16+

410 көннән Универсиада! Без аңа әзерме?

Башкалада Универсиадага бәйле рәвештә алып барыла торган төзелеш эшләре күп кенә казанлыларның тәмам нервларына тия, нишләмәк кирәк, бернинди уңайлыклар да калмады бит. Күпкә түзгәнне азга гына түзегез инде, җәмәгать, тагын 410 көннән Казанда Универсиада башлана!

410 көннән Универсиада! Без аңа әзерме?

Башкалада Универсиадага бәйле рәвештә алып барыла торган төзелеш эшләре күп кенә казанлыларның тәмам нервларына тия, нишләмәк кирәк, бернинди уңайлыклар да калмады бит. Күпкә түзгәнне азга гына түзегез инде, җәмәгать, тагын 410 көннән Казанда Универсиада башлана!

Ә барлык төзелеп килүче спорт корылмаларында да көне-төне эш гөрли. Объектларның кайберләрен төзү планнан алдарак та бара. Әле күптән түгел Казанда булып киткән Универсиаданы уздыру комиссиясе әгъзалары күргәннәреннән бик канәгать.
Юлларга килсәк, аларны уйлаганда Франция императоры Наполеон Бонапартның XIX гасырда ук әйткән сүзләре искә төшә: «Россиядә юнәлешләр генә бар, бернинди юллар да юк». Быелгы җәйне үткәреп җибәрә алсак, Казанда юллары да, юнәлешләре дә булыр төсле. Башкала читтән килгән кунакларның күп өлешен Тимер юл вокзалыннан һәм Аэропорттан каршы алачак. Соңгысы хәзер аеруча уңайлы, теләсә нинди төр чит ил пассажир самолетларын кабул итә ала. Инде шәһәр эчендә хәрәкәт итү мәсьәләсенә килсәк, күп кенә урамнарда асфальтны яңарту бара, юллардагы бөкеләрне киметү өчен төзелүче күперләр дә киләсе елның җәенә кадәр кулланылуга тапшырылачак. Бүгенге көндә Казанда җиде метро станциясе бар, тагын өчесе Универсиада уеннарына кадәр ачылачак.
Кунакларны урнаштыруга килгәндә, аларның барысына да, матди хәлләренә карап, төрле кунакханәләрдә урыннар табылачак. Универсиадага күпме кунак киләсен бер ел алдан кистереп кенә әйтеп булмый. Көтелгәннән күбрәк килгән очракта да, өстәмә тору урыннары табу мөмкинлеге бар.
Кунакларны тукландыру мәсьәләсе дә көн кадагында. Мөселманнарга хәләл, башка диндәгеләрнең шулай ук үз үзенчәлекләре. Моннан тыш әле вегетарианецлар (ит ашамаучылар) да бар, аларны да ач калдырып булмый бит. Шулай итеп, һәрберсенең көен көйләргә туры киләчәк...
Башкалада яшәүчеләр күңелендә тагын бер шундый шик бар: яңа төзелеп килүче Футбол стадионын вакытында өлгертеп җиткерерләрме икән? ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта башкала мэриясе вәкилләре: «Моңа бер дә борчыласы юк, ул вакытында тапшырылачак. Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары нәкъ менә анда узачак», - дип белдерделәр.
Универсиаданы уздырганда күңелгә хуш килә торган тагын бер яңалык бар: аралашу өч телдә - рус, татар, инглиз телләрендә алып барылачак. Журналистларга да мәгълүмат алу өчен барлык мөмкинлекләр булыр дип ышандыралар, махсус рәсми портал да эшләячәк.
Уеннарны уздыру вакытында сак хезмәте дә көчле, гадәттән тыш сизгер булачак. Чөнки безгә уеннарның террорчылык актлары, урлау-талау, наркотик матдәләр сату белән пычрануы кирәкми, җәмәгать тәртибен саклауга да нык игътибар итәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading