16+

Билең – нечкә, беләгең нык булыр

Казанның сөт комбинаты тәкъдим итә торган «Сәламәтлек линиясе» ризыклары тутырылган шешәләрне берәүләр гантельләргә, икенчеләр нечкә билле ханым-туташларга охшата. Дөрес итеп тукланганда, һәркем үз теләгәненә ирешә ала, иң мөһиме: кайчан нинди ризык ашаганыңны гына бел, дип ышандыра белгечләр.

Билең – нечкә, беләгең нык булыр

Казанның сөт комбинаты тәкъдим итә торган «Сәламәтлек линиясе» ризыклары тутырылган шешәләрне берәүләр гантельләргә, икенчеләр нечкә билле ханым-туташларга охшата. Дөрес итеп тукланганда, һәркем үз теләгәненә ирешә ала, иң мөһиме: кайчан нинди ризык ашаганыңны гына бел, дип ышандыра белгечләр.

«Сыйфатлы, сәламәтлек өчен файдалы ризык - бездә», - дип тәкъдим итә Казан сөт-май комбинаты. Узган ел, төзекләндерү өчен, алар 60 миллион сум акча тоткан. Үзгәртеп кору һәм яңартуларның нәтиҗәләрен сатып алучылар кибет киштәләрендә күрә алачак, узган атнада заводта яңа линияләр ачылды. Әлеге линиядә термопластик ПЭТ-шешәләргә сөт һәм әче сөт продукцияләре тутырыла. Җитештерү күләме сәгатенә 4500 шешәгә, тәүлегенә 100 000 данәдән артык булачак.

- Заманча җиһазлар берьюлы берничә эшне башкарып, вакыт һәм көчне экономияләргә мөмкинлек бирә. Җиһазлар 16 граммлы термопластик преформадан безгә кирәкле зурлыкта шешә ясый, шунда ук аның эчен махсус чаралар ярдәмендә дезинфекцияли, продукцияне тутыра, ярлыкларын ябыштыра һәм төркемләп, полиэтилен капларга туплый. Нәтиҗәдә без сөт һәм әче сөт продукцияләренең сакланыш срогын 14 көннән башлап 30 көнгәчә җиткерә алдык. «Сәламәтлек линиясе» буенча биш төрле әче сөт продукциясен тутырыр өчен, физик күнегүләр ясый торган гантель рәвешендәге 290 граммлы яңа шешәләр безнең компания өчен махсус ясалды. Аңарга ашказаны-эчәклекләр өчен файдалы булган «Ацидофильле эчемлек», «Наринэ» һәм «Ряженка», шулай ук ике - гади һәм җиләк-җимешләр кушылган бифидоклар тутырылачак,- ди генераль директорның җитештерү буенча урынбасары Андрей Андреев.

Озакламый «Просто молоко» төрки халыкларның яраткан эчемлеге - әйрән җитештерә башлаячак. Аның рецептурасы әзер, бик тиздән кибет киштәләренә чыгачак. Алга куелган планнарның тагын берсе - эремчек кебек сөт ризыкларын вакуум савытларда чыгару. Бу әлеге төр ризыкларны ераккарак илтеп сатарга мөмкинлек бирәчәк. Бүгенге көндә «Просто молоко» җәмгыятендә җитештерелгән 100 исемнән артык ризык Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа, Самара, Йошкар-Ола, Ярославль шәһәрләрендә сатыла. «Просто молоко» җәмгыятенә караган заводлар Татарстанның төрле районнарында тәүлегенә 1200 тонна сөт эшкәртә, шуның яртысы Казан заводына туры килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading