16+

Күпме егетләрнең гомерен саклап калган

Эдуард Мөхәммәтҗанов хезмәт юлын кеше коткаруга багышлый, махсус хәрби операциягә киткәч тә ул яу кырында яраланган сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтә, алгы сызыктан алып чыга.

Күпме егетләрнең гомерен саклап калган

Эдуард Мөхәммәтҗанов хезмәт юлын кеше коткаруга багышлый, махсус хәрби операциягә киткәч тә ул яу кырында яраланган сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтә, алгы сызыктан алып чыга.

Хәрби беркайчан да авырлыклардан зарланмаган, киресенчә, барысыннан да канәгать булуын әйткән. 2023 елның 30 декабрендә ул дошманның өзлексез явып торган уты астында калып һәлак була. Эдуард Мөхәммәтҗанов үлгәннән соң «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.

– Эдуард  белән 1999 елда танышып өйләнештек. Бу минем икенче тормыш иптәшем. 25 ел Эдуардның җылы канаты астында яшәп калдым, - ди  Раушания апа Мөхәммәтҗанов, яшьле күзләрен сөртеп. – Беренче иремнән туган ике балам белән дә ул уртак тел тапты. Балаларыма булган җылы карашын күреп шатлана идем.

Ул вакытта Эдуард Сабада Шәмәрдан бистәсендәге янгын сүндерү бүлекчәсендә командир булып эшли. Уллары Тәлгать туа, гаилә дә ишәйгәч, янгын сүндерү бүлегеннән китеп, ул төрле эшләрдә ялланып эшли башлый. Вахта ысулы белән Россиянең төрле шәһәрләренә йөри.

– Үзем Казанда хәрби госпитальдә реанимация бүлегендә хезмәт куям. 2022 елның августында ирем миңа: "Бер оешма белән контракт төзедем. Ярты елга Себер якларына китәм", диде. Чөнки улыбыз түләүледә укый, фатир арендалау өчен дә түләргә кирәк. Аңа бөтен кирәкле әйберне әзерләдем. Үзем икенче көнне сменага киттем. Ул миңа шалтырата, “Миңа ашыгыч рәвештә китәргә кирәк”, ди. Шаккаттым, “Сине озата да алмыйм бит”,  дип битәрләп тә алдым үзен. “Борчылма мин сиңа шалтыратырмын”, диде. 30 август иде ул көнне. Ул вакытта Ростов на Донуда хәрби өйрәнүләрдә булган Эдуард. Белгән булсам, гомердә дә җибәрмәс идем. Ә аны туп-туры шуннан  махсус хәрби операциягә алып киткәннәр. Ул анда бер ел да дүрт ай булды,  гранатометчик ярдәмчесе булып хезмәт иткән, ике тапкыр яраланды да. Данлыклы 9нчы ротада хезмәт иткән ул. Менә дигән батыр егетләр. Барысы да бер йодрык сыман көрәшкәннәр. Яу кырында күрсәткән батырлыгы өчен "Дүртенче дәрәҗә Георгий кресты" белән бүләкләнгән.

Тормыш иптәше һәлак булыр алдыннан гына Раушания апа төш күрә. Имештер, Эдуард сулык эчендә, һич шуннан чыга алмыйча газаплана икән. Шул дәвердән бирле Раушания апа үз-үзенә урын таба алмый. 

– Йөрәгем чыгам, чыгам дип, бик каты сикерә, кая барып бәрелергә белмим, минем ничек тә булса Эдуардның тавышын ишетәсем килде. Юләрләнәм дип торам. Ирләре махсус хәрби операциядә булган безнең рота хатыннары барысы бергә бер төркемгә тупланган. Шуннан бөтен хәбәр беленеп тора. Эдуардлар 24 декабрьдә штурмга кереп киткәннәр. 

1 гыйнвар көнне иремнең үлемен миңа шалтыратып хәбәр иттеләр. Ул бит әле медицина ярдәме күрсәтү батальонында хезмәт иткән, күпме егетләрнең гомерен саклап калган бит ул. Әле дә егетләр "Муха" миңа ярдәм итте, дип язып торалар. Моргтан биргән белешмәдә Работино бистәсендә 30 декабрьдә күп кан югалтудан үлгән дип язылган. Эдуардка 48 яшь иде. 

26 февраль көнне Эдуард Мөхәммәтҗанов Шәмәрдән авылы зиратында җирләгәннәр. 

–  Бик авыр вакытларда янына барып, булыш әле миңа дип елап кайтам. Әтисенең үлемен Тәлгать бик авыр кичерде. Зиратка барып әтисе белән сөйләшеп кайта. Мин үзем – көчле холыклы кеше. Бүтәнчә булмый да. Эшем дә шундый, яралы егетләрне күрсәм йөрәгем сыкрап куя, әмма аларга күз яшен күрсәтергә ярамый. батыр йөрәкле ир-егетләребез мәңгегә күңелләребездә яшәячәк, - дип хушлашты безнең белән Раушания апа. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

12

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading