Су буе сыман алты метрлы тактаның бер атна эчендә 3 урындыкка әйләнүе гаҗәпме? Вакытыннан бигерәк оста кулында көяз кызлардай бизәлгән агач эшләнмәләрнең матурлыгы таң калдыра.
Рунар Вәгыйзов – агач эшләнмәләр остасы. Әлки районы егете. Тумышы белән Алпарныкы, Яңа Чаллы авылында үскән. Бүген дә шул авылда гомер итә, әтисенең туган нигезе инде аның тәрбиясендә. Ә эш урыны – Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак мәктәбе. Рәсем дәресе остазы ул. Авылдан район үзәгенә йөреп эшләргә мәҗбүр. Замана “чире” аларга да килеп ягылган – авылдагы мәктәпләр ябылган.
- Кечкенәдән рәсем ясарга яраттым мин. Әнием Лирадан күчкән сәләт. Ул күчереп ясый, ә менә аның ягыннан туганнарның күбесе рәсем ясарга һәвәс. Алай кәгазь күргән саен почмагына рәсем ясап үскән егет түгел лә мин. Ләкин рәсем ясау бик ошый иде, җиңел дә бирелгәч, мәктәптән соң Чаллы педагогика институтына укырга кердем, дизайн һәм сәнгать бүлегенә. Аны бетергәч, үзебезнең авыл мәктәбенә эшкә кайттым, - дип сөйли Рунар.
Хезмәт дәресләре укытырга бирәләр. Менә шул чакта мәктәп остаханәсендәге станокларда беренче агач эшләнмәләренә җан өрә ул. Мәктәп арасында үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашырга туры килгәндә төн йокламый – кашыгын дисеңме, уклау, куна такталары ясый. Соңрак мәктәп кирәк-яракларына, тора-бара урындыкларга күчә. Тормыш хәле дә үзгәрә, Иске Чаллы авылындагы мәктәп ябылу сәбәпле Яңа Чаллы авылындагы мәктәпкә күченә, соңрак анысың да ишегенә йозак эләләр.
- Сәләтле балалар күп, шуңа сөенәм. Рәсем дәресе булсынмы, хезмәттән укытырга туры киләме, пумала тотсалар да, станоклар янына килеп басалар да, балалар йөз сорау бирәләр, син күрсәткәнне эшләп карыйсылары килә. Бигрәк тә 5 нче һәм 7 нче сыйныфларда укучы малайлар һәр сүзне йотып бара. Теләкләрен күтәреп алсаң яныңнан да китмиләр! Хәлемнән килгәнчә урындыгын да, кашыгын да ясарга өйрәтәм, – ди ул.
Кызык өчен генә үзенә дип урындык ясап карый. Бер янына икенчесе, өченчесе, бишенчесе килеп кушылгач, фотога төшереп интернетка элеп куя. Кирәк кешеләр булса хәбәргә чыгыгыз, янәсе, сата! Бер көн эчендә ун урындыгына ия табыла. Менә шушы хәл ипле шөгыленә юл ача.
– Дустым хәбәр салды. Тәхет ясатасы килә моның, зур урындык инде, арканы сөяп утырасы. Тик арка тери торган өлешенә чокып рәсем ясарга кирәк. Ул урындыкны үзең генә күтәреп тә булмый, русчалатып әйткәндә – трон! Хезмәт иткәндә командирында күреп кайткан. Сызымын төрлечә сызып күрсәттем. Ул сөйләп тора, мин эшлим, дигәндәй. Ике атнадан чакырдым моны. Берәрсе белән килеп, алып кит, мин әйтәм. Этеп йөртерлек, ләкин күтәрергә көч җитмәслек. Күргәч, сөенүләре! - дип елмая Рунар.
Юкә белән каен – останың төп эш чималы. Юкә эшләргә җайлы, кисәр, чокып ясар өчен йомшак агач икән. Ә каен җиһазлар өчен уңайлы, буяр өчен яхшы.
- Каенны кискәч тә сокланып карап торам, матур үзәкле агач ул. Буялар да матур ята. Имәнгә кытлык, аны буямасаң да үзе төсе дә бик матур, - ди оста.
Алты метрлы такталарны алып кайткач та бер җиргә өеп, икешәр ай киптерә икән. Ләкин кипкәндә тигезлеген югалтмасыннарн өчен һәр тактаны авыр әйбер белән бастырып кую шарт. Ике атна җилләгәч, такталар оста кулына керә. Эшне харап итәргә яратучы ботаклы урыннары останың эшен кирегә җибәрергә генә тора.
- Ботаклы җиреннән ярылып киткәндә кайчак елыйсылар килә. Кайсы вакытларда шул кадәр төгәл үлчисең кебек, кисеп, ышкылап бетергәч, җыя гына башлыйсың – оештырып булмый. Берәр детале кечерәк яисә зуррак булып чыга. Шаккатып куям, – ди ул.
Соңгы вакытларда фанерадан төрле сыннар ясый башлаган. Аларны кискәч матур итеп буйый, басып торырлык итеп эшли. Гадәттә паркларга, оешмалар исә бина тирәсенә, шәхси хуҗалыклар бакчага, капка төпләренә куярга сорыйлар икән. Бәясе дә кыйммәт түгел. Хәер, бәя ягыннан останың урындыклары да кибетнекеннән күпкә калыша, ә менә сыйфаты ягыннан брендлы фабрикаларныкын да уздыра. Елына 30 лап урындык, 100 ләп мунча эскәмиясе һәм тагын бик күп төрле агач эшләнмәләре ясаучы останың улы Илнурга да өмете зурдан. Дөрес, рәсем дип тә алай исе китми, әтисе янында агач ышкылырга да кызыкмый икән, аның каравы конструктор белән кайнашырга ярата. Киләчәктә, зур төзелеш, инжерлык тармагына сукмак салмаге!
- 11 нче сыйныфта укыганда әти дөм сукырайды. Безнең якларда әти билгеле кеше – укытучы иде. Гомере буе мәктәптә эшләде. Сукырайдым дип кенә әти тик утырмый. Өй тирәсендә чамалап йөри, чыгып тавыкларны да ашата, кайчагында ашарга да пешерә. Исләребез китә, үзе бер тамчы яктылык күрми. Мин ясаган әйберләрне тотып карый да тигезлеген күзе белән үлчәгәндәй итеп әйтә. Әни горурлана инде, һәр эшемне ярата. Нәрсә дип әйтим, иренмәскә кирәк. Кулың белгән эш — өстәмә керем. Аена ким дигәндә 40 000 сум сөөендерә. Әзсенмим дә, күпсенмим дә, булганы җитә, – ди Рунар.
Комментарийлар
0
0
Бигеряк матур эшляр
0
0