Бүген менә таңнан алда уяндым да, хәтер китабының тагын бер битен ачып җибәрдем. Бүген иң кече сеңлемнең туган көне. Ул миннән унбиш яшькә кечерәк.
Мин өйдә кендек әби белән туган булсам, ул әнә авыл уртасындагы роддомда. Башка авылларда ничектер, ә безнең авылда узган гасырның 55нче елында роддом ачылган.
Мин ашыгыбрак, бер ел алдан туып куйганмын.
Алай дисәң, тиз генә ачылган роддом берәр елдан тиз генә ябылып та куйган. Сәбәбе – ул заманда колхозның бала тапкан хатыннарны ашатырлык хәле булмаган. Авылда ел саен 30-40 бала туган заманнар бит, ә колхозның хәле бик җиңел булмагандыр, күрәсең, 30-40 хатын-кызны ашатырлык та рәте булмагач. 57-58нче елны балалар тагын өйдә туганнар әле. Аннан соң хатын-кызлар җыелып бер карарга килгәннәр. “Без колхоздан ашау-эчү сорамыйбыз, безгә бары тик роддомны гына ачсыннар”. Менә шулай итеп роддом яңадан эшли башлаган, ә бала тапкан хатын-кызны бөтен авыл ашатып-эчертеп, сый-хөрмәт күрсәткән. Әниләр, туганнар, күршеләр, дус-иш.
Кыскасы, бала тапкан хатын яныннан көне буе кеше өзелмәгән. Безнең авылда кунакны кыстаганда, әйдә, хәзинәдә барын авыз ит әле, диләр иде. Монда да шул хәзинәдә барын әзерләп, бала тапкан хатынның хәлен белү бик зур савап дип, җәй көне роддом сукмагына үлән үстермичә, кышын кар көртләре өйдермичә, авылдашлар бала тапкан хатынга кадер-хөрмәт күрсәткән.
Кемдер тәмле шулпа алып килсә, кемдер куе сөткә генә пешкән тары боткасы, көз көне булса, эченә күп итеп сары май салып, кәбестә-кабак тәкәсе, җәй көне булса, яшь бәрәңге белән куе сөткә генә оеткан катык, кемдер кибеттән генә алып чәй эчәргә прәннек-печенье, бер уч карамель кәнфит. Кыскасы, нәкъ безнең авылда әйтелгәнчә, хәзинәдә бары.
Дүрт көннән бала тапкан хатынны санитарка Наһар апа бәбәен күтәреп өенә озатып куйган. Ә ул хатынның ире, ул бәбәйнең атасы дисезме? Сез нәрсә, җәмәгать, әллә ул заманда яшәмәдегезме, соңрак тудыгызмы? Ул вакытта ирләр урамда бәбәй күтәреп йөрмәде инде. Роддомнан да күтәреп кайтмады, кунакка-фәлән барсалар да алдан өрлек кадәр ир кеше атлый, бик важный кыяфәт белән, арттан орчык кадәр хатын теркелди, бәбәй күтәреп.
Ярар, үткәннең өстенә үлән үскән дигәндәй...
Барыбер бәбәйгә авырта башлаган хатынын роддом баскыч төбендә калдырып, тизрәк Наһар апага чабучы кеше хатынның сөекле ире, туачак бәбәйнең газиз әткәсе инде.
Гадәттә, балалар төнлә туа бит име, сездә ничектер, бездә шулайрак иде бугай. Моның бер-бер сәбәбе бар микән соң инде?
Ярар, төн карасын ярып, җилләрдән дә җитезрәк итеп чаптырып Наһар апа өенең тәрәзәсен шакыган ир кешенең әллә ниләр уйлап торырга вакыты юк. Аның үз хәле хәл, тагын да шул безнең авылда әйтелгәнчә, юл кешесен белеп булмый. Ул, җитте монда тар җирдә ятарга дип, куелган срогыннан алда якты дөньяга да ашыгырга мөмкин. Тукта, монда җылы-тыныч, ашыкмыйм әле, ул дөньяда ниләр барын кем белә, дип вакытны сузуы да ихтимал.
Сулуы капкан ир кешенең Наһар апа тәрәзәсен бер чиртүе була, ул инде киенеп баскыч төбенә чыгып баса. Авылда кайсы хатынның срогы якынлашканын чамалап, бер атна буе роддомны ягып-җылытып торган, һәм үзе дә өстенә күлмәк-кофтасын киеп, башын тәрәзә тупсасына куеп йоклаган була, бер атна буена.
Ир кеше үзенең вазифасын шуның белән тәмамлап, хатынын Наһар апаның ышанычлы кулларына тапшырып, өенә юл тоткан.
Ә монда, роддомда, җаннан җан ярала, кайсы хатын җиңел генә котыла, ә кайвакыт ике гомер өчен көрәш сәгатьләр буе дәвам итә. Кем җиңәме? Роддомның утыз елга якын эшләү дәверендә бер бала да үле тумаган, бер хатын да якты дөнья белән хушлашмаган.
Наһар апаның җылы куллары, чын күңелдән укыган догалары булышкандыр бала тапкан хатынга да, якты дөньяга килгән сабыйга да.
Бик катлаулы йөкле хатыннарны алдан ук район больницасына озатканнардыр инде. Врачлар күзәтүе астына. Ә бездә бит бер акушерка да, бер Наһар апа, аның акушеркалары да гел алышынып торган бит әле. Өч кенә елга дип килгән акушеркалар безнең авыл егетләренә гашыйк булып кияүгә чыгып калганнар. Аннан үзләре декретка киткәннәр, алар урынына яшьләр килгән.
Менә шулай ул, безнең авыл егетләре кызлар мәхәббәтен яулый беләләр шул алар.
...Ә яңа килгән, әле эш тәҗрибәсе дә булмаган яшь кызлар Наһар апа янәшәсендә эшкә өйрәнгән. Үз гомерендә бер бала тапмаган Наһар апа көченнән килгәнчә хатыннарның газабын җиңеләйтергә тырышкан, эчләрен уган, аркаларын сыпырган, тирләрен сөрткән.
Менә шулай иркәләп-назлап кына ничә буын хатын-кызга бәбәй таптырган Наһар апабыз үзе дә хөрмәттә яшәде. Рамазан аенда Тау башы ягыннан кайтучы хатын-кызларны күрсәң, хәл-әхвәл сорашуга, үзләре үк әйтеп куялар иде. “Наһарга төштем, балаларымның кендек әбисе бит, балаларның фытыр сәдәхәсен ел да аңар бирәм”.
Ә бүген Наһар апа да, Наһар апа бала таптырган әниләрнең дә күбесе якты дөньяларда юк инде.
Наһар апа кендегегезне кискән Мәмәширнең ул-кызлары, әйдәгез, Гарифулла кызы Шәмсенаһар апаның рухын дога белән сөендерик әле.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Комментарийлар