16+

Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 74 карар юкка чыгарылган

Республикада ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруның уңай тенденциясе саклана, әлеге категориядәге балаларның 94 проценты опекуннар, тәрбиягә һәм уллыкка алучылар гаиләләрдә яши. 

- Шул ук вакытта икенчел ятимлек күрсәткечләре югары булып кала бирә: баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 74 карар юкка чыгарылган, шуларның 57 проценты – тәрбиягә ала торган гаиләгә, -дип хәбәр итте Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында. - Карарларны гамәлдән чыгаруның 18 очрагы опека һәм попечительлек органы инициативасы буенча. Тәрбиягә алучы гаилә инициативасы буенча - 41 очрак. Болар барысы да кандидатлар әзерләүнең сыйфаты югары булмау, кайбер кандидатлар мәктәпне формаль рәвештә узуы турында сөйли. Әлеге вазгыять балаларны тәрбиягә алучы гаиләләрдән дәүләт оешмаларына кайтару очракларын анализлау буенча муниципаль эксперт комиссияләренең эшчәнлекләрен, мондый очраклар белән эшләүче хезмәткәрләр әзерләүнең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча системалы чаралар күрүне таләп итә.
Ирина Волынец: «Моргенштерн делает крутым насилие, распущенность, алкоголизм»

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading