Бәләкәй чакта нык курка идек Хәдия ападан. Әнә бит авылда кичен койма тирәсендә җыелышкан әби-чәбиләр дә аның артыннан сихерче дип пышылдашып кала.
...Бервакыт җәй көне ике яшьлек улы белән әнинең сеңлесе безгә кунакка кайтты. Өлкәннәр бакча-мазар, хуҗалыкта әвәрә килгән арада миңа үземнән кечерәк энем, сеңлем һәм кунак егете Әнвәрне карап тору йөкләнде. Ике йорт аша гына яшәүче дустым Гөлия янына алып киттем боларны, аларның бакчасында комлык та бар, мәш килсеннәр шунда.
Барып җиттек кенә дигәндә башымны күтәрсәм теге сихерче әби карап тора. Унике яшемә җитеп, күзгә-күз аның белән беренче очрашуым иде. Күзләре күк йөзе кебек, зәп-зәңгәр. Бите сызык-сызык, җыерчыкланып беткән. Аңа карадым да, тын калдым. Шундый самими, йөзеннән нур бөркелеп торган, алсу төстәге яулыгын бөркәнгән Хәдия апа ниткән сихерче булсын ди?! Үз уйларымнан үземә үк оят булып китте.
– Бу кемнең малае сездә кунакта? – тавышы да шундый тыныч иде аның, энеләремнең, сеңлемнең башларыннан сөеп чыкты.
– Матур апаның улы, – дидем пышылдап, бермәлне тамагым кипте. Миңа ияргән балалар сагаеп калды.
– Төнлә елап чыга бугай? Елый, – диде Хәдия апа Әнвәрнең кулын сыйпап. Үзе сорау бирде, үзе шуңа ук җөпләп тә куйды. – Матур апаңа әйт, кич белән кояш баеганчы улы белән миңа килсен.
Уйный-уйный балалар комлыкта пычранып бетте. Ә мин ләм-мим сүз әйтмичә яннарында бераз утырып тордым да: «Ашыйсы килә», – дип, балаларны өйгә алып кайттым.
– Иртәрәк кайттыгыз бугай? – дип каршы алды әни безне.
– Әни, теге сихерче әби Әнвәр белән матур апага кояш баеганчы килергә кушты.
Әнием, аңладым, диде дә, балаларның кулларын юдырырга кушты.
– Әни, ул бит сихерче.
– Кем?
– Теге каршы якта яшәүче әби. Аны себеркесенә утырып төнге күктә очып йөри дип сөйлиләр.
– Авыл гайбәтчеләренең сүзен сөйләмә инде. Кеше шуның чаклы ничек рәхмәтсез була ала икән. Сыерлары авырса да, аның янына йөгерәләр, күзгә арпа чыкса да – аңа, билләре кузгалса да Хәдия апа янына чабалар. Салкын тиеп чирләсәләр дә Хәдия апа булыша. Ә үзләре аны сихерче дип атый. Үләннәр белән дәвалый ул. Кайбер авыруларны медицина гына дәвалап бетерә алмый, ә аның беркемгә дә каршы килгәне юк. Кечкенә балаларга күз тисә дә яшь әти-әни аңа чаба. Ул укыган догалар да шифалы бит. Хәтерлисеңме, өч айлык чагында Самира алганны-куйганны белми елады, эче авырткан икән. Табиблар бетәр, диде, ә баланың бүсере килеп чыкты. Менә Хәдия апага күрсәткәч, им-том белән балада бүсер дә юкка чыкты. Күпме авырлык күргән ул әби. Аның турында гайбәт таратучылар бу хакта белмидер дә әле. Заманында бик матур кыз булган ул, уналты яшендә әтисе, унсигездә әнисе чирдән үлеп киткән. Үзеннән биш яшькә кечерәк энесен буй җиткезеп өйләндергән. Соңрак сугыштан яраланып кайткан Ислам бабайга кияүгә чыкты ул. Бер-берсенә юаныч булып, шулай гомер иттеләр. Кызганыч, балалары булмады. Яшь чагында фермада эшләгәндә бик каты салкын тидергән булган Хәдия апа. Менә шул аны әни булудан мәхрүм иткән. Аның тормышы күпләргә үрнәк шул, бәбкәм. Ә аны сихерче диләр...
Боларны тыңлаганнан соң, оят булды миңа. Күпне күргән Хәдия әбигә рәхмәт әйтәсе урында аңа нахак сүз тагабыз икән бит.
Кич белән матур апага ияреп мин дә бардым аның янына. Шул баруыбыздан соң Әнвәр елаудан туктады. Файдалы үләннәр, аларның дәвалау үзенчәлекләре турында рәхәтләнеп сөйләде Хәдия әби. Әле берничә тапкыр үзе белән болынга үлән җыярга да алып чыкты.
Инде студент булып шәһәргә киткәч тә, аның белән аралашып тордым мин. Үлгәненә дә егерме ел буладыр аның, әле дә үтә бер җылылык белән искә алам “сихерче” Хәдия апабызны. Аның кебек эчкерсез, ярдәмчел башка бер әбине дә очратканым булмады. Урыны җәннәттә булсын.
Фото: http://agryz-rt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар