Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов аерылмаган. "Алла сакласын!", ди бу уңайдан Зәйнәб Фәрхетдинова үзе.
Интертат электрон газетасына биргән әңгәмәдә җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова бу хакта үзе шулай дигән.
- Сезне Зөфәр абый белән аерылган, диләр… Ник тамашачы шулай сөйли икән?
Бу сүзләр дөрес түгел. Нигә дип, мин бит үзем генә гастрольләргә чыгып киттем, аерым команда тупладым. Зөфәр: «Зәйнәб, мин бүтән эш белән шөгыльләнеп карыйм. Әгәр көчен җитә икән, үзең йөр», — диде. Ул нигәдер икенче юнәлешкә күчәргә теләде, аның башка эш белән шөгыльләнәсе килә. Без аерылмадык, Аллам сакласын.
- Без Зөфәр абыйны җырчы буларак кына беләбез. Нинди ир ул?
Зөфәр, беренчедән, миңа стимул бирүче кеше. Әлбәттә, кәефемне бозган чаклары да була инде. Әмма без иҗат кешеләре буларак сәхнәдә бер-беребезне яхшы аңлыйбыз. Зөфәр сәләтле, бик музыкаль кеше. Ул профессиональ яктан үз сүзен әйтә белә, мин аны аңлыйм.
Әңгәмәне тулысынча биредә укырга мөмкин: Зәйнәб Фәрхетдинова: «Дөреслек өчен көрәшүче депутат була алыр идем»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
ДА ЛЮДИ УМЕЮТ СПЛЕТНИЧАТЬ ЕСЛИ ЧТО НЕ ТАК УВИДЯТ
0
0
0
0
Дэреслек эчен кэрэшкннэрне сайламыйлар шул,жырлап кына йэрегез инде!
0
0