16+

Безнең заман каһарманнары кемнәр алар?

Ел саен февраль аенда Мәскәүнең Россия Армиясе Үзәк академиясе театрында төрле өлкәдә батырлык күрсәткән балаларны «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Бу исемгә һәркем дә лаек була алмый. Моның өчен чын каһарман һәм олы йөрәкле Кеше булырга кирәк. «Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар» Бәйгедә катнашкан егет-кызлар миңа Максим Горькийның «Старуха...

Безнең заман каһарманнары кемнәр алар?

Ел саен февраль аенда Мәскәүнең Россия Армиясе Үзәк академиясе театрында төрле өлкәдә батырлык күрсәткән балаларны «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Бу исемгә һәркем дә лаек була алмый. Моның өчен чын каһарман һәм олы йөрәкле Кеше булырга кирәк. «Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар» Бәйгедә катнашкан егет-кызлар миңа Максим Горькийның «Старуха...

Ел саен февраль аенда Мәскәүнең Россия Армиясе Үзәк академиясе театрында төрле өлкәдә батырлык күрсәткән балаларны «Кайнар йөрәк» күкрәк билгесе белән бүләклиләр. Бу исемгә һәркем дә лаек була алмый. Моның өчен чын каһарман һәм олы йөрәкле Кеше булырга кирәк.

«Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар»

Бәйгедә катнашкан егет-кызлар миңа Максим Горькийның «Старуха Изергиль» әсәрендәге Данконы хәтерләтә. Ул, янып торган йөрәген күкрәгеннән алып, кешеләргә юл күрсәтә. Авторның «Тормышта батырлыкка һәрвакыт урын бар» дигән сүзләре әсәрнең башыннан ахырына кадәр кызыл җеп булып бара. Бу балалар да, шул сүзләрне дәлилләгәндәй, мәрхәмәтлелекләре, кылган гамәлләре белән, яшьтәшләреннән аерылып тора.



Татарстаннан быелгы бәйгегә 12 кеше гариза тапшырган. Аларның исемнәре 17 февраль көнне игълан ителәчәк. Тик катнашучылар өчен бүләк әһәмиятле түгел, үзләре әйтмешли, бүләк түгел, ә коткарып кала алган кеше гомере мөһим бит. Кем соң алар янып торган батыр йөрәкле егет-кызлар?

«Куркып, суга кермәсәм, үземне кичерә алмас идем»

Җәйге челләдә авыл балаларының ярты көне гадәттә су буенда үтә. Аксубай районының Мюд авылы егете Олег Вишняков та 2011 елның 22 июнендә дусты Ринат белән сулу алу өчен яр буена төшә. Егетләр суга да керергә өлгерми, елгада батучы 9 яшьлек баланы күреп алалар. Икесе дә югалып калмый, суга сикереп, малайны ярга алып чыгалар. Егетләрнең бу батырлыгын авыл халкы әле дә онытмый. Аларга Аксубай районы башлыгы Грантын тапшыралар. Ә батырлыгы өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тапшырган сәгатьне Олег әле дә кадерләп саклый. Быел исә аны үз мәктәбе исеменнән «Кайнар йөрәк» бәйгесенә тәкъдим итәләр.

Олег - кечкенәдән ятимлек ачысын тоеп үскән бала. Егет кеше өчен әтисез үсү үзе бер зур тормыш сынавы. Бәлки шуңадыр да, 18 яшьлек егетнең күк төсендәге төпсез күзләре җитди, тормышка олыларча карый. Уй-фикерләре дә чын ирләрчә. Бүген ул Самара елга техникумында белем ала, туган авылына бары ял көннәрендә генә кайта.

Үзенең гамәлен Олег бер дә батырлыкка санамый.
- Мин герой түгел, мин бары тик үз бурычымны гына үтәдем. Минем урында һәркем шулай эшләр иде. Дөрес, үземне дә агым алып киткән булыр иде, ләкин коткарган вакытта үзем турында уйламадым. Адреналин булгандыр ул. Шул вакытта куркып, суга кермәсәм, үземне кичерә алмас идем. Соңгы көнемә кадәр бу гамәлемне истә тотар идем, - ди егет.
Батучыны коткарганда Олегның үзенә дә әле 13 кенә яшь булган. Суга баткан егет тә бүгенге көндә исән-сау. Әти-әнисе Олегка чиксез рәхмәтле.

- Бер урамда яшибез аның белән. Ул бит әле бала гына иде, курыккандыр. Бәлки, ни булып бетәсен аңламый да калгандыр, әти-әнисе күргән саен рәхмәт әйтә, - ди Олег.
Суга тончыккан баланы да аңына тиз китерә егет. Мәктәптә ОБЖ дәресләре вакытында алган белемнәре дә, әнисенең медицина хезмәткәре булуы да ярдәм итә.


- Кечкенәдән әнинең медицина өлкәсенә кагылышлы китапларын укырга ярата идем. Ләкин андый катлаулы беренче ярдәм күрсәтергә туры килмәде. Хәзер бер хыялым бар - һәр мәктәптә балаларны йөзәргә өйрәтсеннәр иде. Авыл җирлегендә бу бигрәк тә мөһим, бездә бит бассейннар да юк. Физкультура дәресләрендә озынлыкка сикерергә, гер күтәрергә өйрәтәләр, ә тормыш өчен кирәк булган йөзү дәресләре бирмиләр, - дип көрсенә герой-егет.

«Бу - бүләк өчен башкарылган эш түгел»

Авылда нинди дә булса хәбәр яшен тизлегендә тарала. 2014 елның 23 мартында да паралич сугып хәрәкәтсез калган ирнең өендә чыккан янгын бөтен авыл халкын (Югары Ослан районы, Шеланга авылы) аякка бастыра. Бу коточкыч хәбәрне беренчеләрдән булып Сергей Салмин ишетеп ала, чөнки ут алардан ун метр ераклыкта гына урнашкан күрше йорттан чыккан була. Янгын булган җиргә Сергей килеп җиткәндә инде өйнең чыгу ягы дөрләп яна торган булган, ә йорттан ярдәм сорап коточкыч тавышлар яңгыраган. Алай да, егет югалып калмый, янган бинаның тәрәзәсеннән керә. Шунда хуҗадан тыш, йортта 34 яшьлек ир-ат булуы да ачыклана. Ирнең тәне шактый пешүгә карамастан, әле үз аңында була. Алар икесе бергә паралич суккан кешене урамга алып чыгалар. Кешеләрне янган өйдән алып чыккач та, Сергей тынычланмый. Янгын сүндерүчеләргә ярдәм итә башлый. Ут зәхмәте күрше йортларга да күчәргә мөмкин бит.

Шушы батырлыгы өчен Сергей Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан «Янгын вакытында батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Бу вакытта егеткә әле 19 яшь була. Сергей Казан автотранспорт техникумында дүртенче курста белем алган. Укудан соң әле төннәрен машина юу үзәгендә эшләгән. Ял көннәрендә әти-әнисе янына кайтканда да кул кушырып утырмый, авылда янгын сүндерүчеләр төркемендә волонтер була.



- Ул елларда авылда бик күп янгыннар чыга иде. Авыл халкы, җыелышып, янгынга каршы төркем булдырды. Мине исә янгын сүндерүчеләр төркеменә үз кайгым алып килде. 2012 елда ут безнең йортны да көлгә калдырды. Янгын сүндерүче була алмыйм инде, аның өчен армия хезмәтенә барырга кирәк, ә мине алмадылар, - дип көрсенде Сергей.
Хәзерге вакытта Сергей «Татавтодор» ширкәтендә машина йөртүче булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә югары белем ала. Һәр ял саен аны авылда әнисе, үги әтисе һәм ике кечкенә энесе көтеп тора. Сергей да үзен нинди дә булса зур батырлык эшләдем дип санамый.

- Син энеләрең өчен чып-чын герой инде? - дип соравыма да ул кызарып чыкты.
- Юк, герой түгел. Мин үземне герой дип санамыйм. Энеләремне әти-әни миңа биргән тәрбия буенча өйрәтергә тырышам. Намуслы, гадел, олыларга хөрмәт белән карарга, кешеләргә ярдәм итәргә өндим.

- Курыкмаска да өйрәтәсеңдер инде?
- Менә анысына өйрәтеп булмый инде. Аны тормыш үзе өйрәтә.

- Конкурс алдыннан борчыласыңмы соң?
- Юк инде, сез нәрсә?! Җиңү минем өчен мөһим түгел. Хәтта конкурска гаризаны да мин үзем тапшырмадым, районнан җибәргәннәр. Иң мөһиме - кешенең гомерен саклап кала алдым. Ялгышмасам, ул кеше хәзер Казанда яши. Әгәр кешеләргә ничек булса да ярдәм итә алам икән, ник булышмаска, бу бит бүләк өчен эшләнгән эш түгел, - ди Сергей.

«Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт инициативасы герой-балаларга йөрәктән үсеп чыккан утчәчәк формасындагы күкрәк билгесе бирә.
Бәйге 2013 елның ноябрендә социаль-мәдәни инициатива фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Бәйге - 23 яшькә кадәр булган балалар һәм яшьләрне кылган батырлыклары өчен бәяләү чарасы.

2014 елда «Кайнар йөрәк» медале белән беренче тапкыр 128 бала һәм ике иҗтимагый оешма бүләкләнә. Җиңүчеләр арасында Сочи шәһәрендә узган XXII Кышкы паралимпия уеннарында катнашкан 20 спортчы да бар. Алар тырышлык, хезмәт, үз-үзеңә һәм җиңүгә ышаныч символы булып тора. 2015 елда исә 125 бала һәм 8 иҗтимагый оешма бүләкләнә. Кызганыч, кеше гомерен коткарып калам дип, үз гомерләре өзелгән балалар да бар. 2016 елда бүләкләнүчеләр арасында андыйлар өчәү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading