16+

Авыл имамы хәрбиләргә бияләйләр бәйли

Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылы имамы Габделхәй абый Сабиров Украинада махсус операөиядә катнашучы Россия хәрбиләренә бияләйләр бәйләп җибәргән. 

Авыл имамы хәрбиләргә бияләйләр бәйли

Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылы имамы Габделхәй абый Сабиров Украинада махсус операөиядә катнашучы Россия хәрбиләренә бияләйләр бәйләп җибәргән. 

Хатыны Гөлнур апа да, кызлары белән уллары да, оныклары да ул бәйләгән оекбаш-бияләйләрне киеп йөри. 
Тиздән 71 яшен тутырачак Габделхәй абый бала вакытта ук бәйләргә өйрәнгән.

– Без гаиләдә биш бала үстек: дүрт кыз да мин. Әни кыз туганнарымны үзе янына утыртып, бәйләргә өйрәтә иде. Мин дә аларга ияреп бәйли башладым. Шуннан бирле кулымнан бәйләү энәләренең төшкәне юк. Мәктәптә укыганда да бәйләдем. Апаларым үзләре бәйләргә иренә, ә мин бәйләп куйган оекбашларны киеп китәләр иде. Армиядә дә бәйләргә туры килде әле. Шарфны сүтеп, өч пар бармакчалы бияләйләр бәйләдем, – дип сөйли ул. 

Габделхәй абый Гөлнур апа белән бергә кофталарга кадәр бәйли. Алгы ягын Гөлнур апа бәйләсә, артын – үзе. Җиңнәрен дә бүлешеп бәйләп куялар. 
Кызлары Ләйсән белән Алсу, уллары Альберт бәйли дә, тегә дә белә. Зур әтиләре бәйләгәндә каникулга кайткан оныклар да аның янына җыелышып бәйләргә өйрәнә икән. Ә ул эштән бушаган арада гел бәйләүгә утыра, телевизор караганда да кулынан җеп белән энәләре төшми. Яңа елга оныкларына бияләйләр бәйләргә иң матур төстәге җепләр дә алып куйдым, ди ул. 

Габделхәй абый гомер буе колхозда эшләгән. Пенсиягә чыккач, мәчеткә йөри башлаган. Ике-өч ел элек авылда имам итеп куйганнар.

– Бәйләүдән тыш, тегә дә белә ул. Эш бияләйләре тегә, чалбарларын кыскартып кия. Аллаһка шөкер, иремнән уңдым, – дип елмая Гөлнур апа.
Бу көннәрдә Габделхәй абый мобилизацияләнгән солдатларга өч бармаклы бияләйләр бәйләгән. Унбер парын районга алып барып тапшырган да инде. Бияләйләр эченә Гөлнур апа солдатларга атап язылган хатларын да салып куйган. Исән-имин йөреп кайтсыннар иде, ди алар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading