16+

Анда да, монда да йөзә

«Болгар» радиосында яңалыкларны алып баручы Артур Фәләхов мөгез чыгарырга ярата. Ноябрь башында «100 чакрым араны җәяү үтү» марафонында бер тәүлектә 90 чакрым юл узган! Артур радио дулкыннарында гына түгел, кышын-җәен Казан тирәсендәге Зәңгәр күлдә дә йөзә икән.

Анда да, монда да йөзә

«Болгар» радиосында яңалыкларны алып баручы Артур Фәләхов мөгез чыгарырга ярата. Ноябрь башында «100 чакрым араны җәяү үтү» марафонында бер тәүлектә 90 чакрым юл узган! Артур радио дулкыннарында гына түгел, кышын-җәен Казан тирәсендәге Зәңгәр күлдә дә йөзә икән.

- Артур, айга гына очасың калды инде. Данлык­лы Зәңгәр күлнең нинди икәнлеген синнән ишетәсе килә.
- Кемдер җылы яклардагы диңгездә коенып кайтырга, ә кемдер, киресенчә, туган як күлләрендә йөзәргә ярата. Миңа тегесе дә, монысы да ошый. Салкын суда коену тәнне чыныктыра, сәламәтлеккә дә бик файдалы. Юкка гына кыш көннәрендә бәкедә су коенмыйлар бит.

Без дусларыбыз белән бәкегә түгел, Зәңгәр күлгә йөрибез. Анда ел әйләнәсе коенырга мөмкин. Күз алдыңа китерәсеңме: җәен дә, кышын да суның температурасы 6 градус җылы, шуңа да ул беркайчан катмый. Җитмәсә, күл тирәсе гаҗәеп матур, төрледән-төрле агач-куакларга төренгән. Су коенудан тыш, дус-ишләр, туганнар белән андагы табигать кочагында ял итәбез.

- Зәңгәр күлгә беренче тапкыр берәрсе өстерәп алып бардымы, әллә үз теләгең белән бардыңмы?
- Мин - Чаллы егете. Армия сафларында хезмәт иткәннән соң, Казанга эшкә урнашырга уйладым. Дустым белән монда фатирда яши башлагач, беркөнне ул мина, Зәңгәр күлгә барып, су коенырга тәкъдим итте. Әлеге күл турында ишеткәнем булса да, бер тапкыр да барып күргәнем юк иде. Ике дә уйламыйча, ризалаштым. Көз иде. Урман сары, кызыл төсләргә төренгән. Зәңгәр күлнең ике төрлесе бар: берсе - зур, икенчесе - кечерәк. Халык икесенә дә бик яратып йөри. Анда кеше һәрвакыт күп була.

Зәңгәр күл суының салкынлыгы хәтта җанга үтеп керә. Беренче тапкыр чумганнан соң, анда гел барасым килә башлады.

- Салкын суга теләсә ничек керергә ярамыйдыр бит? Берәр тәртибе бармы?
- Күлгә килгәч, башта бераз утырып торабыз, аннары берничә минутка суга кереп чыгабыз. Берничә тапкыр чумып алганнан соң, йөзеп алабыз. Мин, гадәттә, бераз йөзеп киләм дә, хәлгә карап, тулысынча чумып алам. Шуннан соң, ярга чыгып, җылыныр өчен, бергәләшеп кайнар чәй эчәбез. Аннан - тагын суга... Күл буена ялгыз килгән кешегә үзенә иптәш эзләп азапланасы түгел, иптәшләр сине үзләре табачак.

- Зәңгәр күлгә ничек барырга?
- Зәңгәр күл Казаннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Машина белән шә­һәрдән М7 трассасыннан барганда, 808нче чакрымда Зәңгәр күл бистәсенә кереп китәргә кирәк. 40 нчы, 78 нче маршрут автобуслары да сезне шунда илтеп җиткерәчәк.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading