16+

2030 елда байыйбыз?

Тагын 18 елдан Җир шарында хәерчелек бетәчәк. Америка разведчиклары шулай фаразлый.

2030 елда байыйбыз?

Тагын 18 елдан Җир шарында хәерчелек бетәчәк. Америка разведчиклары шулай фаразлый.

Алар әйтүенчә, 2030 елда хәерчелектә яшәүчеләрнең саны кисәк кенә кимү ягына таба барачак. Аның каравы урта сыйныфка карый торган кешеләрнең саны 2 миллиардка кадәр җитәр дип көтелә. «Бу икътисади кризиска кагылышлы иң куркыныч фаразлар чынга ашкан очракта да шулай булачак», - дип ышандырган АКШның Милли разведчиклар советы рәисе Кристофер Койм, үзенең докладын тәкъдим итү вакытында.
К.Койм докладында иң борчуга сала торганы шул: киләчәктә азык-төлек товарларына сорау артачак, ди галим. Алдагы 18 елда ул 1,5 тапкырга үсәчәк. Шул ук вакытта дөньяда халык санының 7,1 миллиардтан 8,3 миллиардка җитүе көтелә. Эчә торган суның кадерен дә, ниһаять, беләчәкбез: 2030 елга Җир шарында яшәүчеләрнең 50 проценты эчәргә яраклы судан җаны теләгән кадәр файдалана алмас, диелә докладта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading