16+

Бәяләр, яңа төрле ял, аниматор вожатый: быел лагерьлар мәдәни үзәкләрдә дә оештырыла

Татарстан Дәүләт Советында депутатлар балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Бәяләр, яңа төрле ял, аниматор вожатый: быел лагерьлар мәдәни үзәкләрдә дә оештырыла

Татарстан Дәүләт Советында депутатлар балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков хәбәр иткәнчә, быел балаларның җәйге һәм сәламәтләндерү ялына республика бюджетыннан 2,5 миллиард сум акча биреләчәк. Монанн тыш федераль бюджеттан өстәмә 120 миллион сумга якын акча җәлеп ителә.
-    Җәйге лагерьларда барлыгы 172 мең бала ял итәчәк. Иң популяр ял - Кара диңгез яр буендагы лагерьларга 7 меңнән артык бала җибәрү ниятләнелә. Мобилизацияләнүчеләрнең балалары өчен ял оештыру – өстенлекле юнәлеш булып тора. Җәйге чорда ул 2 605 баланы колачлаячак. Моның өчен 59 миллион сум акча бүлеп бирелде, - диде Денис Лулаков Социаль сәясәт комитеты утырышында.
Быелгы җәйге ялны оештыруга яңалык та кертелгән. Мәктәп яны лагерьларыннан тыш, алар мәдәни үзәкләрдә дә оештырылачак.
- Яшел Үзән һәм Алабугада мәдәни үсеш үзәкләре бар. Аларда көндезге лагерь ачу өчен инфраструктур шартлар тудырылды. Бу мәктәп яны түгел, учреждение каршындагы лагерь була. Өч йөз бала өчен алты смена оештырылачак. Бу - безнең өчен яңа әйбер. Уңышлы эшләп китсә, аны бөтен республикага таратачакбыз, - дип сөйләде спикер.
Мөмкинлекләре чикле балалар турында да онытмаячаклар. Быел шундый 2,5 мең бала ял итәчәк. Мисал өчен: 2022 елда нибары 500 бала булган. 
Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән 462 бала киләчәк. Алар Кырымдагы "Сәләт" яшьләр үзәгендә ял итәр дип көтелә.
Денис Лулаков билгеләп үткәнчә, лагерьларда иминлекне тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Куркынычсызлык мәсьәләләре буенча һәр смена өчен махсус укулар оештырылачак.
Кадрларга килгәндә,1,5 мең кеше вожатыйлыкка укыган.  
-    Лагерьда төп кеше алар. Кәеф өчен дә, тәрбия өчен дә җавап бирәләр. Балаларны автобустан ук каршы алып, смена дәвамында алар белән булалар. Вожатый укытучы да, остаз да, аниматор да, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина сүзләренчә, профильле лагерьларда 103 меңнән артык бала ял итәчәк. 81 меңнән артыгы – көндезге мәктәп яны лагерьларында, 11 315 е - хезмәт һәм ял лагерьларында. 
Депутатлар Кара диңгез буендагы ялның ничә умга төшәчәге белән кызыкынды. 
Анда коммерцияле ял 19 мең сум тора, монда юл бәясе кермәгән. Профильле ярдәм алучы аерым категория балаларга ял бушка, Юл бәясе әти-әниләре кесәсеннән, ул якынча 17-19 мең сум. Үзебездәге муниципаль ял кимендә 4 мең сум. Кайбер районнарда - 6-8 мең. 13 меңлеге дә бар. Уртача 20 мең сум дип алырга була. Коммерцияле структура 40 мең сумнан башлап 60 меңгә кадәр, -  дип ачыклык кертте Денис Лулаков.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading