16+

Арчадан Төркиягә машина белән сәяхәт

3700 чакрым! Арча белән Төркиянең Мерсин шәһәре арасындагы юл озынлыгы бу. 56 яшьлек Резеда ханым Галимуллина әнә шул араны машина белән өч көндә үтә. Ике илнең чиген дә, диңгез өстеннән 2550 чакрым биеклеккә ашкан таулар аша серпантинлы юлларны да ялгызы кичә. 

Арчадан Төркиягә машина белән сәяхәт

3700 чакрым! Арча белән Төркиянең Мерсин шәһәре арасындагы юл озынлыгы бу. 56 яшьлек Резеда ханым Галимуллина әнә шул араны машина белән өч көндә үтә. Ике илнең чиген дә, диңгез өстеннән 2550 чакрым биеклеккә ашкан таулар аша серпантинлы юлларны да ялгызы кичә. 

– 2013 елда Мерсин шәһәрендә 12 катлы йорттан бер бүлмәле фатир сатып алган идек. Олыгая төшкәч, елның бер өлешен диңгез ярында яшәрбез, дидек. Ике илдә гомер итүчеләр без генә түгел. Аннан саулык та какшады, астма интектерә. Яз җиткәч, агачлар бөредән яфрак ярганда, аллергиясенә түзәрлек түгел. Башта самолет белән йөрдек – 4 сәгать эчендә Төркиягә барып төшәсең, кем әйтмешли. Болытлардан кала юлда берни күрмисең. Дөньяны белим дисәң, җәяүләп сәфәр чыгарга кирәк. Ирем Фәрит белән картаны карадык та, машина белән барып карыйк әле, дип, утырып чыгып киттек. Төркиягә Арчадан беренче сукмак салучылар без. Аннары дуслар­ны, таныш­ларны «кодалый» башладык. Болай төрле җирләрне күреп, күп кенә истәлекле урыннардан үтәсең – күңелгә күпме рухи азык! Әйтеп бетергесез рәхәт хисләр төяп кайтасың, – ди ул үзе.

Ике кеше сәфәрдә бер-берсенә иптәш, әлбәттә. Ә 22 апрель көнне ерак юлга Резеда ханым берүзе кузгалган. Ничек курык­маган?!.

– Фәритнең никтер барасы килмәде. «Эшлим әле мин», – дигәч, артык кыстамадым да. Аннары монда аның тәненә тап­лар чыга. Арчада җиһазлар сату буен­ча үз бизнесым бар. Беренче ирем үлеп, өч бала белән тол калгач, чарасыздан, авырлыктан күзне ачар өчен тотынган эшем. 21 ел була менә, – ди Резеда ханым.

Арчада беренчеләрдән булып, җиһазлар сату кибете ачкан ханым ул. Гаделлеге, җиһазларны да әкренләп бүлеп түләргә мөмкинлек биргәне өчен, күпләр ярата үзен. 

– Интернет аша онлайн эш­лим. Җир шарының кайсы почмагында яшәсәм дә эшем үзем белән, хөрмәт иткән сатып алу­чыларым белән элемтәдә, – ди әңгәмәдәшем. 

Төркиядә дә буш вакытында тик ятар исәбе юк. Алар яшәгән йорт ишегалдында кафе эшли. Пандемия елларында Төркия­дә «бикләнеп» калгач, татар халкының камыр ризыкларын пешереп сату иткәннәр. Өчпочмак, гөбәдия, хәтта пилмән белән мантыйга кадәр ясаганнар. Менә шул бизнесны быелгы җәйдә кабат яңартыр исәбе бар Резеда ханымның.

– Килеп төшүгә: «Син пешергән пирогларны сагындык», – диләр. Аларның гомердә дә яшел суган пәрәмәчләре ашаганнары юк икән, үлеп китәләр шуңа, пешереп өлгертер хәл юк. Яшел суган югыйсә ел әйләнәсе үсә үзләрендә. Быел азык-төлеккә бәя артты диләр, әле моңа кадәр бер айга ике кешенең чыгымы 12 мең сумга төшә иде. Монда квартплата түләүләре юк. Видео­камералар, ишегалдын, йортны тәртип тоткан өчен елына бер мәртәбә түлисе, безнең акча белән 29 мең сумга төшә ул. Ай саен ут белән интернет өчен генә түләнә. Безгә газ кермәгән, суык чорда фатирны кондиционер белән җылытасы. Бу вакытта инде Төркиядә су коена идек, быел җәйләр соңара. Ә кыш менә җылы булган, диләр. Көндез җиңелчә йөрсәм дә, кичкә кие­нәм – туңдыра. Ә Россия­дә әнә яз ашыкты! – ди Резеда ханым.

Юлны өч тәүлектә үтүе дә гаҗәп. Арчадан Ульяновск ягына кузгалып, Сызрань, Волгоградны үтеп Калмыкия, Пятигорск, Владикавказ аша Грузиянең хәрби кичү чигенә барып чыксаң – юлың Төркиягә!

– Грузия хәрби кичүендә тауларны ничек чыгармын дип курыккан идем. Диңгез өстеннән 2550 чакрым күтәреләсе бит, җитмәсә юлның бормалылыгы... Грузия чигендә таможня тәүлек әйләнәсе эшләми, кичке сәгать сигездә ябыла икән. Мин соңга калып барып җиттем. Аптырап басып торам, шунда гына бер кибет бар. Хуҗасы мине күреп чыкты да, сөйләшеп киттек. Әй кунакчыллар да инде! Кибетенә алып кереп кофе пешерде, тәмле сыен куеп, өстәл көйләде. «Аша-эч, син сәфәрче – минем кунагым, савабы сиңа да, миңа да ирешсен!» – ди. Юлда болай кыен булмады. Ирем белән барганда, кунакханәләрдә туктап ял итә идек. Ә үзем генә вакыт үткәрәсем килмәде. Күзгә йокы төшкәч, ягулык салу нокталары янында туктап, черем итеп кенә алдым да шул җитте. Көндез дә, төнлә дә бардым да бардым. Төнлә авыррак булды анысы. Грузиягә кергәч тә машинаны иминиятләштерер­гә кирәк. 31 лари, безнеңчә 800 сумга төшә.  Чикне үткәндә артык тентеп тикшерәләр димәс идем, наркотиклар, корал юкмы дип караштыралар. «Күчтәнәчләр» дип ачып күрсәткәч, күз салдылар да үткәрделәр. Грузиядә гаҗәп, таулары искиткеч. Илне кергәч тә яз каршы алды, бераз баргач бөтен җир ап-ак кар – чын кыш, күпме генә үттем икән, агачлар яфрак ярырга бөреләнгән. Менә нинди хикмәт! Төркиягә кергәч тә кар ишәргә кереште. Ике яклап таулар, иңнәрендә – калын кар! Төркия таулары бүген дә карлы әле, – ди әңгәмәдәшем.

Грузиядән Төркиягә кергәндә дә машинаң иминиятләштерелгән булырга тиеш. Монысы исә Резеда ханымга 9700 сумга төшкән. Төрекләрдә ул 2100 лир йөри, ди. Өч айга гына рәсмиләштерергә дә мөмкин. Ә Арчадан алып Төркиягә кадәр ягулык өчен барлыгы 14 мең сум түләргә туры килгән. 

Резеда ханымның ике кызы да гаиләсе белән Төркиядә яши. Димәк, күчтәнәчсез дә килә алмый. Ә читтә гомер иткән ватандашларыбызны нинди ризыклар сагындыра икән?

– Тозлы балык, икра ашыйсылары килә! Бездә эшләнгән тушенкаларны сагыналар. «Кириешка»ны тансыклыйлар. Ит сораганнар иде, анысын самолет белән генә алып килергә мөмкин бит, өч көнлек юлда бозыла. Балаларга дип карлыган вареньесы сорадылар. Туган-тумачалар өйдә маринадланган помидор, кыяр биреп җибәрде, без уксусны аз салып ясыйбыз, төрекләрнеке безгә артык күп салынган кебек тоела. Төпчегем Гөлия төрек егетендә кияүдә, гаиләсе белән Адана шәһәрендә яшиләр. Нәкъ җир тетрәгән җирдә. Аларның йорты җиде катлы, «аягында» басып калган үзе, ә менә тирә-ягындагы 14 катлы йортлар ишелгән. Әле тагын 5 меңләп йортны сүтәселәре бар, җир тетрәгәннән соң диварларында ярыклар барлыкка килгән. Үз фатирларында яшәргә куркалар, кодагыйның җәйге фатирына күченделәр. Гөлиям керфекләр ясый, кулы белгән эш кайда да ипи ашата. Серкан кияү белән бер бала үстерәләр. Олы кызым да бер ел элек гаиләсе белән Төркия­гә яшәргә килде. Киявем Нияз таксист булып эшли, Алиям акушер-гинеколог, монда тестлар үткәч кенә табиб булып эшли алачак иде, тест үтәсе көнне җир тетрәде дә ярты юлда калды. Тик тормый, берничә төрле массаж ясый. Инде менә яшәү өчен бирелгән рөхсәт кәгазен тагын бер елга озатырлармы-юкмы, вакытлары да бетеп килә. Рамазан беренче сыйныфта укый. Татарча, русча китап­лар алып килдем. Диләрә оныгым балалар бакчасына йөри, ул да быел мәктәпкә керәчәк. Уртанчы кызым Илүзәм ире Евгений белән Казанда яшиләр. Деа­мид исемле уллары бар. Ә мин менә ике арада, ике илдә яшәп ятам, – ди Резеда ханым. 

Төркияне бакча башындагыдай күреп, ерак чакрымнарны якын итүче ханымның «Киа Рио» машинасында берүзе җилдерүе сокландыра. Сүзләре дә хак – самолет белән бер ноктадан икенче ноктага бик тиз барып җитәргә була, әмма күңел ярлы кала. Ә дөнья тирәли дүрт тәгәрмәч өстендә күпме гыйб­рәт, күрәсең! Ял итәргә теләүчеләр өчен дә, миңа калса, бер дигән, экономвариант!

Язмага реакция белдерегез

16

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Бик булган кеше шул ул,минем Резеда дустым

    • аватар Без имени

      2

      0

      Булганнан барда була, сез бик йорэкле ханым. Умница.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Була бит шундый текә хатыннар.

        • аватар Без имени

          2

          0

          Акчан булса бетенен текэ инде,акчасы булмаган кеше Турциядэн квартира ала алмый инде,Арчасында гына Тора....кутен кысып

          Мөһим

          loading