16+

25 елдан су бензиннан да кыйммәт булачак

Татарстан территориясенең 6 проценты судан тора. 13,5 мең елга, 12 мең күл, 6 мең ясалма сулык бар бездә.

25 елдан су бензиннан да кыйммәт булачак

Татарстан территориясенең 6 проценты судан тора. 13,5 мең елга, 12 мең күл, 6 мең ясалма сулык бар бездә.

Быел республикада су саклау зоналары елы дип билгеләнгәч, сулыклар, алар белән бәйле проблемалар аеруча күз уңында. Татарстан прокуратурасы һәм Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы катнашында узган беренче ачык форумда да яр буенда законсыз корылмалар булдырмау, суга баткан көймәләрне утильләштерү кебек проблемаларны күтәреп чыктылар.
Яр буйларын рәсми­ләштерергә кирәк

- 25-30 елдан су бензиннан да кыйммәтрәк булачак. Моннан берничә ел элек ул безнең өчен бер дә бетми торган чыганак булып тоела иде, ә хәзер суны сатып алабыз. Кешенең табигатькә битарафлыгы эчә торган сулыкларны да пычрата. Бер тамчы суга интегүче илләр бар. Дөрес, безнең Россия су чыганаклары буенча икенче урында тора. Татарстан да уңай территориядә урнашкан. Халыкның 40 проценты Идел һәм Чулман буенда яши, - диде Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков.

Прокурор сүзләренчә, тиешенчә эшләнеп бетмәгән законнар, яр буйларының төгәл чикләрен билгеләмәү, аларны рәс­миләштереп булмау зур проблемалар китереп чыгара. Су буеннан 20 метр ераклыкта бернинди корылма да төзелергә тиеш түгел. Быел республиканың ун районында яр буйларының чикләрен билгеләү, аларны хисапка алу һәм рәсмиләштерү эшләре ахырына якынлашкан. Хәзер бу территорияне берәү дә законсыз куллана алмаячак. 2-3 ай эчендә бу эш башка муниципаль үзәкләрдә дә башкарылачак.

Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов үз чиратында яр буйларын законсыз рәвештә койма белән тотып алу очракларына тукталып китте.
- Әлеге коймалар башкаларга су территориясенә керергә комачаулый. Һәр закон бозу очрагын без аерым карап китәбез. Тверь өлкәсендә Иваньково сусаклагычы яр буен законсыз рәвештә шәхси затка кулланышка биргәннәр. Суд карары белән без бу мәсьәләне чишүгә ирештек. Закон табигатьне саклау ягында, -диде ул.

Көймәң суга батса нишләргә?
Баткан көймәләр дә сулыкларның экологик халәтенә зыян сала. Бүген республика сулыклары төбендә 100 көймә бар. Шуларның күп өлеше Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларына туры килә. Табигатьне саклау прокуратурасы, Татарстанның Министрлар кабинеты белән берлектә, баткан көймәләрне утильләштерү буенча максатчан программа булдырган. Шул рәвешле 1998 елдан Идел буеның табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан барлыгы 1427 көймә су төбеннән күтәртелгән. Шуларның 121е ремонтланган, калганнары юк ителгән. Су төбендәге көймәләр су өстендә йөрүче көймәләр йөрешенә дә комачаулык тудыра. Аларны торгызу республика казнасы файдасына түгел. Мәсәлән, соңгы вакытта, программа нигезендә 102 көймәне торгызу өчен, 50 миллион сум акча сарыф ителгән.
Форумның бу өлеше аеруча да күп бәхәсләр уятты. Чөнки кайбер белгечләр су төбендә яткан көймәне җир өстенә чыгару табигатькә тагын да ныграк зыян салыр­га мөмкин дип белдерде.
- Баткан көймәләрнең нинди халәттә булуын берәү дә белми. Бәлки аны өскә чыгару экологиягә тагын да зуррак зыян салыр?! Көймәне өскә күтәргәнче, бу урынны галимнәр җентекләп тикшерергә тиеш, - диде Рус география берләшмәсенең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Татарстанда озак еллар ләм кырларын бетерү проб­лемасы хәл ителә алмый. Шуның аркасында республикадагы ике авыл күкертле водород суларга мәҗбүр. Прокурорлар әлеге проблема белән судка мөрәҗәгать иткән, якын киләчәктә ләм кырлары бетерелергә тиеш. Бу республикадан тагын 516 миллион сум акча таләп итә.
Мондый төр ачык форумнар бөтен Россия буенча дәвам итәчәк. Июнь аенда ул Калининград, Мәскәү, Новгород, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә, Ставраполь, Хабаровск, Ханты-Манси автоном округында үткәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading