16+

Алмазга җиңү көтмәгәндә килде

Моннан сигез ел элек үткәрелә башлаган Театрлар Сабан туеның быелгысы Чаллы шәһәрендә узды. Бәйрәм, гадәттәгечә, театрлар парадыннан һәм атлар чабышыннан башланып китте. Аннары килгән кунакларның тәбрикләү сүзләре яңгырады. - Артистлар җәмгыятьтә зур миссия башкара - үрнәк тудыра. Күпчелек тамашачылар сезнең каһарманнарга охшарга тырыша. Мәдәният елында театрларга аеруча игътибар бирелә, чөнки...

Алмазга җиңү көтмәгәндә килде

Моннан сигез ел элек үткәрелә башлаган Театрлар Сабан туеның быелгысы Чаллы шәһәрендә узды. Бәйрәм, гадәттәгечә, театрлар парадыннан һәм атлар чабышыннан башланып китте. Аннары килгән кунакларның тәбрикләү сүзләре яңгырады. - Артистлар җәмгыятьтә зур миссия башкара - үрнәк тудыра. Күпчелек тамашачылар сезнең каһарманнарга охшарга тырыша. Мәдәният елында театрларга аеруча игътибар бирелә, чөнки...

Сабантуй флагын башка еллардагы көрәш батырлары күтәрде. Уеннарның да ниндиләрен генә оештырмадылар. Һәр уенга бер театр җаваплы иде. Мәйданда бигрәк тә минзәләлеләрнең төрле уеннарда активлыгы күзгә ташланды. Гер күтәрүдә Роберт Хамматуллин, таяк тартышуда Раиса Егорова, көрәштә Илназ Хисмәтуллин өчен бөтен коллективның җан атып торуы юкка булмады. Һәркайсы бәйрәм бүләгенә ия булды. Ә инде Риф Ризагетдиновның биек баганага менеп йөзтүбән төшүен аеруча дулкынланып күзәтте халык. Башка театрлар арасында аңа тиңнәр табылмады. Кул көрәштерүдә Тинчурин театрыннан Руслан Илмәтов, хатын кызлар арасында Чаллыдан Миләүшә Гыйльметдинова, гер күтәрүдә Әтнәдән Роберт Гарипов, катыктан акча эзләп табуда Габдулла Кариев исемендәге театрдан Зәринә Хөснуллина беренче урыннарга ия булдылар. Артистлар парлы биюләрдә дә ярыштылар. Бертуктаусыз төрле халык биюләрен оста башкаручы парлар арасында Чаллыдан Разил Фәхретдинов белән Алинә Гәрәева беренчелекне бирмәделәр. Ярышларда катнашучыларга бүләкләрнең дә саллыларын әзерләгәннәр. Мәсәлән, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов капчык сугышында катнашып җиңү яулаган өч егеткә дә велосипедлар җибәргән.
Ниһаять, дулкынландыргыч мизгелләр - көрәш! Келәмдә 70 килограммлы үлчәүдә бил алышкан Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов, 80 килограммлыда Тинчурин театрыннан Илфак Хафизов җиңү яуладылар. Абсолют батыр - Камал театры артисты Алмаз Гәрәев. Аңа Мәдәният министрлыгыннан «Шевроле - Нива» машинасы белән бергә суыткыч, кер юу машинасы, тәкә тапшырылды.
- Башка Сабантуйларга бер-ике ай алдан әзерләнә идем. Быел шөгыльләнеп тормадым. Бу минем өчен көтелмәгән җиңү булды. Әле һаман да күңел ышанмый, - дип, шатлыгын безнең белән дә уртаклашты Алмаз.
Моңа кадәр Казаннан ерак булмаган районнарда үткән театрлар Сабан туена артистларның чыгышын карарга дип мәйдан тулы халык җыела иде. Әмма, ни кызганыч, көн кояшлы, матур булуга карамастан, Чаллы халкы бирегә ашкынып килмәгән.

Фәймә Бикморатова, Татарстанның атказанган артисты (Әлмәт театры):
- Сабантуй безне башка театрлар белән якыннан аралаштыра, берләштерә. Без биредә ярышларда бер-беребез өчен җан атабыз. Кайсы театрда нинди талантлар барлыгын күрәбез. Киләчәктә Сабантуй Әлмәттә дә узар, дип өметләнәбез. Бу бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтәсе килә.
Венера Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты (Минзәлә театры):
- Без яшь чакларда мондый бәйрәм юк иде. Шуңа күрә мин аны ел саен көтеп алам. Монда яшьләрне күреп сөенәсең. Арада бик көчлеләре, талантлылары бар. Аларның чыгышларын, ярышларда катнашуларын күреп без бергә шатланабыз. Директорыбыз Роберт Шәймәрдәнов та безнең артистларга беренче урынны алырга дәрт биреп тора.
Рәзинә Муллина, Татарстанның халык артисты (Минзәлә театры):
- Мин моны артист хезмәтенә хөрмәт дип кабул итәм. Биредә шунысы ошый: ярышларга дөрес бәя бирелә. Үзем дә җиде ел рәттән кул көрәштерүдә беренчелекне бирмәгән идем. Быел яшьләргә юл бирәсем килде, шуңа күрә әлеге ярышта катнашмадым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading