16+

«Барысы да яхшы булачак, кайгырмагыз!» – дип мәңгелеккә хушлаштылар

Якшәмбе иртәсендә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының фаҗигагә тару сәбәпләре тикшерелә. Баштарак теракт булу ихтималын әйткән булсалар да, хәзер ул төп сәбәп буларак каралмый.

«Барысы да яхшы булачак, кайгырмагыз!» – дип мәңгелеккә хушлаштылар

Якшәмбе иртәсендә һәлакәткә очраган Ту-154 очкычының фаҗигагә тару сәбәпләре тикшерелә. Баштарак теракт булу ихтималын әйткән булсалар да, хәзер ул төп сәбәп буларак каралмый.

Тикшерүчеләрнең сүзләренчә, һәлакәт очкычның техник торышы һәм идарә итүдәге хата аркасында булырга мөмкин. Очкычның кара тартмаларының кайдалыгы ачыкланды, якын арада диңгездән чыгарылачак. Россия Хәрби-космик көчләр башкомандующие Виктор Бондарев сүзләренчә, кара тартмалар зыян күрмәгән булырга тиеш, чөнки алар иң аз зарарланган кильдә булган.
Лайнерда 84 пассажир һәм сигез кешедән торган экипаж булган, араларында - хәрбиләр, Мәскәүнең Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле артистлары, Россия массакүләм мәгълүмат чараларының тугыз вәкиле бар.



Һәлак булганнар арасында якташларыбыз - Владислав Голиков белән Ралина Гыйльманова да булган. Хезмәттәшләре белән алар, хәрбиләрне бәйрәм белән котлау өчен, Сүриянең «Хмеймим» авиабазасына бара торган булганнар. Владислав Голиков Казан музыка училищесында баян классында белем алганнан соң Мәскәүдә вокал классы буенча консерватория тәмамлап, Александров исемендәге ансамбльдә эшләгән. Ралина Казан хореография училищесын тәмамлаган, хәрби ансамбльдә чыгыш ясау аның күптәнге хыялы булган. 22 яшьлек кыз белән бергә аның сөйгән егете Михаил да булган. Ул да шушы коллективта эшләгән һәм яшьләр тиздән туй ясарга хыялланган. Кызның якыннары «События» порталына сөйләгәнчә, Ралина гастрольләр белән бөтен Европаны айкап чыга. Күп тапкырлар Александров ансамбле «кайнар нокта»ларда - Әфганстан, Таҗикстан, Чечня, Югославиядә безнең солдатларның хәрби рухын күтәргән. Бу юлы аларга Сүриягә юл тотарга туры килгән. Ралина өчен мондый командировка беренче тапкыр булган.

- Әлбәттә, без бик борчылдык. Әмма ул: «Барысы да яхшы булачак, кайгырмагыз!» - дип әйтә иде. Очкан көнне кичке унда, аэропорттан шалтыратып, әни белән телефоннан сөйләште. Алар төнге уникедә очарга тиеш иде, әмма бердә ул әле һаман да очып китмәве турында язды. Мин, ни өчен, дип сорадым. Ул исә, белмим, дип җавап бирде. Һәм сәгать икеләрдә ул миңа: «Без 10 минуттан кузгалабыз, барып җиткәч язармын йә шалтыратырмын, ә хәзер телефонны сүндерәм», - дип язды. Чөнки аларга телефоннарын чыгарырга да рөхсәт ителми иде, - дип сөйләгән соңгы сөйләшүләре турында сеңлесе Эвелина.

Аның сүзләренчә, Михаил бе­лән Ралина бик матур һәм бәхетле пар булган. Михаил тумышы белән Краснодардан. Очар алдыннан ул нидер сизгән кебек булган - очасы килмәгән. Соңгы сөйләшүләрендә әнисенә дә: «Минем анда бер дә очасым килми», - дигән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading