«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы кысаларында, «Майский» теплица комбинатына экскурсия вакытында «ШК» журналисты кыяр, помидор үстерергә өйрәнеп кайтты.
Балага уенчык урынына кыяр
Теплицаларга килеп керүгә, борынга яңа өлгергән яшелчә исе килеп бәрелә. Җылы. Түшәмгә сары шакмак катыргылар эленгән. Цех җитәкчесе Артур Гафиятуллин моның төрле зарарлы бөҗәкләргә «капкын» икәнлеген аңлатты. Бөҗәкләр шунда килеп ябыша да, белгечләр аларның төрен билгели, көрәшү юлларын эзли. «Ә кыярларны серкәләндерүче шөпшәләр капкынга эләкмиме соң?» - дим. «Шөпшәләр акыллы бит алар», - дип елмая директор урынбасары Илдус Дәүләтшин. Баксаң, шөпшәләр яшелчәләрнең экологик яктан чисталыгы күрсәткече дә булып тора икән. «Шөпшәләр пистицид кебек химик матдәләре булган үсентеләрне серкәләндерә алмый, үлә», - диделәр.
Нитратка килгәндә, Артур Гафиятуллин барысын да бәйнә-бәйнә аңлата.
- Нитратны шоколад белән чагыштырыгыз, кыярны - бала белән. Бала баллы ярата, көн дә шоколад бирсәң, ул аны гел ашаячак, тагын сораячак. Кыяр да нитрат сорый, әмма гел нитрат белән тукландырылган яшелчәнең тәме дә, сыйфаты да булмый, яфрагы гына үсә, - ди.
Роспотребнадзор идарәсе белгечләре дә, тикшерүләр үткәргәннән соң, үзебездә җитештерелгән яшелчәләрдә зыянлы химик матдәләр юк дип нәтиҗә чыгарганнар.
Экология дигәннән, теплицада үскән яшелчәләрне юмыйча да ашарга була. «Яшелчәләрне химия кулланмыйча үстерәбез», - ди Илдус Дәүләтшин. Яңа өлгергән кыярны өзеп алып үзе дә ашады, безне дә сыйлады. Дөрес, кибет киштәсенә килеп җиткәнче, продукция озын юл уза. Шуңа да сатып алынганын юып ашасаң яхшы.
«Майский» агрокомбинатының иң зур өстенлеге дә экологик яктан чиста продукция җитештерүендәдер. Хәтта теплицаларны эшкәрткән вакытта да зыянлы матдәләр кулланылмый. Табигатькә пычрак су түгелми - ул кабат эшкәртелеп, куллану өчен яраклаштырыла.
- Безнең кыярны экологик яктан чиста дип ышандырып әйтә алам. Аны теше чыга башлаган балага уенчык урынына да бирергә була. Шикләнүсез уйнасын, авызына капса да, аллергия булмаячак, - ди «Майский» агрокомбинатының директоры Илшат Ганиев.
Табигатькә сакчыллык максатында, агрокомбинаттагы транспортны да метан, пропан белән йөри торган итеп көйләгәннәр. Бу 8 миллион сумлап акчаны янга калдырырга да ярдәм иткән.
Үсемлекләр белән экран аша аралашалар
Теплицада 1200гә якын кеше эшли. Бил бөгеп эшләү, эссе теплицалар тарихта гына калган. Хәзерге заманча теплицаларда эшләүчеләргә күпкә җиңелрәк. Хезмәткәрләр үзләре дә, элеккеге белән бүгенгенең аермасы җир белән күк арасы, диләр. Яшелчәләрне атнага ике тапкыр җыеп алалар, кыяр, помидорлар кул сузымында, өскә үрмәләтеп үстерелә. Помидор үсентесенең озынлыгы 17 метрга кадәр җитә ди хәтта. Эшчеләр шартлардан канәгать. Хезмәт хакы уртача 32 700 сум чыга. «Минем айлык хезмәт хакым 36 мең сум булса, теплицада эшләүче хезмәткәрләр 45 мең сум тирәсе ала», - ди директор урынбасары Илдус Дәүләтшин. Өстәвенә, «Майский» хезмәткәрләре өчен йортлар салына, башка социаль объектлар төзелә. 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы ачылган. Агрокомбинатта эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны да онытып бетермиләр. Аларга ярдәм итү максатыннан, төрле программалар эшли.
Яшелчәләрне үстерү махсус технология белән көйләнелгән. Үсентеләр, кашыктан эчергән кебек, тиешле вакытта кирәкле матдәләр белән тәэмин ителеп торалар. Компьютер программасы ярдәмендә кайсы үсентегә күпме күләмдә нәрсә кирәген чамаларга, җылылыкны көйләргә була. «Экран аша һәр үсенте белән аралашабыз», - диләр хезмәткәрләр, шаяртып. Температурага килгәндә, биредә ел әйләнәсе - июнь ае. Кыяр өлгерсен өчен 42 көнләп вакыт кирәк. Үсентеләргә көненә 36-38 тапкыр барлыгы 2,5 литрлап су сибелә икән.
Кыярларның барысы да бер төрле үсми, араларында кечерәкләре дә бар. Баксаң, кибеттә боларын, стандарт булмаган яшелчә дип, арзанрак бәядән сатарга тиешләр икән. Стандарт кыяр 400-430 граммлы булырга тиеш. Ә менә «Майский» теплицасында үстерелгән иң зур помидор 1 кило да 40 граммлы булган.
Яшелчәләр үстерү технологиясен «майский»лылар тәҗрибә туплап, өйрәнеп үзләре булдырган. Дөрес, орлыкны әлегә Голландиядән кайтартырга мәҗбүрләр. Тик ничек кенә булмасын, голландиялеләр үзләре тапкан кыяр сортыннан да татарстанлылар кадәр уңыш алуга ирешә алмыйлар. 50 гектарга якын мәйданда «Майский» теплицалар комбинатында елына 30 мең тоннадан артыграк яшелчә җитештерәләр. Тиздән орлыкларны да үзләре ясый башларга җыеналар.
Яшелчәләр яхшы үссен өчен беренче чиратта яктылык кирәк. Теплицаларда меңләгән лампа яна. Электр энергиясен иң күп кулланган оешмаларның берсе ул - «Майский» комбинаты. Чыгымнарны кыскарту өчен, җәмгыять 2010 елда үз электр станциясен булдырган.
Комбинат халыкны кыяр, помидор белән генә түгел, баклажан, төсле борыч, яшел тәмләткечләр, җиләк белән дә тәэмин итәргә әзер. Бүген продукцияләренең 50 проценты Татарстан территориясендә таралса, калганы чит төбәкләргә озатыла.
«Казан» агропромпаркында иң озын чират, гадәттә, «Майский» продукциясе сатыла торган ноктада. Биредә яшелчәләр иң очсыз бәядән сатыла икән. Кыярның килосын 105 сумнан, помидорның килосын 105-200 сумнан сатып алырга мөмкин.
Фәрит Мифтахов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе:
- Ел саен декабрь аенда Казанда «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумын уздыру традициягә әйләнде. Форум кысаларында, эшмәкәрләрнең бер- берсе белән күрешеп сөйләшүе, тәҗрибә уртаклашуы бер хәл, аларның безнең алдынгы оешмаларга барып, барысын да үз күзләре белән күрүе бик тә файдалы. Алар өчен генә түгел, безгә - Татарстанда яшәүчеләргә дә әлеге оешмаларда булып, үзебездә продукция җитештерү технологиясе белән якыннан танышу кызыклы. «Майский» теплицалар агрокомбинаты - безнең горурлыгыбыз. Үзебездә җитештерелгән кыяр, помидорларны курыкмыйча ашарга була.
ИлдарМөхәммәтҗанов фотолары
ФОТОРЕПОРТАЖ
Комментарийлар