16+

Алексеевлар: «Татулыкның нигезе – бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә»

Бүгенге көндә Балтач районының Дорга авылында яшәп ятучы Фирдания һәм Николай Алексеевлар әйтүенчә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Аларның бергә яшәүләренә быел 35 ел булган. Гаилә башлыгы Николай Алексеев клуб директоры, тормыш иптәше Фирдания ханым китапханәче булып эшли.

Бүгенге көндә Балтач районының Дорга авылында яшәп ятучы Фирдания һәм Николай Алексеевлар әйтүенчә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашуга нигезләнә. Аларның бергә яшәүләренә быел 35 ел булган. Гаилә башлыгы Николай Алексеев клуб директоры, тормыш иптәше Фирдания ханым китапханәче булып эшли.

- Мин үзем Курамьял авылыннан, ирем Николай Доргадан. 1976 елда мәктәпне тәмамлагач, Николайлар авылына эшкә төштем. Дорга - күпмилләтле авыл. Аның төп халкы удмуртлар белән керәшен татарлары, алардан кала авылда татарлар да, марилар да яши. Мине эшкә мәдәният йортына билгеләделәр. Шул елны удмурт егете Николай армиядән кайтты, аны клуб мөдире, мине художество җитәкчесе итеп куйдылар. Шулай бергә эшләп киттек. Өч елдан өйләнешеп тә куйдык. Хәзер катнаш милләтләр турында бик күп сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, Николайга кияүгә чыкканда, ул чит милләттән бит дигән уй бөтенләй булмады. Гомер-гомергә безнең күрше авылда төрле милләт халкы яшәде, башка милләттән кыз алдылар, улларын өйләндерделәр. Безнең өчен ул гайре табигый хәл саналмады, авыл халкы үзара дус‑тату яши, бер-берләрен рәнҗетмиләр, сүзгә кермиләр дигәндәй, барысын да үз милләтебез кебек хөрмәт иттек, яраттык. Туганнар арасында да кавышуыбызга сүз әйтүче булмады. Кызыбыз Роза белән улыбыз Артур туды. Роза укытучы булып эшли, үзебезнең авылның керәшен егетенә кияүгә чыкты, ике ул үстереп яталар. Улыбыз авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, Мәскәүдә яши, Лилия исемле татар кызына өйләнде. 2006 елда балалар йортыннан ике бала алдык. Апалы-энеләр, алар шулай ук катнаш милләттән туганнар. Чыгышлары белән Яшел Үзәннән. Безгә кадәр балаларны бер гаилә тәрбияләгән. Гаилә башлыгы вакытсыз үлеп киткәч, үзебезнең дә теләк булгач, безгә тәкъдим иттеләр. Улыбызның исеме Иван, сигезенче сыйныфта укый. Кызыбызның үз исеме Мария, без аңа Миләүшә дибез. Ул Норма лицеенда пешекчелеккә укый, - дип сөйләде безгә Фирдания апа.

Балаларны тәрбиягә алуларының сәбәбен дә сораштык Алексеевлардан. Фирдания апа авариягә очрап, умыртка баганасына зыян килә. Урын өстендә ятканда, телевизордан ятим балалар турында сөйләгәннәрен ишетә. Исән‑сау аякка бассам, без дә сыендырыр идек шул ятимнәрне дип куя. Шул рәвешле алар тагын ике балага әти белән әни булалар. Алексеевларның оныклары Тимур белән Булат та аларны үз итә, Иван белән аеруча дуслар икән.

Гаилә башлыгы Николай Алексеевны тирә‑юнь авылларда атаклы гармунчы буларак беләләр. Соңгы елларда ул җырлар да яза башлаган. «Әнием ипиләре», «Яшьлегем юллары» җырларын халык бик яратып кабул иткән. Утызлап җыры язылган, аларның барысын бергә туплап альбом да чыгарырга ниятләп торалар.

Алексеевларда синең динең белән минеке дип аерып карау юк. Дини бәйрәмнәрнең һәрберсен матур итеп уздыралар. Ураза гаетен дә, Корбан бәйрәмен дә, Пасхаларны да гаиләләре белән үткәрәләр.

- Балаларны укытырга, кеше итәргә кирәк. Эштән аерылып торган юк, көне‑төне эштә. Әрләшеп утырырга вакыт юк. Икебез дә бер өлкәдә хезмәт куйгач, үзара аңлашып яшибез. Гомумән, авылыбыз белән шулай ул. Бөтен милли бәйрәмнәрне билгеләп узабыз. Мари көен куйсак, татар да, удмурты да марича биеп китә. Татар җыры ишетелсә, керәшене дә, удмурты да кушылып җырлый. Гаиләдә дә ул шулай. Бер-береңне хөрмәт итеп яшәгәндә гаиләң дә нык була, - ди Алексеевлар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading