16+

Арбада киткән идек,.. күкләргә күтәрелдек (Казан вертолет заводына-80 ел)

Казанның вертолет заводына 2020 елның 4 сентябрендә 80 ел тула. Коллектив әлеге олы датаны хезмәт уңышлары белән каршылый. “Татмедиа” республика агентлыгы оештырган матбугат сәфәрендә без моны үз күзләребез белән күреп кайттык.

Арбада киткән идек,.. күкләргә күтәрелдек (Казан вертолет заводына-80 ел)

Казанның вертолет заводына 2020 елның 4 сентябрендә 80 ел тула. Коллектив әлеге олы датаны хезмәт уңышлары белән каршылый. “Татмедиа” республика агентлыгы оештырган матбугат сәфәрендә без моны үз күзләребез белән күреп кайттык.

Язмыш борылышы

Казанның 169нчы арба детальләре заводында 1930 елларда ат арбалары һәм арба өлешләре җитештерү белән мәшгуль булганнар. Бөек Ватан сугышы завод язмышын тамырыннан үзгәртә. Авиация сәнәгате халык комиссариатының 1940 елның 4 сентябрендәге әмере нигезендә, Ленинградта (хәзерге Санкт-Петербург) 387нче авиация заводы оештырыла. 1941 елда шушы предприятие шәһәребезнең 169нчы заводына эвакуацияләнә һәм кыска вакыт эчендә По-2 очкычлары җитештерелә башлый. Сугыш елларында биредән фронтка 10,5 мең самолет озатыла. Шуның өчен коллектив Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
 Сугышчылар яратып “Җиңел кавалерия” дип йөрткән По-2 очкычларыннан башта фашистлар мыскыллап көлгән. Ләкин, күбәләк кебек тыныч кына очып килеп, бомбалар яудырырга керешкәч, немец командованиесе По-2 очкычын бәреп төшерүчеләргә 5 мең марка акча түләгән.

Кыр корабы

Бөек Ватан сугышы тәмамлангач завод кабат ат арбалары ясап “вакланып” утырмый инде. 1947-1951 елларда илебездә беренче булып С-4 комбайнын җитештерү конвейер тәртибенә куела. Барлыгы 9 мең кыр корабы чыгарыла. Кызганыч, комбайннар җитештерү бетерелә. Казанда шушы авыл хуҗалыгы техникасы һаман да җитештерелсә, ул заманча камиллеккә ирешкән һәм үзебезнең аграрийларны сөендергән булыр иде, мәгәр.

Кабат күкләргә күтәреләбез

Казан 1951 елдан вертолетлар җитештерүне үзләштерә, Ми-1 вертолеты җыела башлый. Шушы дәвер эчендә заводта 12 меңгә якын Ми-4, Ми-8, Ми-14, Ми-17 һәм “Ансат” җитештерелә. Безнең вертолетлар йөздән артык илдә файдаланыла, гомүм исәптә алар 50 миллион сәгать очыш сәгате узган.
 Мәскәүнең М. Л. Миль исемендәге вертолет заводы белән тыгыз хезмәттәшлектә тора безнекеләр.

— 2007 елда “Россия вертолетлары” (“Вертолеты России”) холдингы составына кергәч, Казан вертолет заводы яңа технологик җиһазлар белән ныгытылды. Заманча станоклар продукция сыйфатын яхшырта, детальләр җитештерү колачын тагын да киңәйтергә мөмкинлек бирә. Яхшы станоклар белән түгел, ә яхшы кешеләр белән көчле безнең коллектив. Россиянең оборона һәм сәнәгать куәте өчен җаваплылык тоеп эшлибез, - диде механика - җыю цехы җитәкчесе Марат Закирҗанов. – Заводта гаиләләре белән эшләүчеләр бар. Мәсәлән, безнең цехта Коноваловлар династиясе үрнәк күрсәтеп эшли.
– Эшчеләрнең күпчелеге детальләр ясау белән мәшгуль. Ләкин, һәммәбез дә шул детальләрнең ахырда вертолет булып әвереләчәнен беләбез. Күкләргә һәм вертолетларга гашыйклар эшли бездә,-диде оператор Евгений Кутузов.

Кайда минем күзлек?

Өйдә берәр әйберне эзләп азаплану-һәркемгә мәгълүм хәл. Заводның механика цехында гына да меңләгән төрдә деталь җитештерелә. Үзеңә кирәклесен мәңге таба алмас идең.
— Склад цифрлы технологиягә нигезләнгән. Барлык төр детальләр исемлеге компьютер хәтеренә кертелгән. Кайсы деталь кирәклеге язылуга ук, автомат механизмнар шул детальне алдыңа китереп куя, - дип таныштырды инженер Светлана Таран.
 Шаккатып карап тордык: заводның склады әкияттәге “аш-сулы келәм”нең чынбарлыгы. Бу чынбарлыкны кешеләр хезмәте тудырган.

Очкычлар күктә ныгый

Казан вертолет заводының баш конструкторы Алексей Гарипов хәтергә алып сөйләгәнчә, 1994 елда ике двигательле “Ансат” вертолеты проектлана. Исеменнән күренгәнчә, ул идарәгә ансат һәм тыңлаучан очкыч. Әмма, камиллеккә ирешкәнче әлеге һава машинасына бик күп акыл һәм кул хезмәте куела.
—”Ансат” -45 градус салкыннарда да һәм +50 градус эссе һава шартларында да ышанычлы очыш ясый ала. Бу җиңел вертолет 1300 килограмм йөк төяп 520 километр ара узарга сәләтле, пассажирлар алып барса-7 кеше сыя,-диде Алексей Гарипов.

 “Ансат”- күпмаксатлы очкыч. Медицина варианты һаман камилләштерелә. Казан агрегатлар заводы вертолет эченә куела торган ятак-модульнең тагын бер вариантын эшләгән. Әлеге модуль авыруны вертолетка сак һәм имин кертү-чыгару мөмкинлеге бирә. “Ансат” вертолетының “Аурус” вариантында пассажирлар өчен өстәмә уңайлыклар тудырылган.
– ”Ансат” бик ышанычлы, сәгатенә 275 километр тизлектә бара, 6 мең метр биеклеккә күтәрелә ала,-дип мактады очучы-сынаучы Владислав Перепелкин.
 Завод тагын Ми-38 транспорт-пассажир вертолетларын күпләп җитештерегә ниятли.

Казан вертолет заводы тулы цикллы предприятие: конструкторлар проектлар төзи, сызымнардан шушында ук вертолетлар ясала, сатып җибәрелгән очкычларга агымдагы хезмәт күрсәтү һәм ремонт оештырыла, вертолет йөртүчеләр әзерләнә. Күнегүләр кабинетына чын “вертолет” урнаштырылган. Курсант-өйрәнчек вертолетны җирдән кузгата яки төшерә, очыш барышында төрле биремнәрне үти.
Казанда җитештерелгән матур вертолетлар тыныч күкләрне генә иңләсен иде, дигән теләктә калабыз.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading