16+

50 сумга да, 200 сумга да шуып була...

Кыш көне Казанда кая барырга? Тюбингта шуу, тимераякта йөрү урыннары кайда бар? Ә бәяләре күпме? "Шәһри Казан" әнә шул хакта язма әзерләде.

50 сумга да, 200 сумга да шуып була...

Кыш көне Казанда кая барырга? Тюбингта шуу, тимераякта йөрү урыннары кайда бар? Ә бәяләре күпме? "Шәһри Казан" әнә шул хакта язма әзерләде.

Казанда тюбингта шуу урыннары

1. “Казан” гаилә үзәге (Сибгат Хәким урамы, 4).
2. Дәрвишләр бистәсе скверы (Дәрвишләр бистәсе, Мир урамы).
3. Горький паркы, Миллениум күпере янында, Казан Швейцариясе (Николай Ершов урамы).
4. Горки-Әмәт урманы (Җиңү проспекты урамы, 69).
5. “Франт” сәүдә үзәге урманы (Юлиус Фучик урамы, 90 – сәүдә үзәге адресы).
6. Тирән күл (“Аккош күле” тукталышы).
7. Зөбәрҗәт күл (карьер).
8. Урицкий паркы (Академик Королев урамы, 47).
9. Комсомол күле (Дәрвишләр бистәсе).
10.  “Имәнлек” паркы (Имәнлек урамы, 2Е) .

Казанда тимераякта кайларда шуарга мөмкин?

1. “Черек күл” паркы шугалагы. Эшләү вакыты: көн саен 9:00дән 23:00гә кадәр. Үз тимераягың белән керү – бушлай, алып тору – 200 сумнан башлап.
2. “Ак Барс Арена” стадионындагы шугалак. Эшләү вакыты: дүшәмбе-җомга 15:00-21:00 сәг., шимбә-якшәмбе 12:00-22:00 сәг. Үз тимераягың белән керү – 100 сум, алып тору – 200 сум.
3. Чирәмдәге хоккей үзәге. Эшләү вакыты: эш көннәрендә – 16:00-21:00 сәг., ял көннәрендә – 11:00-21:00 сәг. Үз тимераягың белән керү – сәгатенә 50 сум, алып тору – 150 сум. Белешмәләр өчен телефон: 5-333-613.
4. Кремль яр буе. Эшләү вакыты: эш көннәре – 16:00-23:00 сәг., ялларда – 12:00-23:00. Техник тәнәфес: 16:00-18:00 сәг.
5. “Казан ярминкәсе” (Оренбург тракты, 8). Дүшәмбе-җомга – 15:00-22:00 сәг., шимбә-якшәмбе – 11:00-22:00 сәг. Үз тимераягың белән керү – 100 сум (вакыты чикләнмәгән), алып тору – 200 сумнан башлап.
6. Имәнлек урманында агачлар арасындагы ачык шугалак. Эшләү вакыты: көн саен 9:00-21:00 сәг. Үз тимераягың белән керү – 50 сум, алып тору – сәгатенә 150 сум. Телефон: 259-43-12.
7. “Мега” сәүдә үзәге янындагы шугалак. Эшләү вакыты: көн саен 10:00-22:00 сәг. Үз тимераягыңда шуу – сәгатенә 100 сум, 7 яшькәчә балаларга – бушлай. Алып тору – сәгатенә 200 сум, 7 яшькәчә балаларга – 100 сум.
8. Горький паркындагы “Хезмәт резервлары” шугалагы. Эшләү вакыты: эш көннәрендә – 17:30-22:00 сәг., ялларда – 12:00-22:00 сәг. Үз тимераягыңда шуу – сәгатенә 100 сум. Алып тору – сәгатенә 200 сум. Телефон: 236-31-63.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading