16+

Авылдан килгән биш бала әтисе "Пилигримм" турында: «Искиткеч тамашага таң калдык!»

26 июльдә «Татнефть-Арена»да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнгән «Пилигрим» тамашасын хәйрия максатында күрсәттеләр. Бәйрәм чарасын бөтен республикадан җыелган 8100 кеше тамаша кылды: ятим һәм инвалид балалар, интернатларда тәрбия­ләнүчеләр, күпбалалы гаиләләр, талантлы балалар, кечкенә спортчылар, 2015 елда Көньяк Кореяда узган Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчеләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары...

Авылдан килгән биш бала әтисе "Пилигримм" турында:   «Искиткеч тамашага таң калдык!»

26 июльдә «Татнефть-Арена»да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнгән «Пилигрим» тамашасын хәйрия максатында күрсәттеләр. Бәйрәм чарасын бөтен республикадан җыелган 8100 кеше тамаша кылды: ятим һәм инвалид балалар, интернатларда тәрбия­ләнүчеләр, күпбалалы гаиләләр, талантлы балалар, кечкенә спортчылар, 2015 елда Көньяк Кореяда узган Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчеләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары...

26 июльдә «Татнефть-Арена»да Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылышына әзерләнгән «Пилигрим» тамашасын хәйрия максатында күрсәттеләр. Бәйрәм чарасын бөтен республикадан җыелган 8100 кеше тамаша кылды: ятим һәм инвалид балалар, интернатларда тәрбия­ләнүчеләр, күпбалалы гаиләләр, талантлы балалар, кечкенә спортчылар, 2015 елда Көньяк Кореяда узган Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчеләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары һ.б. Аларга күз явын алырлык тамаша Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча бушлай күрсәтелде.
Рөстәм Миңнехановның кунакларга атап язылган сәлам хатын Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин укыды:
- Казанда үтә торган чемпионат - дөньяда иң әһәмиятле һәм киңкүләм спорт чараларының берсе. Безгә көчтә, чыдамлыкта һәм осталыкта ярышырга дип 190 илдән иң яхшы спортчылар җыелды. Россияне 102 спортчы тәкъдим итә, шуларның 12се - татарстанлылар. Аларның уңышлы чыгыш ясау­ларын һәм җиңүгә ирешүләрен телим! Бүгенге бәйрәм кунаклары - шулай ук җиңүчеләр, алар белән бөтен республика горурлана. Тамашага килгән барлык кешеләргә көндәлек хезмәтләре, җиңүләре һәм яраткан республикабызның иминлеге өчен куйган тырышлыклары өчен рәхмәтемне җиткерәм, - дип язылган Татарстан лидеры мөрәҗәгатендә.
Хәйрия тамашасы бөтен дөнья буенча берничә йөз миллион телетамашачы караган Казандагы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылганчы күрсәтелде. Бердәнбер аерма - катнашучы илләр парады һәм тантаналы чыгышлар булмады. Исегезгә төшерәбез, «Пилигрим» дип аталган шоу татарстанлылар һәм республика кунакларына сигез тапкыр кабатлап, шул исәптән берсе хәйрия йөзеннән күрсәтеләчәк. Икенче августка кадәр һәр көнне 18.00дә «Татнефть-Арена» сезне искитмәле шоуга көтеп кала. Тамашачылар сүзенә караганда, телевизион трансляция бәйрәмдә алган тәэсирләрне берничек тә алыштыра алмый.
- Искиткеч матур тамаша булды, таң калдык, - дип сөйли күпбалалы гаилә башлыгы Булат Зыятдинов - Башта Универсиаданы, аннары Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын оештыручыларга рәхмәт белдерәм, инде менә Футбол буенча дөнья чемпионатын көтәбез. Бүгенге шоуны барыбыз өчен дә бик шәп бүләк буларак кабул итәм. Моның өчен Президент Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт!
Булат Зыятдинов хатыны Фәния белән Балтач районы, Карадуган авылында биш бала тәрбияли. Аларның фикеренчә, дөньякүләм спорт ярышларына әзерлек барышында Казан нык үзгәргән: шәһәр буенча хәрәкәт итү җиңелләшкән, стадионнар, бассейннар һәм башка спорт корылмалары барлыкка килгән. Әлеге чемпионатта Зыятдиновлар балалары белән бергә йөзү буенча ярышларны карарга җыена.
Балтач районы кунаклары сүзенә караганда, республика җитәкчелеге һәм шәхсән Рөстәм Миңнеханов Казанда гына түгел, башка шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә дә спортны үстерүгә зур игътибар бирә.
- Безнең авылда спорт һәм балалар мәйданчыгы төзеделәр. Һәр көнне кичке якта яшьләр мини-футбол, волейбол, кышын хоккей уйный. Районыбызда әлегә бассейн юк, ләкин күрше-тирә районнарда бар. Балтачта да булыр, дип ышанабыз, бассейн проектын инде раслаганнар дип тә ишеттем, - дип сөйләде Булат Зыятдинов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading