16+

Адел Вафин: «Хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Мин көн саен 40 минут дәвамында 5 чакрым җәяү йөрергә киңәш итәм»

«Кеше һәрчак үзенең кан басымын тикшереп торырга тиеш, күрсәткечләр югары икән,табиб белән киңәшләшеп, дәваланырга кирәк, дарулар кыйбат дип сылтамагыз, хәзер һәркемнең бюджетына туры килердәй бәядәге дару табарга була.

Адел Вафин: «Хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Мин көн саен 40 минут дәвамында 5 чакрым җәяү йөрергә киңәш итәм»

«Кеше һәрчак үзенең кан басымын тикшереп торырга тиеш, күрсәткечләр югары икән,табиб белән киңәшләшеп, дәваланырга кирәк, дарулар кыйбат дип сылтамагыз, хәзер һәркемнең бюджетына туры килердәй бәядәге дару табарга була.

Шикәр, холестерин, гәүдә авырлыгын нормада тоту да бик мөһим. Хәрәкәтләнергә тырышыгыз. Мин көн саен 40 минут дәвамында 5 чакрым җәяү йөрергә киңәш итәм, бу кагыйдәләрне һәр гаиләгә җиткерсәгез иде», - дип мөрәҗәгать итте Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин журналистларга еллык йомгаклау конференциясендә.

Узып барган елның иң мөһим вакыйгасы - Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын искә алу белән башланып китте чара. Табибларның чемпионат вакытындагы хезмәтен чагылдырган махсус фильм да әзерләнгән иде. Адел Вафин медицина өлкәсендә еллык нәтиҗәләр ясады. Ирешелгән уңышлар җитәрлек. Бик күп учреждениеләр модернизация кичерде, төзекләндерелде, заманча җиһазлар белән баетылды. Татарстан медицинасындагы кайбер алымнарны чит илләрдә дә югары бәялиләр. Әйтик, быел гына чит төбәкләрдән 4000ләп пациент Казанда дәвалану узган. Соңгы 10 ел эчендә үлүчеләр саны 12,3 процентка кимегән. Йөрәк‑кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны да, былтыргы белән чагыштырганда, 119 кешегә азрак. Туучылар саны буенча Татарстан - алдынгы илләр рәтендә. Дәүләттән 1 миллион сум ярдәм бирүне күздә тоткан махсус программа нигезендә, күп кенә яшь белгечләрне авылларга җәлеп итә алганнар. Казанда узган чит төбәкләрдән килгән табибларны берләштергән күп кенә форумнар тәҗрибә уртаклашырга, белемнәрне ныгытырга ярдәм итә.

Дөрес, хәл итәсе мәсьә­ләләр дә җитәрлек. Әйтик, яман шеш авыруы ачыклану очраклары арта бара. Киләсе елда әлеге авыруны киметүгә зур игътибар биреләчәк. Хастаханәләрдә электрон чиратларның тиешенчә эшләмәве дә борчый халыкны. Бу сорауга исә министр:

- Мин хастаханәгә керүгә, беренче чиратта, инфоматның барлыгына һәм аның янында бу җайланмадан кулланырга ярдәм итә торган кеше бармы‑юкмы икәнлегенә игътибар итәм. Килешәм, электрон чиратлар тиешенчә эшләп тә бетмидер. Бер табибка берничә кеше вазифасын башкарыр­га туры килгәндә, участогында тиешеннән артык кеше исәпләнгәндә, башкача була да алмый. Әйтик, 21 нче шәһәр сырхауханәсе 27 мең кешегә исәпләнгән, ә анда 60 мең кеше теркәлгән. Бу мәсьәләне акрынлап хәл итәчәкбез. Һәр сырхау­ханәне тиешле дәрәҗәдә белгечләр белән тәэмин итүне күздә тотабыз, - дип җавап бирде.

Быелдан эшли башлаган табибларның рейтингын билгели торган махсус пилот проекты да пациентлар өчен файдалы булыр дип өметләнә министр. Әлеге проектта катнашучы табибларга карата һәр кеше үз бәясен бирә алачак. Авыруга, дәвалаучы табибны сайлаганда, бу рейтинг һичшиксез ярдәм итәр.

- Эшлисе эшләр күп. Планнар җитәрлек, иң мө­һиме, икътисадыбыз тотрыклы булсын, - дип төгәлләде чыгышын Адел Вафин.

Министр «Шәһри Казан» газетасын, медицина темасын яктыртуга зур өлеш керткәне өчен, Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading