16+

“Авиациядәге юлымны хатын-кызлар хәл итте”

“Бер самолеттан башланган иде...”, – дип елмаеп искә алды авиация өлкәсендә 51 ел хезмәт куйган Азат Хәким.

“Авиациядәге юлымны хатын-кызлар хәл итте”

“Бер самолеттан башланган иде...”, – дип елмаеп искә алды авиация өлкәсендә 51 ел хезмәт куйган Азат Хәким.

“Бер самолеттан башланган иде...”, – дип елмаеп искә алды авиация өлкәсендә 51 ел хезмәт куйган Азат Хәким. Ул – хыялына тугры калып, күкләрне буйсындырган шәхес. Мал - мөлкәт, дәрәҗә дә аны үзгәрмәгән. Шундый ук гадел, тыйнак һәм төгәл. 

Тәҗрибәле очучы, “Тулпар” авиакомпаниясенә, республикада эшлекле авиациягә нигез салучы, Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре ул. Бүген дә Азат Хәким “Тулпар” авиакомпаниясенең башында тора. Уңыш сере нәрсәдә?  Бу сорауга җавапны без дә эзләп карадык.

“Авиациядәге юлымны хатын-кызлар хәл итте”
Очучы булу теләге белән Азат Хәким балачактан янган. 1961 елның 9 мартында Зәйгә "Чернушка" кушаматлы эт-космонавт капсуласы төшкәннән соң беренче тапкыр вертолет, самолетлар белән күзгә-күз очраша. Соңрак, кечкенә Азатка Ил-14 самолетында әтисе белән башкалага очу бәхете елмайган. Әлеге онытылмаслык мизгелләр тормышын күк белән бәйләүгә тәэсир иткән, күрәсең. Әти-әнисе каршы килсә дә, ул үз сүзендә нык торган.

– Кечкенәдән үзсүзле булдым. Әйттем икән, эшлим. “Ник кирәк ул сиңа? Очучылар көр, сау-сәламәт булырга тиеш, ә син гел чирлисең. Авыл хуҗалыгы буенча укырга керсәң, яхшырак булмасмы?” – дигән иде әнкәй. 12 яшемдә беренче тапкыр самолетка утырдым. Озак ялынганнан соң, әти үзе белән Казанга алырга булды. Безнең рейста әткәйнең танышы икенче пилот иде. Аларның исәнләшүен күреп алгач, кабинага үтәргә рөхсәт сорый башладым. Зәйдән Казанга кадәр пилотларның эшен күзәтеп бардым. “Очучы булам”, – дигән “чир” шунда йокты. Дәвалап булмый торган нәрсә икән ул, – дип елмаеп куйды Азат әфәнде. 
Очучы булу өчен хыял гына аз, төпле белем, сәләт кирәк. Бу яктан да Азат әфәнде үҗәтлек күрсәткән. Башта Казанда ДОСААФ очучылар әзерләүче үзәкне, аннан Бугуруслан очу көллиятен бары яхшы билгеләргә генә тәмамлаган. Студент вакытларын искә алганда Азат әфәнденең йөзендә аеруча җылылык тойдым. Күккә беренче тапкыр күтәрелү тарихын сөйләгәндә дә, аның күзләре янып торды. 

– Беренче укытучым, остазым Светлана Тимофеевна иде. Ул мине самолет йөртергә өйрәтте. Күккә беренче тапкыр үзлектән нәкъ аның белән күтәрелдем. Безнең группада 7 кеше иде. Хатын-кызның эчке сиземләве бар бит, нишләптер Светлана Тимофеева староста итеп мине билгеләде, шуңа күрә һәрвакыт күккә күтәрелүне башлап җибәрдем. Иң беренче очышымда ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыкты. Самолетны утырту вакыты җиткәч, закрылка (самолет канатында урнашкан элемент) ачылмады. Светлана Тимофеева: “Беренче очуыңда ук үзенчәлекле очрак туды. Авиатор булачаксың. Курыкма, җиргә утыру тизлеге зур булачак”, – дип әйтеп куйды. Әлбәттә, ул вакытта каушадым, курыктым. Ә остазым ялгышмады, пилот булып эшләдем, – дип хикәятен башлады ул.

Очу көллиятен тәмамлаган 500 кеше арасыннан бары “5”ле билгеләренә укыган 2 кеше рәтендә Азат Хәким дә булган. Алдагы тормышын ул теләсә кайсы шәһәрдә кора алган. “Алдымда бөтен ишекләр дә ачык иде. Мәскәү дә, Баку да, Тбилиси да...”, – ди Азат әфәнде. Тик... Сөйгән яры, Нурсия ханымның Казанны, туган якны калдырып китәсе килмәгән.

– Ул вакытта очучылар арасында иң популяр булмаган эш урыны Казан иде. Як-40 самолетлары авылларга очты. Ә түләү һавада үткәргән сәгатьләр буенча исәпләнде. Казаннан Чистайга 20 минут очасы. Самолетлар трамвай урынына йөрде. Хезмәт хакы – 210 сум иде. Машина йөртүче булып эшләгән туганым миннән күбрәк акча алды. Әмма таякның ике башы бар. Беренчедән, Казанда самолетлар төрлелеге киң. Икенчедән, һава транспортын авыл полосасына утыртканда җиде кат тирең чыга, шуңа күрә 25 яшемә шактый тәҗрибә туплап өлгердем. Карьера үсеше дә тиз барды. Һәр ялтыраган әйбергә кызыкмаска кирәклегенә шул вакытта төшендем, – дип аңлатып үтте Азат әфәнде.  

Яшь, баскан җиреннән ут чыгара торган командирны тиз күреп алганнар. Азат Хәкимгә 1984 елда “Сокол” тәҗрибә конструкторлык бюросына очучы-сынаучы вазыйфасын тәкъдим иткәннәр. Бу юлы да аңа хатын-кыз ярдәм иткән.

– Авиациядә тормышымны хатын-кызлар хәл итте. Беренче остазым хатын-кыз булгач, егетләр көлде, үземнең дә башта кәеф төште. Ә чынбарлыкта гүзәл затлар, киресенчә, төгәл, таләпчән була. Очучы-сынаучы булуымда да аларның өлеше бар. Казанда эшләгән вакытларда икенче пилотым ялга китте. Аның урынына минем белән очарга, Валентина Желтованы куйдылар. Коллективта 4 ханым эшләде. Алар миннән ике тапкыр өлкәнрәк, әзер командирлар иде. Әмма баш командир хатын-кызларны принципиаль рәвештә икенче пилот итеп кенә куйды. Валентинага очарга мөмкинлек бирдем, ә кәгазьләрне үзем тутырып бардым. Рәхмәт йөзеннән, очучы-сынаучыларны эзләгәндә ул иң беренче чиратта мине тәкъдим иткән. Яшерен җиргә сөйләшергә чакырып алдылар. Очучы-сынаучы вазыйфасы турында хыяллана да алмадым, шуңа күрә каршы килмәдем, – дип искә алды әңгәмәдәшем.

 Очучы-сынаучы буларак үзен үрнәк яктан күрсәткән Азат Хәкимгә тагын бәхет елмая. Аны бер елга Жуковскийга укырга җибәрәләр. Ул вакытта бөтен Советлар Союзына ике елга бер тапкыр 12 очучы-сынаучыны җыйганнар. Иң осталардан авиация элитасы тупланган.

– Советлар Союзы Геройлары арасында йөрдем. “Буран”да очучы Игорь Волк, булачак космоноватлар белән бер ашханәдә ашадык, бер спортзалга йөрдек. Кумирларымны үз күзләрем белән күреп, аралаша алдым. Әкият, могҗиза! Моны башкача аңлатып та булмый төсле, – ди ул. 
Азат Хәкимнең тормыш юлларына күз салганда кызык кына әйбергә тап булдым. Авиация белән бәйле белемнәрдән кала, ул Казан Дәүләт Университетының тарих һәм филология бүлеген тәмамлаган икән.

– Азат Мортазович, тарих укытучысына ни өчен укырга булдыгыз?
– Кечкенәдән тарих белән кызыксындым. Дөресен генә әйткәндә тарих, әдәбият, фәлсәфә кебек фәннәр җиңел бирелде. Яшь чакта шигырьләр дә яза идем. Ә очучы өчен кирәкле булган физика, математика белән авыр дуслаштым. Яхшы билгеләр – бары тырышлык нәтиҗәсе. Университетка укырга очучы формасында килә идем. Укытучылар күп әйбергә күзләрен йомды: “Очып йөргәнсеңдер”, – дияләр иде. Авиация белән юлларыбыз аерылышса, эшсез калмас өчен, күңелгә якын тагын бер һөнәрне алдым. Белем беркайчан да артык булмый, – диде Азат Хәким. 

Самолет очсын өчен, такси ярдәмгә килгән
Яшь чактагы тәҗрибә Азат әфәндегә 30 елдан артык тарихы булган уңышлы бизнес төзергә ярдәм итә. Хәзерге көннәрдә әңгәмәдәшебез кулы астында эшлекле авиациядән кала, самолет, вертолетларга техник хезмәт күрсәтү, һава һәм су транспорты өчен салон ясау, хәтта вертолетларны җыю буенча да оешмалар эшли. Бу – елларга сузылган фидакарь хезмәтнең нәтиҗәләре. Ә бит барысы да җиңел генә булмаган...

– 1991 елның 19 августында “Тулпар” туды. Ул вакытта ил бик авыр хәлдә иде. Күпләр акчасыз, эшсез калды. Бизнес бер самолет—Як-40тан башланды. Эшмәкәрлекне хаклаучы документлар юк диярлек. Тәҗрибә, кадрларга коточкыч кытлык. Үзебез юрист та, бухгалтер да булдык. Кайбер аэропортларда самолетларыбызга ягулык салмыйлар иде. Андый очракларга үзебез белән бер канистра спирт йөрттек. Хәзер дә көлке, кайбер җирдә хәмер өчен 4 тонна ягулык алып булды. Дүрт ел кичләрен таксист булып эшләдем. Шулай акча җыеп, самолетларны очуга әзерләргә акча эзләдем. Белемнәр җитмәгәнгә күрә бик зур сумма штраф килгәне дә булды. Эшмәкәрлеккә юл ябылды дип уйладым. Анысын да хәл итә алдык. Кечкенә адымнар белән яңа белемнәр тупладык, үзебезнең хокукларны, бурычларны өйрәндек. Кеше эшләп торган җирдә авырлыклардан качып китеп булмый. Аларны үз иңнәреңдә кичереп, дөрес сабак алырга кирәк, – диде әңгәмәдәшем. 

Түрәләр дә чират тора...
– Эшмәкәр булып китсәгез дә күкне калдыра алмагансыздыр. Үткәннәрне искә төшереп очучы урынында еш утырасызмы?
– Үземнең самолетым бар иде. Ял итәргә, фикерләрне “чистартырга” кирәк вакытларда күктән дә яхшы ярдәмче юк. Самолетка утыргач, җирдәге авырлыклар вак-төяк кебек тоела. Алар турында уйлап та булмый, эшләргә кирәк. 5 ел самолет йөрткәнем юк. Вакыт җитми. Очучы күнекмәләрне онытмау өчен аена ким дигәндә 20 сәгать очарга тиеш. Төймәләргә басу тәртибе истән чыга. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда мин аларны исемә төшергәнче самолет җиргә төшәчәк. Авиация – уен-көлкене яратмый. Сагындыра инде, очасы килә... Бик теләсәм дә үземә бүтән очмыйм дип сүз бирдем. Авиациядә “ярамый” сүзенә җитди карарга кирәк. 

– Иң яраткан самолетыгыз нинди?
– Як-40. 

– Беренче самолетыгыз, истәлекләр күп булгангамы?
– Миңа ул вакытта 21 яшь булганга. Энергия, көч, яшьлек – символы ул. Эшчәнлеге буенча да гади, уңайлы ясалган транспорт.

– Машина алганда чит илнекен өстен куябыз. Бу вертолет, самолетларга да кагыламы? 
– Һәрвакыт түгел. Үз классы өчен бик ышанычлы Ми-8 вертолеты бар. Бу дөньяда иң киң таралган вертолет иде. Совет заманындагыларын алсак, Як-40, Ту-134. Хәзер чит ил транспортларында күбрәк очабыз, аерып алганда, Бомбардье маркасы. 

– Санкцияләр аркасында җиһазларсыз калмыйсызмы?
– Бу бит бизнес. Җиһазлар кыйммәтрәк, озаграк килә башлады. Тормыш барыбер дәвам итә. 

– Бөкедә утырган вакытларда бер вертолет алып җибәрсәң иде дигән уйлар килә. Кыйбатка төшәчәкме?
 – Вертолетның бер генә җиһазын төзәтер өчен миллионнар китә. Машинаның бер детале эшләмәгәнгә күз йомып торып булса, һава транспортында җитешсезлек һәлакәткә китерәчәк. Шуннан исәпләп карагыз инде.

– Ни өчен нәкъ эшлекле авиациягә тукталдыгыз?
– 2003-2006 елларда Мәскәүдә “Карат” авиакомпаниясен сатып алган идек. Көндәлек 19 рейс ясап тордык. Һәр рейста йөзләгән кешеләрне төрле илләргә алып бардык. Бу юнәлештә төп уенчылар билгеле булгач (Аэрофлот, S7 кебек гигантлар турында сүз), аларга көндәшлек күрсәтүнең мәгънәсе калмады. Эшлекле авиациядә мөмкинлекләрне чынга ашырырга керештем.

– Түрәләр белән эшләү кыенмы?
– Әлбәттә, бу үзенчәлекле бизнес. Җиңел дип әйтә алмыйм. Без Россиядә иң беренчеләрдән булып эшлекле авиация юнәлешендә үсеш ала башладык. Хәзер рус телендә әйтмешли, “любой каприз, за ваши деньги”.

– Ә мондый очракны күз алдына китерик. Түрәләрнең берсенә ашыгыч рәвештә самолет кирәк булды. Акчасын да түли. Сез аңа табып бирә аласызмы?
– Буш транспорт юк икән, гафу. Алдан заказ бирелгән булса, бер кыенлык та килеп чыкмаячак. Түрәгә кирәк дип, алдан сөйләшкән кешедән самолет тартып алу мөмкин түгел. Кем булса да, чиратта торырга туры киләчәк. Бөтен клиентка бертөсле карыйм. Мине шуңа күрә “коммунист” дип атыйлар. Дуслардан кала, дошманнар, көнләшүчеләр дә җитәрлек.

 – Сатлыкҗаннар белән очрашканыгыз булдымы?
– Кызганыч, очрашырга туры килә. Авыр хәлдә ташлап киткән чакларны искә аласым килми. Үткән – беткән. Һәрвакыт Ходай ярдәмгә килде. Беркемгә начарлык эшләгәнем булмагач, ул ярдәменнән калдырмый. 

– Акчага кызыккан вакытларны искә төшерә аласызмы?
– Акча – корал. Аны дөрес тотарга кирәк. Беренче эшләнгән акчага очучыларга автобус, кечкенә генә эш бүлмәсе алдым. Зур бизнес ясыйсыгыз килсә, башлаган чорда акчаны эшкә кертергә кирәк. Керем килә башлагач, аннан 10 процентны калдырырга мөмкин. Калганын акыл белән оешма мәнфәгатьләре өчен тотарга зарур.

– Авиациядә акча эшләп буламы?
– Авиацияне бик нык яратырга кирәк. Күкне яратмаганнарның бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Бу – табигать биргән байлыкларны куллану белән бер түгел. Бөтен әйберне баштан үткәрергә кирәк. Очучы булгач, мин бу бизнесның ничек эшләргә тиешлеген аңлыйм. Һәр җитәкче эшен беренче баскычлардан башлаган очракта бизнес күпкә уңышлы булачак. 

“Андый җәрәһәтләр белән яшәү мөмкин түгел дип әйттеләр”
Чәй эчкән арада Азат Мортазович белән истәлекле фотосурәтләр карап алдык. Аларны күргәч, әңгәмәдәшемә ак көнчелек уянды. “Дусларым”, –  дип әйткән кешеләре арасында бүгенге көннең "Королев"лары атаклы конструкторлар Александр Иноземцев, Евгений Марчуков. Танылган Мариинский театр дирижёры Валерий Гергиев, Россия геройлары, очучы-сынаучылар Венер Мөхәммәтгәрәев, Марат Алыков... Һәр фотода тарихта эз калдырган шәхесләр. Дусларына көнләшеп карарлык. Ә Азат әфәнде мин сорамасам бу  хакта сүз дә кузгатмас иде. Мактанырга яратмый, тыйнак – холкы шундый. 
(рәсемдә  атаклы конструкторлар Александр Иноземцев, Евгений Марчуков)
 (рәсемдә  Россия геройлары, очучы-сынаучылар Венер Мөхәммәтгәрәев, Марат Алыков)

Азат Хәким тормыш иптәше Нурсия ханым белән 45 ел бергә гомер итәләр икән. “Нурсия хыялларыма беркайчан каршы килмәде. Барысын да аңлады”, –  дип әйтә ул. 

Нурсия ханым белән Азат әфәнденең мәхәббәт тарихында да авиациягә урын бар. “Сөйгәнем белән туганнар аша таныштык. Ул вакытта өр-яңа очучы формасын биргәннәр иде. Мин туган апа белән кунакка бардым. Кем уйлаган тормыш иптәшемне шунда очратырмын дип. Нурсия өстәл әзерли, мине күрү белән кызара, ояла. Энҗе апа: “Нурсиягә бик ошадың бугай. Үзенә урын таба алмый”, –  диде. Шул көнне таныштык та, бүтән очрашмадык. Ул вакытта хат язышалар иде. Бер ел бер-беребезгә хат яздык. Мин укуны 17 июньдә тәмамладым, ә 23 июньдә без Нурсия белән гаилә кордык. Казанга килеп хәләлеме таптым, беренче кичне үк: “Әйдә өйләнешәбез”, –  дидем. Менә шулай тизме, дип авызын ачып карап торды. Ә ник сузарга соң? Ходайга мең рәхмәт, 45 ел бер-беребезгә таяныч булып яшибез”, –  диде Азат Мортазович. 

Азат Хәкимнең ике улы, Тимур һәм Айдар, шулай ук эшмәкәрлек юлында үзләрен эзли. 

–  Балаларыма кайгырырга сәбәп юк. Аларга: “Әтиегез салым түләмәде, акча урлады”, –  дип әйтүче булмаячак. Вөҗданым чиста. Әйе, авыр булды, намусым тапланмады, –  ди ул. рәсемдә: Шевцов Владимир (Татарстанның элекке премьер-министр урынбасары), аның тормыш иптәше Нурия, Азат Хәкимнең хатыны Нурсия ханым һәм Азат Хәким.

Уңышлы бизнес, гаилә... Азат Хәкимнең тормышын хыялга тиңләп була. Әмма язмыш әзерләгән сынаулардан беркем дә кача алмый. Әңгәмәдәшемнең дә тормышында андый вакыйгалар аз булмаган. Үз балаңа төшкән авырлыклар һәр ата-ана йөрәгендә уелып каладыр...
–  1994 ел авыр хәлләр, югалтулар белән истә калды. Аларны хәзер дә онытып булмый. Өлкән улым, юл һәлакәтенә очрады. 17 көн аңсыз хастаханәдә ятты. “Андый җәрәһәтләр белән яшәү мөмкин түгел”, –  дип әйттеләр. Ул вакыттагы халәтеме сүз белән аңлата торган түгел. Төннәрен реанимациядә үткәрдек, ә иртән эшкә барырга кирәк. Шул ук елны сөйгән ярымның әтисе бакыйлыкка күчте. Шөкер, улым уянды, әкрен генә аякка басты. Андый авырлыкларны күргәннән соң, Ходайга барысы да яхшы булган вакытларда “рәхмәт” әйтергә өйрәнәсең, –  дип йомгаклап куйды әңгәмәдәшем. 

Авыл мәчетен Австралиядән кунаклар ача

Азат Хәким әти-әниләренең туган ягында, Зәй районы Югары Мәлем авылында,  мәчет тә җиткергән.
– 1996 елда Әнвәр абый (әтисенең энесе) ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. “Мәчет төзергә кирпеч юк, булыша алмассыңмы?” – диде. Ул вакытта акча белән дә хәлләр яхшыдан түгел иде. Бөтен булганны җыеп бирдем. Кирпечләр булды, ә аннары түбәсен һәм башкаларын да ясаттым. Кыскасы: бер тотынгач, мәчет төзеп чыктык. Тормыш иптәшем белән мәчеттә обой ябыштырганнар әле дә хәтердә. 1997 елның 23 августында мәчет ачылды, –  диде Азат әфәнде.

 Мәчет ачылышында мәртәбәле кунаклар күп булган. Ерак араларны якын итеп, хәтта Австралиядән дә милләттәшләребез килгән. Ә бу бит гап-гади авыл мәчете...

 

– Австралиядә татарлар бик күп яши. Алар белән тыгыз аралаштык, кунакка йөрештек. Австралиядә яшәгән якыныбыз, Сәгыйт абыйның, мәчет ачу хыялы бар иде. Бу теләкне үтәргә булдым. Сәгыйт абыйны авыл мәчетен ачарга чакырдым. Мәчет ачу – үзе бер Сабан туе хәтле узды, –  дип искә алды эшмәкәр. 
Азат Хәким төзелгән мәчетне бүген дә онытмый. Бу елны бинада яңарту эшләре гөрләп узган. Мәчет янында Бөек Җиңүгә багышланган батырлар сурәтләре белән һәйкәл тора.

–  Җиңүнең 75 еллыгына иске һәйкәлне яңарту өчен 150 мең акча биргәннәр. Ә ул һәйкәлнең яңартыр җире дә юк диярлек. Хәзер ямап куйган әйбер, бер-ике елдан тагын шул ук халәткә кайтачак. Ясасаң, җиренә җиткереп башкарасы инде. Пандемия вакытында, бөтен фотоларны җыеп, артык сүзсез һәйкәл ясаттык. Анда да кайбер кешеләрдән рәхмәт урынына: “Ник боздыгыз?” – дигән сүзләр ишеттем, –  дип әйтеп куйды әңгәмәдәшем. 
Мәчет янында горур чыршыларны да Азат Хәким үз куллары белән утырткан. Ни кызганыч, авыл кешеләре өмәдә катнашмаган диярлек. 

–  Мин бу авылда тумадым, яшәмәдем. Җәйге ялга кунакка кайткан егет бит. Авыл халкының (бөтен кеше турында әйтмим) битарафлыгы шаккаттырды. Мәчетне, һәйкәлне матурлык өчен ясамыйм. Халыкта әхлак, рухи дөнья үссен дип тырышам. Мәчет төзелешенә хәрәм акча кермәде. Барысы да үзем эшләп тапкан табыш. Тәүге тапкыр кайткач, бер үзем мәчеткә кердем. Күңелгә шундый тыныч, рәхәт булып китте. Халык күбрәк йөрсен иде, – диде Азат әфәнде. 

Агач җимеше белән, адәм эше белән
Азат Хәкимнең җитәкчелегендә эшләүче бер оешмада мин дә булып кайттым. Хәзер “Тулпар”лар һавада гына түгел, суда да икән. Самолет эчләреннән кала, кораблар каюталары ясау да гөрләп бара. Уйлап карасаң эшчеләр махсус станокларда чын чимал белән эш итә, ә идәндә бер тузан да юк. Ак идәндә хәтта аяк эзләре дә күренми. Барысы үз урынында, тәртиптә. Кораб каютасына да аяк бастым. Чит илдәге ял йортларындагы бүлмәләр кебек чиста һәм пөхтә. Ә иң кызыгы тыштан кечкенә генә тоелган бүлмә эченә йокы урыннары, хәтта юыну урыны да сыйган. Тагын бер әйбергә игътибар бирдем: эшчеләр җитәкче килде дип, аягүрә елмаешып басып тормады. Һәркем үз эшен дәвам итте, “Тикшерү килде”, – дип кайгыручы күренмәде. Димәк, җитәкче эшчәнлекне шулай төзегән.

Төгәллек һәм чисталык.
Азат әфәнде иҗади күңеленә дә иркенлек бирергә өлгергән. Оешмалар янында кафе ясап куйган. Анда да авиациядән башка булдыра алмаган. “Авиагурман” кафесы самолетны хәтерләтә. Өскә карасаң да, як-ягыңда да самолетлар. Һавага күтәрелгән кебек булдым. Бу эш белән Азат Хәким пандемия чорында мавыккан. “Бөтен дизайнны үзем ясадым”, – диде ул. 

Яңа пешкән ризыклар авыз итүдән баш тартып булмады. Тагын бер әйбергә игътибар иттем: Азат әфәнде үзенең кафесында ашаганы өчен акча түләде. Минем шаккаткан йөзне күреп, ул аңлатып китте: “Бушлай бүләк итәрдәй булгач, оешмада хисап юк дигән сүз. Ашханәдән бушка ризык алмыйм”. Тәмләп ашагач, Азат әфәнде тагын 25 өчпочмак сорап алды: үзе белән эшләүче хезмәткәрләрен сыйлап кына тора икән. Аның башкаларга карата игътибарлы, гадел булуын беренче карашка сизелми торган гамәлләр исбатлый. Азат Хәкимнең үзенчәлекле тормыш юлы буенча сәяхәт ясагач, күңелдә соклану хисләре уянды. Кайда һәм кайчан гына булса да, ул кеше булып кала алган. Кешелеклелеген югалтмаган.

Язмага реакция белдерегез

16

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Сөбханалла машалла. Хөрмәткә лаек шәхес

    • аватар Без имени

      1

      0

      Азат Муртазовичнын, тормыш hэм эш юллары чыннан да сокландырырлык, урнэк алырлык. Рухын беркайчан да тошерми торган шэхес ул.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Дорес сузлэр! Сэламэтлек, килэчэктэ дэ унышлы юллар сина Азат абый!

        • аватар Без имени

          1

          0

          Бик көчле шәхес Мин аны бик якын беләм

          • аватар Без имени

            1

            0

            Мондый легендар, искитмәле шәхес турында бар республикага белгеткәне өчен автор - Илгизә Галиуллинага зур рәхмәт!

            Мөһим

            loading