16+

Австралия Кыш Бабае Казанга килеп җиткән?

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремленең Артиллерия ишегалды музее "Австралия Кыш Бабае ничек Казанга килеп җиткән"леге турындагы яңа ел тамашасы күрсәтә.

Австралия Кыш Бабае Казанга килеп җиткән?

Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремленең Артиллерия ишегалды музее "Австралия Кыш Бабае ничек Казанга килеп җиткән"леге турындагы яңа ел тамашасы күрсәтә.

Музейга килүчеләр шулай ук элеккеге чыршы уенчыклары, открыткалар белән бизәлгән "Иске Яңа ел" күргәзмәсен дә күрә ала, истәлеккә сувенирлар алу, фотосессия ясау һәм Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән күрешү мөмкинлеге дә булачак.

Яңа ел тамашасы ничек Кыш Бабайның эссе Автсралиядән, балаларны котлау өчен, Казанга килеп җитүен сөйләячәк. Шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары 9 гыйнварда әкияти спектакльне карый һәм бәйрәмдә катнаша ала. Тамаша 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уза, катнашу өчен алдан (843) 567-81-60, 567-81-61, +7919-691-17-34 телефон номерлары буенча язылу сорала, дип хәбәр итә "Казан-Кремле" музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading