16+

«Балаларыбызны этләргә ашатыр өчен тапмадык»

Яшел Үзән районының Городище авылыннан дүрт чакрым ераклыктагы Мулла иле авылы мәктәбенә чыгып киткән 7-8 яшьлек өч баланы көчле җил юл читенә тәгәрәтеп төшергән. Куркышып, агачлар арасына кереп ышыкланган сабыйлар, ярый әле, кәрәзле телефоннан әниләренә хәбәр сала алганнар. Бу кечкенә балалар уку елы барышында һәр көнне хәвефле юлга кузгалырга мәҗбүрләр.

«Балаларыбызны этләргә ашатыр өчен тапмадык»

Яшел Үзән районының Городище авылыннан дүрт чакрым ераклыктагы Мулла иле авылы мәктәбенә чыгып киткән 7-8 яшьлек өч баланы көчле җил юл читенә тәгәрәтеп төшергән. Куркышып, агачлар арасына кереп ышыкланган сабыйлар, ярый әле, кәрәзле телефоннан әниләренә хәбәр сала алганнар. Бу кечкенә балалар уку елы барышында һәр көнне хәвефле юлга кузгалырга мәҗбүрләр.

Городище авылы әниләре: "Балаларыбызны этләргә ашатыр өчен тапмадык, ләбаса", - дип, күз яшьләрен сөртә-сөртә, мәктәп автобусы сорыйлар.
- Ферма тирәсе хуҗасыз этләр белән тулы, кырда төлкеләр дә, кабан дуңгызлары да бар. Минем машинам юк, баланы күрше авыл юлына котым очып, чыгарып җибәрәм, - ди Ләйсән Гафиятуллина.

- Безнең машина бар, ләкин ул ватык һәм иске. Асфальт кибеткә кадәр генә түшәлгән, безнең өйгә кадәрге 500 метр ара- үзәнлекле балчык юл, аны су баса. Кышкы чорда асфальт юлдагы кар кибеткә кадәр генә чистартыла, - дип эләктереп ала Наталья Сюськина. - Городище авылына тоташкан асфальт юлда юл билгеләре бар, юл киңлеге 5 метр. Һава торышы бик начар булып, балаларыбыз Мулла иленә мәктәпкә бара алмаган көннәрдә без-өч әни җыелышып, "дәрес" үткәрәбез. Безнең балаларыбыз шул ук балалар, аларның чын укытучылардан белем алуларын телибез.

- Норлат авылыннан балаларны Мулла иле мәктәбенә автобус йөртә. Безгә дә автобус килсен. Хуҗасыз этләр өере балаларыбызны таларлар дип куркабыз, - ди Диана Фәттахова.
Городище авылы балалары мәсьәләсен беренче булып пенсионер укытучы Лариса Камилева күтәреп чыккан.
- Казанда яшим, Мулла иле авылында өй алдык. Кышкы буранннарда, көзге салкын яңгырларда Городище авылыннан килүче нәниләрне күреп, бик кызгандым. Автобус билгеләүләрен үтенеп, хакимият органнарына хатлар җибәрдем, - ди Лариса ханым.

Городище авылы әниләре, җәмәгать активисты Камилева тәкъдимендә, Татарстан Республикасы Конституция судына гариза язган. Яшел Үзән шәһәрендә 22 мартта Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов рәислегендә ачык утырыш булды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада мәктәп автобусларын нәтиҗәле файдалану турындагы 2006 елның 3 августында кабул ителгән 400нче санлы һәм мәктәп автобуслары маршрутларын ачу турындагы 2010 елның 3 августында кабул ителгән 615 санлы карарларына кагылышлы гомум сөйләшү булды. Конституция судының көн тәртибе тәгаен рәвештә Городище авылы белән Мулла иле авылы арасында мәктәп автобусы маршруты ачу мәсьәләсенә кагылмаганлыктан, утырышка Яшел Үзән районы башкарма комитеты һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырылмаган иде. Утырышта Городище авылылыннан Ләйсән Гафиятуллина, Наталья Сюськина һәм Диана Фәттаховага да сүз бирелде. Алар үзләренең зарларын сөйләделәр, мәктәп автобусы йөртүне сорадылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе Денис Абдуллин Городище авылына мәктәп автобусы маршруты ачу турындагы мәсьәлә ныклап өйрәнеләчәк, дип ышандырды.

- Городище авылына тоташкан юлга техник сыйфатлары турындагы акт дөрес тутырылмаган, - дип белдерде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче киңәшчесе Әлфия Кәримова.
Министрлыкның автомобиль юллары бүлеге җитәкчесе Олег Казеннов хөкемдарларга: "Городищега тоташкан юлның гомүм киңлеге 7,5 метр, асфальт түшәлгән өлеше 4,5 метр. Юл бишенче категориядә, автобус йөреше өчен яраклы. Юлга акт әзерләү мәсәләсендә Яшел Үзән районы башкарма комитеты республиканың Транспорт министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тиеш", - дип белдерде.

Мәгариф һәм фән министрлыгы белән транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең Городище авылына мәктәп автобусы маршруты ачылмауның сәбәбен бер-берсенә аударып утырулары Конституция суды хөкемдары Рәшит Фәдретдиновка ошамады.

- Хөкүмәт бер, ә министрлыкларның хезмәттәшлеге түбән, - дип, канәгатьсезлеген сиздерде ул министрлыклар юристларының үзара сүз көрәштерүләренә мөнәсәбәттә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аппаратының бүлек җитәкчесе Исрафил Фәттахов белән Министрлар Кабинеты аппаратының хокук идарәсе җитәкчесе урынбасары Юлия Олонова чыгышларында яңгыраганча, мәктәп автобусы маршруты ачуга, хәрәкәтне оештыруга Яшел Үзән районы башкарма комитеты җаваплы.
Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов йомгак ясап әйткәнчә, тикшерелгән мәсьәлә буенча карар ябык утырышта бер ай эчендә кабул ителәчәк. Карар белән соңрак таныштырырбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading