16+

12 июнь – Россия көне: «Һәр илнең туган көне булырга тиеш»

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы.

12 июнь – Россия көне: «Һәр илнең туган көне булырга тиеш»

12 июнь - Россия көне - яшь бәйрәм булып саналса да, аның барлыкка килү тарихы календарьда кызыл белән билгеләнгән башка даталар кебек үк кызыклы.

Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Әгәр без бүген 12 июньне көтеп алып ял итәбез икән, моңа 1994 елда кабул ителгән Указ «сәбәпче». Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый.

Бүген инде шушы дәвердә дәүләтнең нинди үзгәрешләр кичерүе күз алдында. Россия көне яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе булса да, «12 июнь нинди бәйрәм?» дигән сорауга дөрес җавап бирүчеләр сирәк. Кайберәүләр, өстәмә ял көнен көтеп алсалар да, бәйрәм итүнең сәбәбен ачык кына әйтеп бирә алмыйлар. Россия көне, дип җавап бирүчеләрнең дә бик сирәге генә бәйрәмнең чын мәгънәсен аңлый. Ел саен үткәрелә торган сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны күрсәтә. Чынлыкта исә аның асылы бик гади - милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуы. Статистика мәгълүматларына күз салсак, хәзерге вакытта Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши, мәктәпләрдә 89 милли телдә белем бирелә.

Быел 12 июнь дүшәмбегә туры килә, димәк, россиялеләрне рәттән өч көн ял көтә. Татарстанда әлеге бәйрәм уңаеннан төрле кызыклы чаралар да уздырылачак. Казанда исә бу көннең төп вакыйгалары Кремль яр буендагы мәйданда узар дип көтелә. Анда «Энергия реки», «Танцуй добро» фестивальләре һәм зур концерт булачак.

Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарындагы «Крылья Советов» паркында спорт ярышлары, концерт һәм балалар рәсемнәре бәйгесе сәгать 10.00да башлана.

Вахитов һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр Горький исемендәге паркта ял итә алачак. Анда Татарстан халыклары Ассамблеясы катнашында тамаша күрсәтеләчәк.

Киров һәм Мәскәү районнарындагы төп вакыйгалар «Полимер» мәдәният йортында, Урицкий исемендәге паркта һәм «Экран» спорт-сәламәтләндерү лагеренда оештырылачак. Бәйрәм чаралары шулай ук Горки-Әмәт урман паркында, Дәрвишләр бистәсендәге скверда, Кабан күле яр буенда, «Хезмәт резервлары» стадионында булачак.

Илдар Гыйльметдинов, Россия Дәүләт Думасы депутаты,
Татар федераль милли-мәдәни автономиясе cоветы рәисе:
- Һәр дәүләтнең, һәр төбәкнең үзенең бәйрәме була. Кешенең туган көне булган кебек, һәр илнең дә үз көне булырга тиеш. Мин шулай дип карыйм. Ә туган көн ул - иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Россиядә яшәүче һәр халык шушы көнне билгеләп узсын иде. Безнең дә һәр төбәктә бу уңайдан күп кенә чаралар үтә. Күп милләтле дәүләт буларак, Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә төрле фестивальләр, конкурслар, балалар өчен чаралар уздырыла. Аларда күп милләт вәкилләре катнаша. Шәһәр хакимиятләре дә әлеге чараларны оештыруда зур эш башкара.

Фоат Галимуллин, галим, язучы:
- Россия - безнең уртак зур дәүләтебез. Аның оешу көнен нәкъ башка дәүләтләр кебек үк билгеләп үтәргә хакы бар. Татарстан Россиянең бер өлеше буларак, бу бәйрәм күпмедер дәрәҗәдә безгә дә кагыла торгандыр. Зур итеп әйткәндә шулай, ләкин үзем моны бәйрәм итеп сизмим. Минем өчен бу гадәти бер ял көне.

Алинә Сафиуллина, җырчы:
- Нинди бәйрәм икәнен дә белмим. Россия көнемени? Мин аның чын мәгънәсен дә белмим икән бит. Башка елларны ял бирәләр дип тә исемдә калмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading