16+

Агулылык талоны: кемгә кирәк, кемгә юк

Бер танышымны Яшел Үзән шәһәренә бара торган юл трассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. «Талон токсичности», татарчалаштырып әйтсәк, «агулылык талоны» сораганнар аннан.

Агулылык талоны: кемгә кирәк, кемгә юк

Бер танышымны Яшел Үзән шәһәренә бара торган юл трассасында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. «Талон токсичности», татарчалаштырып әйтсәк, «агулылык талоны» сораганнар аннан.

- Машинаның глушителенә (тавыш киметкеченә) махсус җайланмаларын ку­еп карадылар да, күрсәткечләр нормадан артып китә, дип, штраф салдылар. Хәзер менә баш ватам, ул талонны кайдан алырга инде? - ди танышым.

Дөресен генә әйткәндә, бу хәбәр мине дә азрак сагайтты. Авылда яшәүче туганнарымның да кайберләре районның ЮХИДИ бүлегенә барып, шул талонны юнәтеп кайттылар. Һаваны пычрату яхшы түгел анысы, тик аның өчен штраф та түлисе килми бит, бер мин генә пычратаммыни аны?

Сорауга җавап эзләп, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ ида­рәсенең пропаганда бүлегенә мөрәҗәгать иттек.

- Агулылык талоны инде күптәннән машина йөртүче өчен үзең белән йөртергә тиешле документлар исемлегеннән төшереп калдырылды. Юлда йөрү кагыйдәләренең 2.1.1. пункты буенча, машина йөртүченең һәрвакыт үзе белән машина йөртү таныклыгы, теркәлү турында таныклыгы һәм иминиятләштерү кәгазе (ОСАГО) булырга тиеш. Ә менә агулылык талоны кирәк түгел, - дип аңлатты пропаганда бүлеге хезмәткәрләре.

Дөрес, 1997 елда ансыз йөргән өчен чынлап та җәза катгый булган. Хәтта машинаның номерын да салдыру очраклары теркәлгән. Тик 2004 елның 18 октябреннән бу закон үз көчен югалткан. Һәм менә инде 10 елга якын бу талон турында искә төшерүче булмаган. Танышымны кемнәр туктаткан соң алайса?

Баксаң, көз, яз айларында экологлар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә «Чиста һава» рейдлары уздыра икән.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Әмирова менә нәрсәләр сөйләде:

- Машиналар бүлеп чыгарган төрле начар газлар, кара төтен сулый торган һаваны нык пычрата. Аеруча иске автомобильләр, начар сыйфатлы бензин кулланган машиналар табигатькә зыянлы. Шулай ук бөкеләр вакытында машиналардан бик күп начар матдәләр бүленеп чыга. Шуңа да бу мәсьәләне чишүнең төрле юлларын эзлибез, бөкеләрне юл чишелешләре ярдәмендә бетерергә тырышабыз, махсус ис чыгармый торган бензин салу урыннары булдырабыз, җәмәгать транспортын газ белән эшләүгә күчерәбез. Экологлар оештыра торган рейдлар да һаваның чисталыгын саклауга юнәлтелгән. Оешмалар өчен агулылык талоны таләп ителсә дә, физик затларга аны үзең белән йөртү кирәк түгел. Әмма экологлар теләсә кайсы вакыт машинадан чыккан төтенне тикшерергә хаклы. Әгәр күрсәткеч нормадан артып китә икән, андый очракта штраф салына. Физик затларга бүген ул 500 сумны тәшкил итә.

Казанда машиналарны техник карау бүлекләрендә:

- Агулылык талоны инде күптән бирелми, хәзер диагностик карта белән чикләнәбез, ул талонны сораучы да юктыр инде, - диделәр.

Фото: kazved.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading