16+

Акчалы кешеләр күбрәк урлый?!

Кибеттән чыкканда урлауга каршы махсус система эшләп, көчле тавыш яңгыраса, кот ботка төшә инде. Җитмәсә, барысы да сиңа каракка карагандай карый. Бер караганда, кайчакта ялгышып та чиный торган бу система кирәксез дә кебек. Баксаң, ул шактый эшләр башкарырга, каракларны ачыкларга да сәләтле икән.

Акчалы кешеләр күбрәк урлый?!

Кибеттән чыкканда урлауга каршы махсус система эшләп, көчле тавыш яңгыраса, кот ботка төшә инде. Җитмәсә, барысы да сиңа каракка карагандай карый. Бер караганда, кайчакта ялгышып та чиный торган бу система кирәксез дә кебек. Баксаң, ул шактый эшләр башкарырга, каракларны ачыкларга да сәләтле икән.

Полиция хезмәткәрләре аңлатуынча, урлаучылар ике төргә бүленә. Берсе акчасы булмаганлыктан җинаятькә бара, ә икенчесе булдыраммы, юкмы дип үз «көчен сыный». Иң кызыгы: күбрәге җитеш гаиләдән булган, акчалы кешеләр кибет киштәсеннән кәнфит чәлдереп йөри. Каракларның күбесе - яшүсмерләр. Шуңа күрә сентябрь аенда шәһәргә студентлар агыла башлаган чорда урлашу очраклары аеруча да күбәя, ди.

Нәрсә урлыйлар? Гадәттә бәясе күрсәтелмәгән, штрих коды булмаган товарны ешрак урлыйлар. Әйтик, кыяр, алманы кесәгә шудыручылар күп. Кемдер штрих кодны ертып, куптарып хәйләләргә тырыша. Хәтта сакчылар күпләп торган зур сәүдә үзәкләрендә дә урлаучылар очрый. Кием-салымдагы махсус магнитларны чокып чыгарып, кисеп атып баемакчы булалар. Әмма бу магнитларны алып ату гына каракның хәлен җиңеләйтми. Система барыбер эшли, чинау тавышы булачак.Чөнки киемдә тагын күзгә күренмәгән магнитлар да бар - моны сакчылар да, кибетчеләр дә сер итеп саклый.

Хокук саклау хезмәткәрләре белдергәнчә, кешенең киштәдән әйбер урлаганын видеокамерадан күрсәләр, шунда ук туктатмыйлар. Кибеттән чыкканда гына эләктерәләр, хокук бозучыны администрация бүлмәсенә алып керәләр. Урланган әйбер бәясе мең сумнан артмаса - штраф, ә артыграк икән, җинаять эше кузгатулары да бар.

Нинди җәза көтә? Урлаучыны тоткарлаган очракта, җәзага тарту-тартмаулары кибет сакчыларыннан тора. Кемнедер тәмле теленә, үкенүенә алданып иреккә җибәрсәләр, кайбер сакчылар үз сүзләрендә нык тора: полиция хезмәткәрләрен дә чакырта, судка шаһит булып килергә дә иренми.
Тотылган кеше кибеттә гариза яза, аннары полиция бүлегенә бара. Закон буенча, тоткарланучы суд булганчыга кадәр рәшәткә артында утырырга тиеш, паспортын калдырып, судка кадәр камерадан чыга да ала. Суд исә хәзер онлайн рәвештә компьютер аша гына үтә икән. Полиция бүлегенең бер бүлмәсендә хокук бозучы компьютерга карап баса да, хөкемдар скайп аша гына аның нәрсәдә гаепләнүен, нинди карар чыгаруларын әйтә. Каракны штрафка тартканнар икән, ул аны 70 көн эчендә түләргә тиеш. Иң начары - бер тапкыр суд карары чыгу гомерлек тап булачак. Урамда полиция хезмәткәре туктатып документларны тикшерсә дә, ЮХИДИ хезмәткәре исем-фамилияне базадан караса да - административ хокук бозу күренәчәк.

Мәзәк
«Элек кибеттә 50 сумга сөт, ипи, ике кило бәрәңге, тавык, җиләк-җимеш ала идем. Ә хәзер... бөтен җиргә видеокамера куеп бетерделәр - алып булмый».

Лиана Мәрданова, КФУ студенты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading