16+

1 гыйнварыннан больничный буенча түләүләр 10 процентка арттты

Авыруның һәр көнендә 2737 сум алырга мөмкин булачак. Тик аена 84 847 сумнан артык була алмый. Исәп ике төп факторга бәйле – сезнең рәсми хезмәт хакыгыз һәм гомуми иминият стажыгызга. Тегесе дә, бусы да никадәр югары булса, сезгә шуның кадәр күбрәк түләячәкләр.

1 гыйнварыннан больничный буенча түләүләр 10 процентка арттты

Авыруның һәр көнендә 2737 сум алырга мөмкин булачак. Тик аена 84 847 сумнан артык була алмый. Исәп ике төп факторга бәйле – сезнең рәсми хезмәт хакыгыз һәм гомуми иминият стажыгызга. Тегесе дә, бусы да никадәр югары булса, сезгә шуның кадәр күбрәк түләячәкләр.

Исәпләү формуласы чагыштырмача гади. Сезнең ике еллык легаль керемнәрегез санала (барлык эш бирүчеләрдән), һәм алар 730 көнгә бүленә.
Әгәр дә хезмәт хакы кечкенә булса һәм больничный буенча түләүләр минималь хезмәт хакыннан азрак икән, исәп-хисапны хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән чыгып ясаячаклар. Әгәр, киресенчә, керемнәр зур булса, азрак түлиләр – югарыда күрсәтелгән максималь суммадан артык түгел.

Күпме түләнә?
Иминият стажы 6 айдан азрак булганнарга – минималь хезмәт хакыннан артык түгел.
5 елдан азрак булганнарга – хезмәт хакының 60 проценты.
5-8 ел булса – хезмәт хакының 80 проценты.
8 ел һәм аннан да күбрәк – хезмәт хакының 100 проценты.

Закон буенча больничный кәгазен 15 календарь көнгә кадәр генә яза алалар. Әгәр озаграк авырыйсыз икән, ярты ай саен больничныйны озайтырга кирәк. Максималь срок – 10 ай. Шул ук вакытта аны үзең авырсаң гына түгел, бала чирләсә дә рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүләр аерылмый диярлек. 

Моннан тыш, яңа елдан закон төзәтмәләре үз көченә керде. 1 гыйнвардан больничныйга штат хезмәткәрләре генә түгел, гражданлык-хокук килешүләре буенча эшләүче кешеләр дә китә алачак. Иң мөһиме, эш бирүче алар өчен иминият кертемнәре түләсен (бу елга ким дигәндә – 4834 сум).

Исегезгә төшерәбез, социаль иминият фондына безнең рәсми хезмәт хакының 2,9 проценты күчерелә. Бу акчалар больничный, декрет түләүләренә һәм производствода имгәнү алганнан соң тернәкләнүгә китә.

Фото: нтр24

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading