16+

Бер-берегезгә ничек охшагансыз!

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры каршында игезәкләр бәйрәме узды.

Бер-берегезгә ничек охшагансыз!

Татар дәүләт "Әкият" курчак театры каршында игезәкләр бәйрәме узды.

Казанда бер-берсенә су тамчысыдай охшаган балалар инде икенче тапкыр җыела. Май аенда алар "Кырлай" күңел ачу паркында бәйрәм иткән булганнар.

Игезкәләрнең ничек яралганын медицина да төгәл генә аңлатып бирә алмый. Бу нәселгә, геннарга, ата-ананың яшенә дә бәйле, диләр. Ничек кенә булмасын, игезәкләр - могҗизага тиң күренеш. Статистика буенча, алар яңа туган сабыйларның 2 процентын тәшкил итә. Еш кына бер төрле киенгән игезәк балаларны бер-берсеннән аерып та булмый. Алар "Ә сезне ничек аерырга?" дигән сорауны еш ишетәдер, мөгаен. Без дә бәйрәмгә җыелган игезәкәләргә шул сорауны бирдек.

Балаларны үзебез дә баштарак аермый идек, - дип көлә җиде яшьлек игезәк кызлар - Алинә белән Илинаның дәү әнисе Суфия апа.

- Кулларына төрле төстәге тасмалар бәйли идек, хәзер дә янәшә торсалар гына аерам, ә аерым-аерым килсәләр, икеләнеп калам. Үзләреннән сорыйм кайчак. Оныкларым кайчак шаяртып, исемнәрен алдаштыралар да әле, - ди Суфия апа. Тышкы яктан охшаш булсалар да, игезәкләрнең холыклары, белем дәрәҗәләре аерыла икән. Бу бәйрәмгә 25ләп пар игезәк бала җыелса, Татарстан буйлап игезәкләр саны 400 парга җитә. Азнакайның кечкенә генә Митрәй авылында да игезәкләр шактый. Игезәкләр бәйрәме Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме һәм актив ата-аналар инциативасы белән оештырылды. Мондый үзенчәлекле бәйрәмнәр республика дәрәҗәсенә күтәрелеп, традициягә кереп китәр дигән өмет бар.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading