16+

Астыртын коткыларга бирешмик. Бердәм булганда без көчле

Газета укучыларыбыздан 2023 елны нинди уйлар дулкынында йомгаклаулары турында сораштык.

Астыртын коткыларга бирешмик. Бердәм булганда без көчле

Газета укучыларыбыздан 2023 елны нинди уйлар дулкынында йомгаклаулары турында сораштык.

Йосыф Кадыйров, имам-хатип:
—Ходайның һәр бирмеш көненә сөенеп, фани дөньяда үзебезнең бары тик кунак кына булганлыгыбызны белеп яшәргә кирәк. Шуның өчен дә гомерне яхшылыкка омтылып, мөмкинлектән килгәнчә, игелекләр кылып үткәрү мәслихәт. Илебездә милләтара һәм динара татулыкны саклыйк, астыртын коткыларга бирешмик. Бердәм булганда без көчле 

Роза Мөхәммәтҗанова, хезмәт ветераны:
—Ватаныбыз өчен, халкыбыз өчен, дип эшләде безнең буын. Мактау грамотасы алганга да шатландык, чөнки ул коллектив алдында дәрәҗә, хезмәтеңне югары бәяләү иде. Бөтен нәрсәне дә акча белән бәйләп карау дөрес яшәеш түгел. Әлбәттә, муллыкка омтылырга кирәк. Пәйгамбәребез дә “кәсеп итегез”, дип әйтеп калдырган. Ләкин, муллыкка ирешкәндә дә, байлыкларың Ватанга һәм халыкка хезмәт итсен иде.

Лилия Гыймазова, журналист:
—Кышны ярата башладым әле, табигатьнең бу фасылын моңа кадәр бик өнәп бетерми идем. Салкын, юлларны кар күмә. Бактың исә, кыш гаҗәеп матур! Җылы якларда яшәүчеләр күңелдәге мондый хисләрне белми. Кыш көне Россиягә туристлык сәяхәтенә килеп киткән булсалар гына инде. Чаңгыда шуарга яратам. Яңа елга өметләр багълап керәм.

 Айнур Вәлиәхмәтов, тележурналист:
—Себердә, Ерак Көнчыгышта иҗат командировкаларында булам. Россиянең зурлыгын, табигатенең матурлыгын, төрле милләт вәкилләренең кайда да тырышып эшләүләрен күреп горурлык хисләре уяна. Кая гына барсам да, күргәннәремне Татарстан белән чагыштырам. Республикабыз торак һәм юллар төзелешендә, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлегендә күп төбәкләргә үрнәк. Татарстаныбыз яңа үрләргә ирешсен, дус һәм бердәм булыйк!


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading