Җәмәгать, көн дә бәйрәм, көн дә туй, шулай бит? Кышкы Сабантуй, Оpen air (Опен эйр), авыл көне, бәрәңге көне, карбыз көне...
Оештыручылар ничек түзә, катнашучылар ничек туймый, диген.
Эх, без үскәндә шул 1-2 бәйрәмне әллә нәрсә көткәндәй көтеп ала идек. Кышын Яңа ел бәйрәме булса, җәен Сабантуй – шуның белән вәссәлам! Алары да гади генә, рәхәт кенә узып китә иде. Яңа елда үз кулларыбыз белән кәгазьдән, мамыктан, чүпрәктән ясалган мишуралар, бүлмә бизәгечләре, гап-гади лампочкалар (аларын да светомузыка булып тоелсын өчен гап-гади краскалар белән буйый идек әле – матур була иде ич!) белән бизәлгән чыршы, Сабантуйда гап-гади көрәшчеләр, авылныкылар, районныкылар, гап-гади бүләкләр (хәзер генә ул квадроцикллар, машиналар, долларлар һәм евролар) дигәндәй...
Барысы да гап-гади. Ихлас. Эчкерсез. Башкалар өчен түгел, кешенең үзе өчен, шул авылда яшәүче гади халык өчен. Үтүкләнгән, пөхтә күлмәк кигән кызлар, затлы, асыл егетләр. Гармун тавышларына кушылып җырлаучы агайлар, тыйнак кына кул чабып утыручы апайлар, декламация (әти әйтмешли) сөйләүче малайлар һәм кызлар... Бер көн бастырып бәйрәм итәләр дә, эшкә! Ә хәзер бәйрәмнәр масштаблы! Яңа ел бәйрәме дә бер айга сузыла, Сабантуйны әйтәсе дә юк инде! Яз көне башлана, җәй ахырында гына тәмамлана, бугай.
Аларында да төп фигурантлар гади кешеләр түгел, әллә кайлардан килгән түрәләр, "дәрәҗәле" кунаклар, атказанган, атказанмаган артистлар, фейерверклар-салютлар… Барысы да ясалма, барысы да югары дәрәҗәдә.
Зур бәйрәмгә дә, юк кына бәйрәмгә дә мәдәният хезмәткәрләре җиң сызганып әзерләнә: сценарий язалар, музыкаль бизәлеш, костюмнар, декорацияләр әзерлиләр, көнне төнгә ялгап репетиция ясыйлар. Башка оешма хезмәткәрләре шимбә, ял көннәрендә ял итсәләр, мәдәният хезмәткәрләре ул көннәрдә төнгәчә эштә. Әле шуның өстенә сәгате-минуты белән үткәргән чараларыңны социаль челтәрләрдә яктыртып барасы!
Кайбер усал теллеләр "Фермада тизәк чистарту түгел инде, рәхәтләнеп җырлап-биеп йөриләр генә!" диячәкләр, билгеле. Үзем ул сферада эшләмәсәм дә, сокланам мин аларга, һәм... кызганам мин аларны. Авырсаң да, әллә нинди борчулы-хәсрәтле чакларың булса да, авызыңны ерып җырлап-биеп кара әле син! Катнашучы кеше "Бармыйм, чирләп торам әле" дип өйдә калса да, оештыручы кала алмый. Йөгерә-атлый бара, бәйрәм башланганчы әзерләнеп хәлдән тая, кеше көйләп "рәхәтләнә", уздыра, ут өерә, туздыра, җыя, юа, каршы ала, озата...
Әйтәм ич, күпкә китте, тәме бетте. "Әйдәгез бераз киметик әле, җәмәгать!" диясе килә башлады. Тормыш тоташ бәйрәмнәрдән торса, кеше тәмам бозыла башлый бит ул: акны карадан, караны актан аермый башлый. Иң мөһиме – борынгыдан килгән милли, дини бәйрәмнәребезне матур, мәгънәле итеп үткәрсәк, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-текәнмәс чишмәсен, аның рухи торышын, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек булыр иде.
«Хэллоуин», «Изге Валентин көне» дип, мәктәпләрдә, төрле оешмаларда бүлмәләр бизәп, чаралар үткәреп ятудан, «С днем поцелуя», «с днем собаки» дия-дия, открытка-котлаулар җибәрүдән дә туктыйк инде, җәмәгать. Артыкка китте, артыкка...
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина)
Фото: http://shahrikazan.ru
Комментарийлар