16+

Арендалы фатирның бәясе арзан булачак

Арендага биреләчәк торакны файдаланылышка тапшыру шәһәрдә квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Арендалы фатирның бәясе арзан булачак

Арендага биреләчәк торакны файдаланылышка тапшыру шәһәрдә квалификацияле белгечләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Казанның Журналистлар урамында торак программасының яңасы буенча төзелә торган йортларның берсен караган вакытта Казан мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде. Журналистлар урамындагы торак йорт 44 фатирга исәпләнгән. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов сүзләренчә, биредә барлык эшләр башкарылган, төзекләндерү эшләре тәмамлану алдында.
Мэр берничә фатирны карап чыкты. Аларның барысында да эчке бизәү эшләре инде башкарылган. И.Метшин бүген медицина, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы үсешенә зур акча тотылганын искәртте. Әмма квалификацияле кадрлар җитмәү мәсьәләсе шактый кискен тора. «Медицинада безгә тар төрдәге белгечләр, шәһәр хуҗалыгында квалификацияле кадрлар, шулай ук ишегалды себерүчеләр җитми. Хәзерге вакытта «хезмәт торагы» төшенчәсе юк, әмма шундый зур булмаган аренда фатирлары безгә кирәкле кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк, чөнки торак мәсьәләсе һәрвакыт кискен тора», - диде ул.
«Арендага биреләчәк ике йорт - бу әле беренче карлыгачлар гына. Аренда бәясенең күчемсез милек базарындагы бәядән шактый арзанрак булуы мөһим», - дигән фикердә Илсур Метшин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading