Бөек Ватан сугышы ветераннары дигәндә, күз алдына авылым бабайлары килеп баса. Бабайларның һәрвакыт башында я түбәтәе, я шләпәсе булыр. Берсенең бер аягы, икенчесенең икенчесе, берсенең кулы, берсенең күзе юк...
Аяклары да кемнеңдер тездән, кемнеңдер тубыктан, кемнеңдер янбаштан юк. Күбесендә агач аяклар. Никтер шуларны күреп үскәнгә, кечкенәдән үк бабайлар әнә шулай аксаклап йөрергә тиеш дип уйлыйм идем. Минем балачактагы бабайларның күбесенең бер аягы юк иде. Бу шулкадәрле тиешле әйбер итеп кабул ителгән күрәсең, без моңа хәтта гаҗәпләнми идек.
Безнең үзебезнең бабайның да уң аягы агач иде. ““Тел” алып кайткан вакытта без немецларның орудия утына эләктек. Мин шулай аягымны югалттым. Өстәмә көчләр килеп җитте. Мине хәрби госпитальгә озаттылар. Анда тугыз ай яттым”, – дип сөйләгән әтигә Галимҗан бабам. Бабай әнә шулай бер аягын югалтуны ачынып сөйли торган була. Соңрак без аның госпитальдәге “извещение” кәгазен дә таптык. Әби бабайның өзелгән аягының сызлау-сыкрауларын сөйләгәнендә дә йөрәкләр жу итә иде. Бабайның агач аяклары күп иде. 1984 елны Галимҗан бабам вафат булгач та, ул агач аякларны ташларга уңайсызландык.
Ә бит гаиләдән бабам гына түгел, аның алты ир туганы да сугышка алына. Хәзинә әбиемнең йөрәкләре ничекләр чыдады икән ул хәлләргә! Шуларның дүртесе – Галимулла, Хуҗаян, Муллахмәт һәм Галимҗан бабай әйләнеп кайта, ә өчесе – Биктимер, Мөхәммәтвәли, Муллаян һәлак була. Монысы инде аерым тарих. Аларның һәрберсенең язмышын аерым язарлык.
Тарих дәресләреннән сугыш хикмәтләрен укыгач, мәктәптә туган якны өйрәнү музее өчен әле авылда исән кайткан бабайлардан сөйләтеп альбомнар эшли башлагач кына булган хәлләргә башкача карый башладык без. Тарих укытучыбыз Илдар абый Сафин ул чакта исән ветераннарны сөйләтеп калырга, аларны видеотасмаларга төшерергә, мәктәпләргә очрашуларга чакырырга тырышты. Болар барысы да үзе бер тарих инде хәзер.
Безнең Саба районы Тенеки авылыннан сугышка китеп һәлак булучылар саны 78 кешегә җитә. Кечкенә генә авылдан сугышка 112 кеше алынган була. Бүген аларның берсе дә исән түгел. Истәлекләрдә, хәтер-хатирәләрдә генә яшиләр. Хәзерге балалар аларның берсен дә хәтерләми. Күршебездә генә яшәгән Хәкимҗан абый Галимҗанов. Мирсәет Батталов, Әсһәдулла бабайларның капка төбендә таякка таянып карап калганнары күз алдында калган. Габделфәрт абый Галиуллинның тынгысызланып йөрүе, гел нәрсә дә булса эшләве хәтердә яңара. Чөнки ул безнең тирәдәрәк тора иде.
Кечкенә оныклары белән бергә уйный идек. 9 май иртәсендә әле бик күп бабайлар белән бәйрәм тантанасына җыелганыбыз да хәтердә. Соңрак аларның сафы сирәгәйде. Безнең белән автобуста күбрәк әбиләр – тыл ветераннары бара башлады. Без дә Вазыйфа әбиебезне аяк-кулы бар чакта гел 9 май бәйрәменә алып бара идек. Капка төбенә ак шәлләрен бөркәнгән әбиләр 9 май митингына әзерләнә. Барысы да күз алдында. Барысы да әле генә кебек.
Хатмулла абый
Авылым бабайлары дигәндә иң беренче күз алдына олпат гәүдәле, нык бәдәнле Хатмулла абый Сабиров килеп баса. Һәрвакыт төз гәүдәле, нык бәдәнле олпат бу кешене бабай дип әйтергә тел дә әйләнми иде. Хатмулла абый Мәдинә апа белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерделәр. Хатмулла абый авылда дин йолаларын үтәүче картларның берсе иде. Корбан гаете җиткән саен тыкрыктан Хатмулла абыйның тыйтаклап-тыйтаклап менеп тәкъбир әйтә башлавын гел сагынып көтеп тора идек. Тавышы көр бу бабайдан да матур итеп тәкъбир әйтүче кеше юк иде.
“Беренче сугышка керүем 1943 елның октябрь аенда Днепр буенда Днепропетровск шәһәрен алганда булды. Кировград шәһәрен алганнан соң, яралардан дәваландым. 3 айдан соң госпитальдән чыгып, радиотелеграфистлыкка укыдым. Укуны төгәлләүгә алгы сызыкка киттем.
1944 елда Варшава астындагы сугышларда контузия алдым. Житомирда госпитальдә 6 ай яттым. Аннан соң, мине трудармиягә җибәрмәкчеләр иде, ләкин үз частемә кайтаруларын сорадым. Үз частем Висла буенда оборонада иде. Мине радист итеп билгеләделәр. 1944 елның октябрь аенда һөҗүмгә күчтек. Бреслау шәһәрен чолгап алдык, Берлинга юнәлдек. Берлинга җиткәндә Дрезден шәһәрен алдык. Шуннан соң “За взятие Дрездена” дигән хөкүмәт бүләге тапшырылды.
Танк десант войскасы белән Чехословакия башкаласы Праганы алдык. Аннан соң Англия командущие һәм Конев белән очрашу өчен безне Эльба буена алып килделәр. Шул вакытта Жуковны, Рокоссовскийны, Коневларны күрдем. 1945 елның көзенә кадәр Бреслауда палаткаларда яшәдек. 1946 елда Житомир шәһәренә алып кайттылар. Шуннан безнең частьны таркаттылар. Мин 117 авыр артеллериядә хезмәт иттем. 1947 елның апрель аенда демобизацияләндем. Сугыштагы батырлыкларым өчен медальләр белән бүләкләндем.
Сугыштан соң гомерем туган авылымда үтте”, – бу истәлекләр туган якны өйрәнү музее төзелгәндә, укытучыларыбыз Рузия апа Гомәрова, Илдар абый Сафиннар кушуы буенча җыйналган иде.
Көмешче бабай
Менә тагын бер истәлек. Монысы сугышны кичеп, аннан озак еллар авылыбызда көмеш эше белән шөгыльләнеп дан казанган Хәбибрахман абый Ганиев хакында. Аның турында истәлекләрне оныгы Энҗе барлый. “Беренче чыныгуларны алар Сослангер лагерында үтәләр. Аларга анда ашарга ризык, ятарга урын да булмый. Алар шул хәтле бетәшеп сугышка керәләр.
Сугышта алар Левин, Воронеж шәһәрләре аша немецларны куып, Кенигсберг шәһәрен узып, Петровскига хәтле барып җитәләр. Хәбибрахман бабай шунда җәрәхәтләнү ала һәм берничә атнадан соң аны Воронеж госпиталенә кайтаралар. Шунда аның тез капкачы каты яраланганлыктан бер аягын кисәләр. Ул 1943 елның декабрь аенда, уң аягын югалтып, авылга кайта. Аның күкрәгендә I дәрәҗә Дан ордены, 7 медаль балкый”.
Бу истәлекләрне язуым юкка түгел. Бөек Ватан сугышы турында белү, кимендә үз гаиләңнән чыгып киткән бабайлар хакында сөйләү һәм аларның истәлеген барлау кирәк. Үткәннәрне онытып булмый ул. Бу язмам да авылым бабайларына һәм әбиләренә бер дога булып барсын иде.
Рәсемдә: Хәтерли белсәң генә тарихны саклап була: әби белән бабай янында абый белән икәү.
Комментарийлар