16+

"Бәхәс сүзен яратмыйм, анда кемдер җиңәргә, ә кемдер җиңелергә тиеш..."

Чын дөреслек бәхәстә туа "Сәләт" яшьләре дә бу принципка таянып, менә инде өченче тапкыр татарча дебатлар оештыра.

 "Бәхәс сүзен яратмыйм, анда кемдер җиңәргә, ә кемдер җиңелергә тиеш..."

Чын дөреслек бәхәстә туа "Сәләт" яшьләре дә бу принципка таянып, менә инде өченче тапкыр татарча дебатлар оештыра.

Атнаның һәр пәнҗешәмбесе "Сәләт" йорты хакыйкатьне эзләү, сүз куерту, мантыйкый фикерләү мәйданына әйләнәчәк. Оешманың җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов белдергәнчә, дебатларның төп нигезе шушы сүзләрдән гыйбарәт бит.

Быел татарча дебатлар яңа форматта оештырылачак. Берничә ай дәвамында мәктәп укучылары, студентлар бәхәсләшү, фикер алу осталыкларына өйрәнә. Республиканың танылган җәмәгать эшлеклеләре булачак дебатчыларга мастер-класслар оештыра. Остазлар арасында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Татарча дебатлар лигасының президенты Аммар Аль-Анси, "Сәләт" клубы президенты Айгөл Габдрахманова, "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та булачак. Дәресләр яңа елга кадәр барса, аннан соң яшь дебатчылар практикага күчеп, үзара турнирлар оештырачак. Иң яхшы дип табылган дебатчыларга танылган шәхесләр, министрларлар яки җәмәгать эшлеклеләре белән аралашырга мөмкинлек биреләчәк.

Быел дебатларда 60ка якын кеше катнашырга тебәк белдерде, ләкин без әле тагын 20 кеше килер дип көтәбез. Әлегә гаризалар кабул итү ачык.

Узган елны бәйгедә катнашкан идем, быел исә оештыручы буларак үземне сынап карыйм. Дебатлар оештырып без яшьләрдә ватанпәрвәрлек рухын тәрбиялисебез килә. Әлбәттә инде татар телендә сөйләшү, аралашу, чыгыш ясау теләген булдыру да бик мөхим. Мин үзем татар кызы булмасам да, татар телен үлеп яратам. Ул минем өчен шулкадәр якын, туган телемә әйләнеп бетте. Дебатлар моңа бер этәргеч булды, - дип чып-чын татар телендә сөйләшеп китте Кыргызстаннан килгән татарча дебатлар лигасының башкарма директоры Аяна Исаева.

Дебатларда бәхәс куертылган темалар да төрле өлкәне колачлыячак. Монда телне белү генә җитми, чыгыш ясаучыдан көчле эрудиция, мантыйкый фикерләү, төрле ситуацияләрдән чыга белү сәләте дә кирәк.

- Сәләтнең кайнап торуына шат мин. Бәхәс сүзен яратмыйм, анда кемдер җиңәргә, ә кемдер җиңелергә тиеш. Ә монда нинди темага алынсаң да, ике фикер дә дөрес. Әмма ул фикерне исбатлау өчен күпер салырга кирәк. Сезне шуңа өйрәтү өчен оештырдык бу чараны, - диде Җәүдәт Сөләйманов.

Татарча дебатлар булгач, тел белү мөхим шарт булуы аңлашыла. Саф татарча чыгыш ясаучыларга өстәмә балл да бирелә монда. Татар телен аңлаучы, ләкин әлегә анда сөйләшергә өйрәнмәгәннәр дә бар биредә. Алар өчен Җәүдәт абыйлары искәрмә ясады.

- Микс-дебатлар оештыру дигән яңалык кертәсем килә. Үз фикерегезне татарча җөпләп бетермәм дип уйласагыз, урыс телендә чыгыш ясый аласыз, ләкин татар телен аңлау шарт. Тел чыгыш ясаучының инстументы, - диде ул.

Тора-бара татар, рус, инглиз телләреннән торган дебатлар оештырмакчы координаторлар.

Бу көнне исә дискуссиягә өйрәнергә килгән яшьләр алдында инде дебатлар өлкәсендә шактый тәҗрибә тупларга өлгергән дебатчылар чыгыш ясады. Тел темасын дәвам итеп "Бүген татар теле, бары әби-баба теле"дигән темага бәхәс куертты алар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading