16+

«Автодория» радар-детекторларны файдасыз әйбергә әйләндерә

Республикада юл-транспорт хәрәкәтен көйләүдә яңадан-яңа технологияләр кулланышка кертелеп тора. «Автодория» аппарат-программа комплексы - моңа бер мисал.

«Автодория» радар-детекторларны файдасыз әйбергә әйләндерә

Республикада юл-транспорт хәрәкәтен көйләүдә яңадан-яңа технологияләр кулланышка кертелеп тора. «Автодория» аппарат-программа комплексы - моңа бер мисал.

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның 75 процентын фото-видео камералар терки. Сәфәрдән кайтуыңа 3-4 көн узуга, артыңнан «бәхет хаты» килеп тә җитә.
- «Автодория» аппараты автотрассада яки урамда ике урынга урнаштырыла. Беренче камера транспорт чарасын терки дә ГЛОНАСС/GPS аша икенче камерага тапшыра. Әгәр автомобиль теге яки бу юл участогын рөхсәт ителгән тизлекне арттырып узса, камера аны штрафка язып куя. Элеккеге фототеркәгеч камералар фәкать бер ноктаны гына күзәтергә сәләтле иде. Автомобиль йөртүченең, камераны узып киткәч, тизлекне арттыруы сер түгел. «Автодория»не исә алдап булмый. Моңа кадәр кулланыштагы фототеркәгеч камералар нык пычранган автомобиль саннарын укый алмый, радар-детектор дулкынына да тотыла иде. «Автодория» аппараты пычрак саннарны да үтәли күрә һәм, нурланыш ысулында эшләмәгәнлектән, радар-детекторларга сизелми. Димәк, штрафтан котылып калулар бетәчәк, радар-детекторлар файдасыз әйбергә әйләнәчәк, - дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.
«Автодория» камералары Казанда Миллениум күперендә, Урман аръягы (Залесный) бистәсендә, Лаеш районының Сокуры авылында эшли. Әлеге аппаратлар М-7 «Волга» автотрассасында, Набережные Моркваши авылыннан башлап Ульяновск борылышына кадәрге арада, юлның буеннан-буена урнаштырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading