16+

12 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләренә старт бирелә

Алар Казанның ундүрт мәйданчыгында эшләячәк. Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә ике урында сату мәйданчыклары урнашачак.  

Алар Казанның ундүрт мәйданчыгында эшләячәк. Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә ике урында сату мәйданчыклары урнашачак.  

Авыл уңганнары ярминкәләргә 128 тонна бәрәңге, 100,5 тонна яшелчә, 38,8 тонна ит, 14,7 тонна сөт, 241,8 тонна ашлык китерәчәк. Ак барс холдинг он, шикәр комы, йомырка, ә Майский теплица комбинаты кыяр һәм помидорлар белән тәэмин итәр дип көтелә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин хәбәр иткәнчә, ярминкәләрдә сатыла торган продукциянең бәясе сәүдә үзәкләреннән кимрәк булачак. Моны ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә транспорт чыгымнарын кайтарулары белән аңлатты.

Ярминкәләр 26 декабрьгә кадәр һәр шимбә үткәреләчәк. Һәр мәйданчыкта ярминкә эшен яхшырту һәм продукция китертү буенча тәкъдимнәр җыела торган тармачыклар куела. 

Сату мәйданчыкларында тәкъдим ителә торган бөтен товар да ветеринарлар тикшерүе аша үтә. 
– Социаль ярминкәләр вакытында бөтен продукция дә ике кат, башта районнарда, аннары Казанга китерелеп җиткерелгәч тикшерелә. Куркынычсыз дип табылганнары гына сатуга кертелә, – диде ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. 

Казанда ярминкә адреслары:

Авиатөзелеш районында – Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» сәүдә үзәге янында); Беломорская һәм Гудованцева урамнары киселешендә; Дементьева урамы, 7. 

Вахитов районында – К.Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә.

Киров районында – Краснококшайск урамы, 150 («Ягодная слобода» сәүдә үзәге каршында); Батыршина урамы, 20.

Мәскәү районы – Ш. Усманов урамы, 1.

Яңа Савин районында – Ямашев проспекты, 71а («Бәхетле» сәүдә үзәге каршында); Академик Лаврентьев урамы, 10.

Идел буе районында – Фучика урамы, 72; Зорге урамы, 66.

Совет районында – «Казан» агросәнәгать паркында (Аграрная урамы, 2); Дәрвишләр бистәсендәге Липатов урамы, 7; Зәкиев урамы, 12.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading