдәм итәчәк”, - ди Зәйнәб Фәрхетдинова. 

Шуны да әйтергә кирәк, проектка танылган шәхесләр, җырчылар да җәлеп ителә. Беренче сезонда Сәидә Мөхәммәтҗанова, Лэйна, Гөлназ Гафурова, икенче сезонда Филүс Каһиров, Данир Сабиров, Илгиз Шәйхразиев, Илназ Баһ катнашкан. Зилә Фәйзуллина Зәйнәб Фәрхетдиновага да уртак җыр әзерләргә тәкъдим итте. Зәйнәб ханым бу тәкъдимне сөенеп кабул итте. 

“СалаваTik”лар Казан шәһәр филармониясенә дә йөри. Анда алар белән танылган җырчы Гөлназ Гафурова шөгыльләнә. “Кастинг вакытында җыр, бию ягыннан инде әзер булган балаларга күбрәк басым ясаячакбыз. Безнең вакыт чикле, шуңа да без музыка мәктәбендә яки түгәрәкләрдә шөгыльләнгән, чыныккан балаларны барлаячакбыз. Әмма тумыштан талантлы булып туган балалар да юк түгел. Алар да читтә калмас. “СалаваTik”ларның бер генә дә буш вакыты юк, аларның көннәре бик тыгыз. Еш кына мин “СалаваTik” әнисе була алыр идемме икән, дип уйлап куям”, - ди Гөлназ Гафурова.

Проектны сәхнәгә куючы режиссер һәм монтаж режиссеры – Гүзәл Шакирҗанова. Ул күпләргә ТНВ каналындагы “Җырлыйк әле” тапшыруы аша таныш. Гүзәл әйтүенчә, балалар белән эшләве, өлкәннәр белән эшләүгә караганда, күпкә авыррак. “Һәрбер әти-әни өчен үз баласы – иң сәләтле бала. Без моның белән килешәбез дә. Татар балалары аеруча талантлы. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, “СалаваTik”лар башкара торган 3 минутлык җыр нигезендә бик зур, саллы хезмәт ята. Ул ата-аналар өчен дә җаваплы һәм авыр эш, чөнки баланы йөртергә, алып килгәч тә 3 сәгать буе көтеп утырырга кирәк”, - ди Гүзәл Шакирҗанова.
“СалаваTik”ларның яңа составы 1 сентябрь көнне билгеле булачак. Кастингта 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге балалар катнаша.

Сүз уңаеннан, 1 июньдә – Халыкара балаларны яклау көнендә Г.Кариев театрында “СалаваTik”лар сольный концерт куячак. Театральләштерелгән тамашада күп кенә сабыйларның үз иткән җырлары яңгыраячак. Концертта шулай ук Г.Камал театры һәм “Әкият” курчак театры актерлары да катнаша. Танылган җырчылар Илгиз Шәйхразиев һәм Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова һәм аларның уллары – концерт тамашаның махсус кунаклары булачак.

Быел да җәй көне “СалаваTik”лар Казан паркларында чыгыш ясар дип көтелә. Республика районнарына чыгу да планнарында бар икән. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading