16+

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне: яклыйк, саклыйк һәм яратыйк без аларны! (ПРОГРАММА)

Бүген – Халыкара балаларны яклау көне: яклыйк, саклыйк һәм яратыйк без аларны! (ПРОГРАММА)

Җәйнең беренче көне - 1 июнь - сабый хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала. Башкалабыз Казанда бу көнне кызыклы чаралар уздырыла. Яшь буенча гына түгел, ә күңелләре белән сабый булганнар да рәхәтләнеп ял итә алачак.

Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә Казан Кремле сабыйлар дөньясына әвереләчәк. «Дөнья балачактан башлана» дигән концерт-тамашада 30га якын балалар коллективы чыгыш ясый. «Әдәби ишегалды» кичәсендә китап укып, язучылар белән танышып, эко-фермада төрле хайваннарны сыйпап булачак. Моңа өстәп, Кремль хезмәткәрләре чып-чын балалар рогын да тәкъдим итә. «SаMоSтоятельные дети» уенында ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның юл кагыйдәләре буенча белемнәрен сыный.

Гомумән, Казанда чаралар бер көн белән генә чикләнми. 3 июньдә Казан «Зообакчасы»на барып татарча концерт тыңлап, җәнлекләр белән танышып кайта аласыз. Шул ук көнне кичкә таба Горький-Әмәт урман-паркы буяу фестиваленә чакыра.

«Казан Кремле» музей-тыюлыгы
«Без Кремльне яратабыз!»
балалар өчен әзерләнгән фестиваль
Вакыты: 11.00-17.00
Керү ирекле

Химиклар мәдәният сарае паркы
Ростов курчаклары йөреше
Вакыты: 14.00-16.00
Керү ирекле

«Казан» гаилә үзәге
Йөкле хатыннар һәм яшь аналар фестивале
Вакыты: 17.00-20.00
Керү ирекле

«Ак Барс» яшьләр үзәге
«Казан каникуллары»
Чаллы дельфинариясе гастрольләре
Вакыты: 11.00-11.50, 15.00-15.50, 19.00-19.50
Билет бәясе: 450 сумнан алып

«Республика» сәүдә үзәге
Балаларны яклау көненә багышланган төрле чаралар:
(«Сумо», «Angry Birds» аттракционнары, кабартылган атларда ярыш һ.б.)
Вакыты: 17.00-19.00
Керү ирекле

Җиңү паркы
Пульт белән идарә ителүче уенчык машиналар ярышы
Вакыты: 15.00
Керү ирекле

«Кырлай» паркы
Сезон ачылышы
Вакыты: 13.00
Керү ирекле

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading