16+

Баш мөхәррирләр алышынды

«Татмедиа» ААҖдә, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов катнашында, кадрлар үзгәрешенә багышланган киңәшмә булып узды.

Баш мөхәррирләр алышынды

«Татмедиа» ААҖдә, басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм «Татмедиа» ААҖнең генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов катнашында, кадрлар үзгәрешенә багышланган киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә түбәндәге филиалларның директорларын - ММЧ баш мөхәррирләрен алыштыру турында игълан ителде:
«Казан утлары» журналына Равил Фәйзуллин урынына Илфак Ибраһимов; «Мәгариф» журналына Габделхак Шәмсетдинов урынына Илдар Миргалимов; Intertat.ru электрон газетасына Булат Сруров урынына Илназ Фазуллин; «Гаилә һәм мәктәп» журналына - Гөлүсә Закирова; «Чын Мирас» журналына Рамил Ханнанов мөхәррирлек вазифасын вакытлыча башкарып торачаклар.
Киңәшмә барышында билгеләп үтелгәнчә, Равил Фәйзуллин «Татмедиа» ААҖ генераль директорының киңәшчесе итеп билгеләнгән.
«Татмедиа» ААҖнең республика районнарындагы филиаллары җитәкчеләре составында да үзгәрешләр булды. Аерым алганда, «Кайбыч таңнары» газетасына, Фәридә Нигъмәтҗанова урынына, Луиза Сөнгатуллина; «Мөслим мәгълүмат-редакция үзәге»нә, Модамил Әхмәтов урынына, Рөстәм Зәкиев; «Әлмәт РТВ» телерадиокомпаниясенә, Гөлнара Миңнеханова урынына, Наилә Әл-Әйюби билгеләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading