16+

Бер журналист йөз автоинспекторга тиң

Татарстанда быелның тугыз аенда 3576 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 349 кешенең гомере өзелгән, 4421 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

Бер журналист йөз автоинспекторга тиң

Татарстанда быелның тугыз аенда 3576 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 349 кешенең гомере өзелгән, 4421 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.

"Юлларда үлүчеләр санын елан-ел киметә баруга ирешәбез. Ләкин, югалтулар барыбер күп әле. Кеше гомерен саклап калу өчен бергәләп көрәшергә кирәк. Бу эшчәнлектә массакүләм мәгълүмат чараларының роле гаять зур. Бер журналист йөз автоинспекторны алмаштыра ала, чөнки телевидение-радио һәм газета-журнал сүзе меңнәрчә укучыга ирешә, - диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов. Массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен шушы атнада юл хәрәкәте темасына, "Татмедиа" агентлыгы белән республиканың ЮХИДИ идарәсе тарафыннан оештырылган, курсларда әйтте ул боларны.
- Кеше, гадәттә, бәла үз башына төшкәч кенә юл хәрәкәте кагыйдәләренең җитди мәсьәлә икәнлеге турында уйлый башлый. Автомобильдә кечкенә баланы "ФЭСТ" каешлары белән каптыруның һичбер файдасы юк, ул - иминлеккә гарантия бирмәүче продукция,- дип кисәтте Рифкать Миңнеханов.

Узган атна ахырына һава торышы начарлануы турында хәбәр ителде, Казанда 7-8 октябрьләрдә кар явып узды. ЮХИДИ идарәсе берничә көн алдан ук автомобильләргә кышкы тәгәрмәчләр куярга чакырса да, кайберәүләр киңәшне үтәмәде. Казан шәһәре буенча эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте мәгълүматларына караганда, башкалада тәүлегенә уртача 250 авария теркәлгән буса, узган шимбәдә автоһәлакәтләр саны 303кә җиткән. Бер кеше үлде.

ЮХИДИ идарәсенең баш белгече Рауль Тинчурин да үзенең чыгышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең һәм киңәшләргә колак салмауның фаҗигагә китерү ихтималын искәртте. "Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә җәйге тәгәрмәчле автомобильләр катнашында дүрт авария булды, ун кеше имгәнде. Кама Тамагы районында "УАЗ" машинасын идарә иткән ирнең гомере өзелде",- диде ул.
Татарстанда 1,5 миллион кешенең транспорт чараларын идарә итү хокукы таныклыгы бар. Шушы "армия" быелның тугыз аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен өч миллион 978 мең мәртәбә бозган. Кагыйдәләрне үтәмәүче 87 мең җәяүле эләккән. Автомобильдә кечкенә балаларны махсус урындыкларда йөртмәгән яки дөрес булмаган җайланма кулланган 21 мең очрак теркәлгән. Юл битарафлыкны яратмый.

Фото: http://prokazan.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading