16+

Бергә тотынсак, стратегия дә була

Хәзер татарстанлылар Республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүгә үз өлешен кертә ала. Күптән түгел интернетта проектның tatarstan2030.ru дигән сайты эшли башлады.

Бергә тотынсак, стратегия дә була

Хәзер татарстанлылар Республиканың 2030 елга кадәр исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясен эшләүгә үз өлешен кертә ала. Күптән түгел интернетта проектның tatarstan2030.ru дигән сайты эшли башлады.

Теләгән һәркемгә, сайтның «Фикер алышулар» сәхифәсенә кереп, Татарстанның киләчәгенә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен калдыру мөмкинлеге бар. Кызыклы тәкъдимнәр документны әзерләгәндә, һичшиксез, исәпкә алыначак, дип ышандыра Стратегияне эшләүчелер.
Республиканың киләчәк перспективаларын билгеләүдә мөһим роль уйнарга тиешле бу документны, ТР Хөкүмәте белән берлектә, Халыкара социаль-икътисади тикшеренүләр үзәге җитәкчелегендәге консорциум эшли. Озак вакытлы перспективага исәпләнгән Стратегия, беренче чиратта, Татарстанның Россия күләмендә һәм дөнья аренасында көндәшлек позицияләрен ныгытуга, республикада яшәү сыйфатының тотрыклы үсешен булдыруга йөз тотачак. Стратегиянең ахыргы максаты - XXI гасыр таләпләренә тулысынча җавап биргән икътисад булдыру.
Проектның сайты документны эшләү процессын җәмәгатьчелеккә мөмкин кадәр ачык итәргә тиеш. Анда Стратегияне эшләү этаплары хакында җентекле мәгълүмат биреп барылачак. Хәзерге вакытта, министрлык-ведомстволар, муниципалитетлар, эшлекле даирә вәкилләре фикерен исәпкә алып, аналитика блогы әзерләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading