16+

Батырларча һәлак булган Татарстан егете Евгений Зоринның орденын хатынына бирделәр

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында рядовой Евгений Зорин гаиләсе әгъзалары белән очрашты.

Батырларча һәлак булган Татарстан егете Евгений Зоринның орденын хатынына бирделәр

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән муниципаль районында рядовой Евгений Зорин гаиләсе әгъзалары белән очрашты.

Евгений Зорин хәрби бурычны үтәгәндә батырларча һәлак була. Евгений контракт буенча хәрби хезмәткә 2021 елның июнендә керешкән.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән ул хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлык, каһарманлык һәм фидакарьлек өчен Батырлык ордены белән бүләкләнде (үлгәннән соң).

Рөстәм Миңнеханов Евгений Зоринның тол хатыны - Людмила Константиновна Зоринага бүләкне тапшырды.

Татарстан Республикасы Рәисе Евгенийның ата-аналарына Ватанга лаек ул тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Евгений Александрович Зоринның батырлыгы - ул чын каһарман, үз иленең патриоты һәм Ватанны саклаучы үрнәге, диде Рөстәм Миңнеханов.

Чирмешән районында Е.А. Зорин истәлеген мәңгеләштерү чаралары кысаларында аның исемен Чирмешән урамнарының берсенә бирү, Евгений укыган Күтәмә урта мәктәбе фасадына мемориаль такта кую планлаштырыла.

Евгений Зорин гаиләсенә барлык кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк.

Фото: https://tatarstan.ru/
Татар-Информ 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading