Мәҗбүри битлекләр кию, минут саен кул юып йөрү бер дә рәхәт түгел. Шулкадәр иркенгә чыкканбыз, хәтта ирекне кысуның нинди булуын онытканбыз икән. Бүген беребез дә берни уйламыйча элеккечә йөри алмый: өйдә кемнеңдер өлкәннәре бар, кемнеңдер балалары. Сакланмыйча йөрсәң, урамнан чирне эләктереп кайтуың хәзер. Грипп чоры вакытында бигрәк тә...
Икенче дулкын көтеләме?
Белгечләр әйтүенчә, ул грипп ише башка авырулар кебек безнең янәшәбездә калачак. Әлегә пандемиянең икенче дулкынын кичерәсе бар. Анысы быелгы грипп сезоны белән бергә булып, авыруның катлаулану ихтималы зур икән. Шуңа да ил җитәкчелеге бүгеннән үк төрле саклану чаралары күрергә, вакцина ясарга чакыра. Алга таба өлкән яшьтәге эшләүчеләргә, укучыларга карата да чикләүләр кертелүе бар.
БМО, ковид эпидемиясе контрольдән чыкты, дип белдерә. Бу грипп сезоны алдыннан икеләтә куркыныч. Эпидемиологлар кисәтүенчә, вирустан терелгән кеше дә 90 көн дәвамында чир таратырга сәләтле булып кала. Моңарчы ике атналык дип билгеләнгән карантинның өч айга әйләнүе бар. Шуңа да чирләгәннән соң, ике атналык ябылуда утыруның кирәге дә юк.
Төрле очраклар бар. Кайберәүләрнең анализлары һаман да яхшырмый. Вирусны йоктырмаска тырышу мөһим. Югары тын юлларына үтеп кермәс өчен саклану чаралары бик кирәк.
Мәскәүнең Үзәк фәнни-тикшеренү институтының эпидемиология эшләре буенча директор урынбасары, профессор Наталья Пшеничная әйтүенчә, грипптан вакцина ясатырга тырышырга кирәк. Кытайда да эпидемия башлану грипп сезоны белән бер үк вакытта булган. 30 процент кешедә ике вирус берьюлы табыла. Бу кешеләр бик нык авырыйлар, үлем очраклары да күбесе шуңа бәйле, диелә.
Илдә эпидемиологик хәл контрольгә алынган. Резерв урыннар әзерләнгән, март аенда әле андый мөмкинлекләр каралмаган була. Бүгенге чикләүләр битлекләр киюгә, социаль аралыкны саклауга кайтып кала. Бигрәк тә җәмәгать транспортларында йөргәндә сулыш юлларын капларга, вирустан гына түгел, башка сулыш-тын юлы авыруларыннан да сакланырга. Бер авыру олы кеше сулаганда минутына 20 вирус кисәкләрен бүлеп чыгара икән. Сөйләшкәндә минутына 200, ә төчкергәндә 200 миллион кисәкчек бүленеп чыгарыла. Шуңа да ябык биналарда, ябык җирләргә чирне эләктерү куркынычы арта бара.
Россиядә дә, Татарстанда да коронавирус белән чирләүчеләр көн дә теркәлеп тора. Кешеләр яллардан кайта башлау белән алар тагы да артырга мөмкин, диләр Роспотребнадзор белгечләре. Сентябрьдән тулы көченә мәктәпләр, уку йортлары эшли башлады. Шуңа да бәйле чир тизрәк таралачак. Иң начары – бездә күпчелек кеше саклык чараларын кире кага башлады. Автобуска керсәң дә, кибеттә дә берничәсе генә битлектән. Әмма болай эшләргә ярамый. Ничек кенә кире каксак та, битлекләрне озак кияргә туры киләчәк. Кулларны да юарга онытмыйбыз.
Ковидтан вакцина
Илдә вирус эпидемиясеннән котылу өчен тагын бер ел кирәк булачак, диләр. Моның өчен 60-70 процент кешенең авырып чыгуы кирәк имеш. 145 миллионнан әлегә миллионнан артык кеше генә чирләгән. Бөтен өмет вакцинада икән. Аны беренче чиратта табиблар һәм укытучылар ясата ала. Ничә яшьтә булуга карамастан тәҗрибәдә катнашучылар шулай ук вакцинаны үзләрендә тикшереп карый ала.
Грипптан вакцина ясату да вирустан котылып калу чарасы була ала. Шулай ук пневмокок инфекциясеннән (бактериаль инфекция белән көрәш) вакцина ясату зыян итмәс. Алга таба һәркем коронавируска каршы вакцина ясату мөмкинлегенә дә ия булыр. Шунысын бар: бездә теләсә нинди вакцина ясату ирекле. Һәркем аның кирәклеген үзе хәл итә.
Әлегә тикшерүләрдә коронавируска каршы вакцинаның никадәр нәтиҗәле һәм куркынычсыз булуын сыныйлар. Шулай да бөтен кеше вакцина ясата алмый. Искәрмәләр дә бар: бала алып кайтырга планлаштыручы, авырлы хатын-кызларга; чирләгәннән соң ике атна эчендә; хроник авырулары булган кешеләргә дәвалаучы табиб күрсәтмәсеннән башка һәм балаларга әлегә прививка ясалмаячак. Алар өчен аерым вакцина булдырыла.
Карантин кертелә
Израиль, Австрия, Бразилиядә карантин игълан ителгән. Австралиядә бары тик даруханәләр, азык-төлек кибетләре генә ачык. Урамга бер сәгать кенә чыгып керергә ярый, ди. Кичке 10нан иртәнге 8гә кадәр комендант сәгате куелган. Италиядә яшәгән урыннан 500 метр да китәргә ярамый, укытучылар тестлар үтәргә, битлекләр киеп йөрергә тиеш диелә. Кытайда да чикләүләр, Жуйли шәһәре тулысынча карантинга ябылган. Күп илләрдә теге яки бу чикләүләрне бозучыларга бик күп штраф билгеләнгән. Мәсәлән, Австралиядә, режимны бозган өчен 800-4000 австралия доллары түләргә кирәк булачак. Нидерландта, Австрия, Бөекбританиядә өлешчә чикләүләр кертелгән. Нидерландта кайбер транспортны йөрүдән туктатып, җәяүле урамнары ясаганнар. Штрафка тартылучылар исемлегенә керүчеләрнең киләчәктә төрле проблемаларга юлыгулары ихтимал икән. Мәсәлән, эшкә алганда шуңа игътибар итәләр. Шуңа да биредә тәртип бозучылар аз.
– Чикләүләр бездә дә бар. Битлекләр дә мәҗбүри, аннан да мөһимрәк – социаль аралыкны саклау кирәк, диләр. Кая гына барсаң да, ераклык саклыйбыз. Авырулар тарала башласа, мәктәпләр дә ябылыр микән, дип борчылабыз. Анысы билгеле түгел, – дип сөйли Венгриядә яшәүче танышым Лариса.
Татарстанда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, югары уку йортларында коронавирус белән авыручылар теркәлмәгән. Әгәр дә коллективның өчтән бере грипп, сулыш юлларының вируслы авырулары, яисә коронавирус белән авырый икән, алар карантинга ябыла. Мәктәп укучыларының өчтән бере чирләсә, мәктәп тулысынча ябыла. Андый сыйныфлар, төркемнәр бар инде. Чит илдән килгән студентлар ике атналык карантинда утыра. Мондый чараларны авыру таралмасын өчен үткәрү мөһим.
Мәскәү мэры Сергей Собянин исә, мәктәпләрдә чир таралмасын өчен укучыларны тиз арада ике атналык каникулларга җибәрергә кирәк дип саный. Аларда шулай ук өстәмә белем бирү үзәкләре дә ябылачак, балалар бакчалары исә гадәттәгечә эшләячәк. Ил башкаласында көзге каникулларны бөтен мәктәпләрдә бер үк вакытта 5-18 октябрьдә үткәрергә җыеналар.
Комментарийлар