16+

Бөекбритания Евросоюздан нигә чыгарга тели?

Украинада бүген Европа белән ассоциация турындагы килешүгә кул куйдырту өчен көрәш алып баручы меңләгән украиналылар тора-бара Көнбатыш буенча визаларсыз йөри башлаячаклары турында да хыяллана. Әмма Европаның төп илләре Көнчыгыштан керәчәк кунакларга бер дә шат түгел.

Үз илләренә миграцияне чикләү өчен катгый чаралар турында хәзер Германия белән Франция җитди уйлана. Ә мигрантлардан тәмам гарык булган Бөекбритания бөтенләй дә ЕСтан (Евросоюз) чыгарга җыена.
Евросоюз составындагы Бөекбритания, аның башка әгъзалары белән чагыштырганда, болай да аерым утрау кебегрәк яши: аның үз валютасы, үзенең визалар сәясәте бар. Илләренә Көнчыгыш Европаның ярлы дәүләтләреннән туктаусыз мигрантлар агылуын инглизләр өнәп бетермиләр. Евросоюз чикләрен киңәйтү белән, Бөекбританияне башта поляклар, алар артыннан Эстония, Литва һәм Латвия халкы басып алды. Киләсе елга Румыния белән Болгариягә Берләшкән Патшалык территориясенә ирекле керү рөхсәт ителгәннән соң, инглизләр мигрантларның яңа дулкынын көтә. Хәзер менә украиналылар да Көнбатышка зур өметләрен баглыйлар.
Британиянең Премьер-министры Дэвид Кэмерон мигрантларның хокукларын чикләү турындагы мәсьәләне күтәреп чыккач, Брюссельдан аңа, бу эш ЕСның принципларына каршы килә, дип җавап бирделәр. «Көтелмәгән кунаклардан» арына алмаганга, Бөекбритания Евросоюздан чыгу карарына килде дә. Ил бу мәсьәлә буенча референдумны 2017 елда үткәрергә ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading