Бу вакыйганы искә алуым юктан түгел. Язмамның бүгенге геройлары кабат упкын алдында калган. Язмыш ярларында адәм баласының бәргәләнүен ничек кабул итәргә, бер йөрәккә төшкән хәсрәтне ничек куып таратырга?
Уйларым әллә кайларга йөгерде. Бу язмышны яңадан язармын дип уйлап та карамадым югыйсә...
Төз наратлар арасында урнашкан Васильево шифаханәсе. Гаскәр кеби чыршы-нарат диярсең. Бик матур җир ул. Гадәттә мондый җирдә әллә нинди язмышлар белән очрашасың. Кемнәр генә килмәгән. Әнә чәчәк түтәлләре каршындагы эскәмиядә бер кыз утыра. Аның исеме Ләйсән. Үтеп китүче кешеләр кызның матурлыгына сокланып китә. Сөйкемле түгәрәк йөзле, зәп-зәңгәр күзләре, сызылып киткән кара кашлары кемне генә үзенә җәлеп итмәде икән. Ә күзләрендәге моңсулык кына аның авыр борчу-хәсрәтен чагылдыра сыман.
Ләйсәннең тумыштан аяклары йөрми. Әти-әнисе нинди генә табибларга күрсәтмәде. Ләкин Ләйсән үзе болай күңелсез кыз түгел. Күңелсезләнергә вакыты юк, һәрвакыт аралаша. Авылда чакта да әллә ниләр эшләп куя иде. Шифаханәдә башкача шул. Монда үзеңне дә сөйлисең, башкаларны да тыңлыйсың. Беркөнне аның янына бер егет килеп утырды. Егет үзен Алмаз дип таныштырды. Бу сөйләшү бик авырдан булды. Егетнең дә кимчелеге бар. Алмаз бик авырдан сөйләшә. Егет шунда бик азапланып Ләйсәнгә үзенең гашыйк булганын аңлатты. Алар шулай көтмәгәндә аралаша башладылар. Соңрак бер-берсенең адресларын алышып, икесе ике районга кайтып киттеләр. Ике арада мәхәббәт хатлары бер елга якын йөрде. Соңгы хатында Алмаз өйләнәм дип язды. Ләйсән дә җавап хатында әти-әтиең, туганнарың риза булсалар, мин риза дип җавап бирде.
Чынлыкта Алмаз әнисенә кызның аяксыз икәнен әйтми. Кыз сорарга килгәч кенә, әнисе аяксыз кызны күреп аптырап кала. Башта җавап таба алмый тора, нәрсә дип әйтергә дә белми. Аннан соң үзен тиз генә кулга ала. Каршы әйтеп, малаен рәнҗетәсе килми. Бу балалар ничек яшәрләр икән ди. Алмаз белән Ләйсәннең бер-берсеннән ала алмый карап торуларын күргәч, ике як та ризалык бирә.
Булачак кияү кызның кулын сорап, никах көнен билгеләп кайтып китә. Әнисе машинада кайтканда да Алмазга бер сүз әйтми. Ләйсәннең ата-анасы да бик борчыла. Аларның да күз күрмәгән ерак җирләргә кызларын озатасылары бар бит. Шулай да үзләренең уртак тормышларын корырга теләгән яшьләргә каршы килмиләр.
Алмаз белән Ләйсән бик матур гына тормыш итәләр. Алмазның да кулыннан килмәгән эше юк. Агачтан бик матур итеп тәрәзә йөзлекләре, өстәл-урындыклар ясый. Ләйсән тегү-чигүгә, аш-суга бик оста була. Ата-анасы, туганнары ярдәме белән йорт салып керәләр. Аларның мәхәббәт җимешләре уллары туа. Ләйсәннең кайнанасы сабыр холыклы, киң күңелле, бик акыллы була. Килененә һәрвакыт килеп булыша. Үз әнисе дә ярдәм итә, вакыты булган саен кызына торырга килә. Менә шулай итеп еллар уза. Уллары бик акыллы булып үсеп җитә. Әти-әнисенә кечкенәдән булышып үсә. Тормышлары тыныч кына барганда кайнанасы үлеп китә,
Ләйсән моны бик авыр кичерә. Чит җирдә иң якын кешесе, яклаучысы була ул аның. Хафалануы да юкка түгел. Алмазның бертуган апасы һәрвакыт Ләйсәнне кимсетеп яши. Бу йортны без салдык дип, аларның тынычлыгын боза. 25 ел яшәгәч, ике аяксыз киленне өйдән куа башлый ул. Алмаз башта апасына каршы тора. Өйдә тынычлык бетә.
Ләйсән Алмазга мин китәм, картлык көнемдә болай яши алмыйм ди. Әмма ире Ләйсәнне туктатмый. Улы да әнисеннән калмый. Шулай итеп, иренең бертуган апалары авыру энекәшләре белән гомер иткән хатыны белән баласын куып чыгара. Алар шәһәрдә туганнарына кайтып керергә мәҗбүр булалар. Ләйсән ире Алмазга үпкәли. Ир булып үз сүзен әйтә алмады дип уфтана. Ләйсәннең алар белән судлашып йөрер хәле дә, сәламәтлеге дә юк. “Илдә чыпчык үлми, ачка үлмәбез әле. Улым гына исән-сау булсын”, – ди ул.
Ятсам да, торсам да, Ләйсәннең язмышы баштан чыкмый. Бу гаиләнең бергә яши алуына сөенәсе урынга, аларны таркатырга кирәк идеме икән?
Зифа Шәйдуллина
Фото: https://pxhere.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Бу язмагыз дөресме? Ул йорт кем исемендэ иде микан? Нотраус хәзер хәл итә. Анда законнар икенче.
0
0
0
0
Неужели ярдэм йозеннэн булышырга телэуче наториус юу бу Хатанга???
0
0