16+

Башта яраталар, аннан чыгарып аталар...

Бу көннәрдә базарда халык чыршы сайлый. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел сатуга 18493 чыршы, 54 тонна чыршы ботаклары әзерләнгән. Казанда аларның 5 меңе сатылачак.

Башта яраталар, аннан чыгарып аталар...

Бу көннәрдә базарда халык чыршы сайлый. Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, быел сатуга 18493 чыршы, 54 тонна чыршы ботаклары әзерләнгән. Казанда аларның 5 меңе сатылачак.

У зган һәм аннан алдагы еллар белән чагыштырсак, урман гүзәле быел азрак киселгән. 2014 елда 21 мең, 2013тә 23 мең чыршы сатуга чыккан булган. Чыршылар, сату өчен, махсус үстерелә дисәләр дә, бер метрлык чыршыны үстерү өчен берничә ел кирәк булуын, аның өчен күпме хезмәт куелуын истә тотканда, ике көнлек бәйрәм өчен чыршы сатып алырга кирәкме икән дип тә уйлыйсың.
Базарда чыршы сатучылар да чыршы һәм наратның соңгы елларда азрак сатылуын әйтә. Моны алар ясалма чыршыларның елдан-ел популярлаша баруы белән аңлата.
- Кибеттә ясалма чыршыларның төрле бәядәгесе һәм төрле сыйфаттагысы бар. Акчаңа карап сайлап аласың. Кайбер чыршылар хәтта чын кебек ясала бит, - ди чыршы сатучы Максим.
Икенче бер сатучының сүзләренә караганда, халык та хәзер табигатькә, экологиягә битараф түгел.

- Ясалма чыршыларны өстенрәк күрә башладылар. Халык хәзер мәнле, - ди бу көннәрдә чыршы сәүдәсе белән мавыккан Гомәр дә.
Чыршы бәяләренә килгәндә, 250 сумнан 600 сумга кадәр. Ә менә чыршыны өеңә үк китереп бирүләрен теләсәң, акчаны күбрәк түләргә кирәк булачак. Әлеге хезмәт белән шөгыльләнүче Роберт башкорт наратларын тәкъдим итә. «Башкортстанда үскән чыршы безнекеннән нәрсәсе белән аерыла?» дигән соравыма ул, алар күпкә матуррак, дип җавап бирәсе итте. Бәяләренә килгәндә, 1,5 метрлы нарат - 800 сум, 2 метрлысы ­­1 000 сум тора.

Яңа елны чыршы бизәп каршы алу күңелле дә бит, ә менә сатылмыйча калганнары кызганыч. Кайбер сатучылар аларны базарда ук ташлап калдыра. Бәйрәмнән соң чүплеккә чыгарып атылган чыршыларны күрү дә күңелле түгел.

Чыршыларны кая ур­наш­тырырга була дип, Эко­логия министрлыгына да шалтыратып карадык, анда безгә, бу эш белән Казан шәһәре башкарма комитеты шөгыльләнә, аларга мөрәҗәгать итегез, диделәр. «Чыршыларны махсус җыю пунктлары оештырылмыймы?» дигән соравыбызга Казан мэрия­сеннән: «юк», -дип җавап бирделәр. Казанлылар аларны чүплек контейнерларына чыгарып куя ала, дип тә өстәделәр.

Узган елны «Мега» сәүдә үзәге территориясендә «Зимний бульвар» дигән күңел ачу мәйданчыгы ачылган иде. Шунда ук чыршыларны кабул итү пункты да эшләде. Сәүдә үзәгеннән хәбәр итүләренчә, андый чара быел да оештырылачак. Әлеге пункт 1 февральгә кадәр эшләячәк.

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading