16+

Татарстанда күпьеллык җиләк-җимеш агачлары утыртуга субсидия бирә башлыйлар

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпьеллык җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары утыртуга чыгымнарын өлешчә кайтара башлаячаклар.

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күпьеллык җиләк-җимеш куаклары һәм агачлары утыртуга чыгымнарын өлешчә кайтара башлаячаклар.

Республика Министрлар кабинетының төбәк бюджеты акчалары хисабына аерым юнәлешләр буенча агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме чараларын үзгәртү турында карарын ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин имзалады.

Яңа субсидияләрне алучылар исәбенә шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗалары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары кертелмәгән.

Күпьеллык агачларны утырту, карау һәм төпләү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең чыгымнары 2023 елда ярдәм итү кысаларында кире кайтарылмаган очракта, аларны яңа механизм ярдәмендә кире кайтарып булачак.

Субсидия күләме агымдагы финанс елында яки аңа кадәрге елда күпьеллык җиләк-җимеш агачлары утыртуга чыгымнарның уннан җиде өлешеннән артмый. Ярдәмне алган елның 31 декабренә утыртылган агачлар мәйданы субсидия нәтиҗәсе булып саналачак.Бу хакта "Татар Информ" хәбәр итә. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading