16+

Актив булсаң, «койрык» гафу ителә

Актив студент сессиясен вакытында япмаса да, гаеп түгел. Бу тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үк хуплады! Бер кечкенә генә «ләкин»е дә бар, әлбәттә. «Койрыклы» студентның укуда артта калуының җитди сәбәпләре булырга тиеш. Аңа үзенең җәмгыять өчен нинди файда китерүен дәлилләргә туры киләчәк. Мәсәлән, республиканың «Ел студенты» бәйгесендә җиңеп.

Актив булсаң, «койрык» гафу ителә

Актив студент сессиясен вакытында япмаса да, гаеп түгел. Бу тәкъдимне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе үк хуплады! Бер кечкенә генә «ләкин»е дә бар, әлбәттә. «Койрыклы» студентның укуда артта калуының җитди сәбәпләре булырга тиеш. Аңа үзенең җәмгыять өчен нинди файда китерүен дәлилләргә туры киләчәк. Мәсәлән, республиканың «Ел студенты» бәйгесендә җиңеп.


Гадәт буенча, 25 гыйнварда - Россия студентлары көнендә Казанда «Ел студенты-2013» бәйгесе нәтиҗәләрен игълан иттеләр. Ике этап «иләге»ннән үтә алган студентлар, ягъни иң-иңнәр «һөнәри» бәйрәмнәрендә Универсиада авылының Халыкара мәгълүмат үзәгенә җыелды. 19 номинациядә җиңү яулаучылар, коры алкышларга гына түгел, кыйммәтле бүләкләргә дә ия булды. «Студентлар лигасы» яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты, 9 ел элек үзе дә ел студенты булып табылган Тимур Сөләйманов белдергәнчә, быел бәйгегә 332 гариза кабул ителгән булган. Казан, Чаллы, Чистай, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Арча һәм Бөгелмә студентлары аеруча активлык күрсәткән.
Тугызынчы тапкыр үткәрелгән бәйгенең яңалыгын да әйтеп китәргә кирәк. Быел беренче тапкыр «Иң яхшы чит ил студенты» номинациясе булдырылган иде. Икътисад, идарә итү һәм хокук институты студенты Мавзуна Калонова бу номинациядә иң яхшысы дип табылды. Ә «Ел студенты-2013» титулына Казан (Идел буе) федераль университетының V курс студенты Илдар Хөҗҗәтов лаек булды. Җиңүчегә Гран-прины Президент Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Шундый зур бәйгедә гадәттән тыш хәлләр дә булмый калмый. Әйтик, «Ел журналисты» номинациясендә КФУның Массакүләм коммуникация һәм социаль фәннәр институтының IV курс студенты Линар Закиров җиңде. «Алтын каләм»дә Гран-при алган, «Бәллүр каләм»нең «Дебют» номинациясендә җиңү яулаган, бүген «Ялкын» журналында җаваплы сәркатиб вазифасын башкаручы, бер үк вакытта «KZN» телеканалының «Адымнар» тапшыруы хәбәрчесе дә булган Линарның бу уңышы гадәттән тыш хәл түгел, билгеле. Шунысы кызык: портфолиосын башлыча татар телендә әзерләгән егет «Ел студенты»ның читтән торып үткәрелгән беренче этабыннан узмаган булган. Моның белән килешмичә, апелляция биргән. Ни хикмәт, финалга узып кына да калмаган, дүрт көндәшен артта калдырып, җиңүче исеменә дә лаек булган. «Татар журналистлары үз хокукларын белсеннәр иде. Әле ярый, нәтиҗәләр белән ризалашмыйча апелляция биргәнмен! Башлыча, руслардан торган жюри татар телендәге язма һәм сюжетларга ничек бәя бирсен ди?!» - ди Линар Закиров.
Мәскәүдән килгән кунаклар да бездә шушындый матур гадәт булуына сокланып кайтып китте. Бүләкләү тантанасында катнашкан Россия яшьләр берләшмәсе рәисе Павел Красноруцкий, Татарстан башлангычын федераль югарылыкка күтәреп, «Ел студенты» бәйгесен ил күләмендә уздыру нияте барлыгын әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading